16+

Бүген «Казан-Арена» стадионында узачак «Рубин» – «Ливерпуль» уенына алданрак килегез

Башкала мэры һәм «Рубин» клубы президенты Илсур Метшин футбол уенын карарга берничә сәгать алдан, җәмәгать транспортында килергә киңәш итте.

Бүген «Казан-Арена» стадионында узачак «Рубин» – «Ливерпуль» уенына алданрак килегез

Башкала мэры һәм «Рубин» клубы президенты Илсур Метшин футбол уенын карарга берничә сәгать алдан, җәмәгать транспортында килергә киңәш итте.

Чөнки тикшерү капкаларын үткәндә тыгынга туры килүе ихтимал, стадион янында автомобильләрне куеп тору урыннары да чикле. «Казан-Арена» стадионының Чистай урамы ягында 19.00 сәгатьтән үк мәдәни программа һәм сувенирлар ярминкәсе башлана. Көнчыгыш һәм Көнбатыш трибуналарда җәмәгать туклануы оештырыла. Унбиш минутлык тәнәфес вакытында ашамлыклар трибуналарның дүртесендә дә сатылачак. Җимеш суы белән кайнар өчпочмакның бәясе‑100 сум, ә зур бургер 250 сум торачак.

Бу төнне автобуслар һәм трамвайлар маршрутлары төнге уникегә, ә метро беренче яртыга кадәр эшләячәк. «Кәҗә бистәсе» метро станциясе белән «Казан-Арена» стадионы арасында 19.00 сәгатьтән башлап 24.00 сәгатькә кадәр махсус алты автобус йөриячәк. Матч тәмамланган 23.00 сәгатькә Ямашев проспектына ике юнәлешкә дә автобуслар һәм трамвайлар куелачак.
Сүз уңаеннан, матчка алынган билетны күрсәтеп, уен көнендә җәмәгать транспортында көне буе бушлай йөрергә мөмкин.

Фото: championat.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading