16+

Бүген Әниләр көне

Ана - Бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга; Хатыннарның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке ана булуда...

Бүген Әниләр көне

Ана - Бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга; Хатыннарның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке ана булуда...

Ана! Дөньяда аннан да кадерлерәк кем бар икән? Ничә ай карынында йөртеп, баласына гомер бирә, күкрәк сөте белән туендыра, изге теләкләрен тели ул. Һәр туар көнне Әниләргә багышласак, алар турында һәрдаим кайгыртып торсак та начар булмас иде.

Әниләр көне ул һәммәбезгә дә кагыла. Бу көнне әниләрне тәбрикләргә, бүләк-күчтәнәчләр бирергә, читтә яшәсәк, телефоннан шалтыратып хәлен белешергә кирәктер. Әмма бу гына аз шикелле. Чит илләрдә "День благодарения" дигән көнне ата-ана, әби-бабайларга рәхмәт әйтү көнен ничек үткәрүләре турында ишетеп беләбез. Аңа алдан ук әзерләнәләр, бүләкләр сайлыйлар, иртәдән киенеп-ясанып, әти-әни, әби-бабайларга баралар. Иң мөһиме шунда: бу - ел әйләнәсендәге иң олы бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм аңа катнашмый калу мөмкин түгел. Мондый көннең тәэсире озакка сузыла һәм өлкән буын белән яшь буын арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыта. Ә бу барыбыз өчен дә бик мөһим.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading