16+

«Булгария» теплоходы батканга ике ел булды

«Булгария» теплоходы һәлакәткә очраганга ике ел вакыт узып китте, әмма фаҗига булган көнне оныта торган түгел...

«Булгария» теплоходы батканга ике ел булды

«Булгария» теплоходы һәлакәткә очраганга ике ел вакыт узып китте, әмма фаҗига булган көнне оныта торган түгел...

2011 елның 10 июлендә Идел елгасы буйлап Болгардан Казанга кайтып килә торган теплоход Кама Тамагы районының Сөйки авылы тирәсендә су астына төшеп китә. Теплоходта булган 201 кешенең нибары 79ы гына исән кала. Әлеге фаҗигадә 122 кешенең гомере өзелә, алар арасында 28 бала да була. «Булгария»дә ял итүчеләр арасында Татарстан, Мари Эл, Удмуртия, Ульяновск, Самара, Чиләбе, Волгоград өлкәсе, Пермь крае, шулай ук Белоруссия кешеләре була. Фаҗигадә якыннарын, туганнарын югалтканнар кичә Кама Тамагы районының Сөйки авылына барып, һәлак булганнарны искә алдылар. «Булгария» баткан урында суда гомерләре өзелгәннәр истәлегенә узган ел мемориал ачылган иде.
«Булгария» батканга инде ике ел вакыт узып китсә дә, аның буенча тикшерү эшләре һаман төгәлләнмәгән. Гаепле кешеләргә карата әле дә суд эше дәвам итә. «Булгария» теплоходы исә бүгенге көндә Куйбышев затоны районында сайлыкта тора. Теплоходны утильләштерү суд эше беткәнчегә кадәр кичектерелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading