16+

Болай булгач, филологларга кытлык күрмәбез

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов КФУның Кайгыртучанлык Советы утырышы алдыннан Филология һәм сәнгать институты (ФСИ) эшчәнлеге белән танышты. Иң элек республика башлыгы уку йортының татар теле һәм әдәбияты үзәгендә «АНА ТЕЛЕ» онлайн мәктәбе технологияләре кулланылган дәресне карады. Президент аеруча АКШ, Кытайдан килеп укучы студентлар белән кызыксынып аралашты. Мәгълүм булганча, «АНА ТЕЛЕ»...

Болай булгач, филологларга кытлык күрмәбез

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов КФУның Кайгыртучанлык Советы утырышы алдыннан Филология һәм сәнгать институты (ФСИ) эшчәнлеге белән танышты. Иң элек республика башлыгы уку йортының татар теле һәм әдәбияты үзәгендә «АНА ТЕЛЕ» онлайн мәктәбе технологияләре кулланылган дәресне карады. Президент аеруча АКШ, Кытайдан килеп укучы студентлар белән кызыксынып аралашты. Мәгълүм булганча, «АНА ТЕЛЕ»...

Татар фольклоры кабинетында исә татар халкының милли, рухи, мәдәни кыйммәтләрен чагылдырган иҗади һәм фәнни проектларны тәкъдим иттеләр. Биредә институтның ТР мәдәният учреждениеләре белән уртак эшчәнлеге һәм фольклор өлкәсенә кадрлар әзерләү мөмкинлекләре каралды. Дәүләт җитәкчеләре шулай ук ФСИ студентлары тарафыннан эшләнгән дизайн проктларын, сувенирлар һәм музыка уен кораллары күргәзмәләрен зур игътибар белән карады.
Филология һәм сәнгать институты соңгы 2-3 елда республика районнарындагы гимназияләр белән эшне җанландырды. Бу юнәлештә Актаныш һәм Саба районнары мәктәп-гимназияләрендә укучылар белән онлайн дәресләр алып барыла. Татарстан Президенты да шул дәресләрнең берсендә катнашты һәм укучыларны туган телебезне тирәнтен өйрәнергә, сакларга чакырды. Саба, Казан, Актаныш укучылары белән сәнгатьле уку дәресен галим Фоат Галимуллин алып барды.
КФУның Филология һәм сәнгать институтында инде икенче ел рәттән халык өчен бушлай татар теле курслары оештырыла. Татарстан Министрлар Кабинеты ярдәме белән алып барылган әлеге эш республикада яшәүчеләрдә зур кызыксыну уятты. Әлеге курсларга йөрүче бер төркем тыңлаучылар Татарстан Президенты алдында имтихан тотты, ягъни алар шушы аз гына вакыт эчендә татар телен ничек үзләштерүләрен гамәлдә күрсәттеләр. Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, мондый курсларны алга таба да дәвам итү кирәк һәм институт тәҗрибәсен матбугат аша киң тарату зарур.
Филология һәм сәнгать институты республикада татар һәм рус теле, әдәбияты, тәрҗемә белеме, чит телләр һәм сәнгатьнең аерым төрләре буенча белгечләр әзерләүче иң алдынгы, мәртәбәле уку йорты булып тора. Андагы 5 бүлектә 4 меңгә якын студент белем ала. Алдагы уку елына 53 төрдәге юнәлеш буенча кабул итү оештырылачак, шуның 22се - яңа юнәлешләр.
Татарстан Президенты ФСИна визиты барышында вузның Американистика, Британия мәдәнияте, Гете исемендәге немец теле һәм мәдәнияте үзәкләрендә булып, студентларга иң алдынгы техник чараларны кулланып, чит телләрне укыту тәҗрибәсе белән танышты.
КФУның Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Татарстан Президенты катнашында узган Кайгыртучанлык Советы утырышында ясаган чыгышында институтның өстенлекле юнәлешләренә тукталды һәм вуз базасындагы татар филологиясе һәм тәрҗемә белеме, рус һәм чит телләр буенча ил өчен белгечләр әзерләүче үзәкнең мөмкинлекләрен бәян итте. Биредә республика Хөкүмәте ярдәме белән Казан Халыкара лингвистика мәктәбе эшчәнлеген тагын да үстерү күздә тотыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading