16+

Чәчәк, кәнфит белән генә котыла алмассың

«Иртәгә 8 Март. Кадерлем бүләгемнән канәгать калсын өчен нәрсә бүләк итим икән?» Бәйрәм алдыннан ир-атларыбызның бөтен уе шул дисәм, ялгышмамдыр. Бүләк сайлауны бик җиңел эш дип әйтеп булмый, чөнки күп кенә хатын-кызлар бүләкне үзенчә бер тест буларак кабул итә. Кайберләре, бүләккә карап, ир-атның аны ничек яратуын билгеләсә, икенчеләре үзен никадәр...

Чәчәк, кәнфит белән генә котыла алмассың

«Иртәгә 8 Март. Кадерлем бүләгемнән канәгать калсын өчен нәрсә бүләк итим икән?» Бәйрәм алдыннан ир-атларыбызның бөтен уе шул дисәм, ялгышмамдыр. Бүләк сайлауны бик җиңел эш дип әйтеп булмый, чөнки күп кенә хатын-кызлар бүләкне үзенчә бер тест буларак кабул итә. Кайберләре, бүләккә карап, ир-атның аны ничек яратуын билгеләсә, икенчеләре үзен никадәр...

Бүләкләр арасында бөтен хатын-кызның да күңеленә хуш килә торганнары бар анысы. Әйтик, автомобиль, Парижга юллама, Тиффанидан колье... Тик бу бөтен ир-атның да хәленнән килми шул. Шуңа да алар бу көннәрдә бүләкләрне Интернеттан эзли, журнал битләрен актара, дусларыннан сораша, шуңа өстәп, үз фантазиясен дә эшкә җигә. Нинди генә бүләк булса да, без, хатын-кызлар, артык тәкәбберлек күрсәтми генә кабул итеп алачакбыз анысы. Бүләкнең үзе түгел, ә игътибар мөһим бит. Әмма кайчакта бүләккә бәйле рәвештә күңелдә әз генә төер дә кала шул...
Ир-атларны аңлап та була. Универсаль бүләк юк бит ул. Кухня комбайнын гына алыйк. Бизәнгечләр, муенса-беләзекләр яратучы андый бүләккә бик үк шат булмаска мөмкин. Ә менә йорт җанлы, ашарга пешерергә яраткан хатын-кыз сөенеченнән күккә сикерәчәк. Спортны ярата торган кызлар бүләккә чигү кирәк-яраклары алырга теләмәс иде, аның каравы кул эшләренә осталар аны бик теләп кабул итәчәк. Шуңа да бүләк алырга юл тотканда кызларның нәрсә белән шөгыльләнүләрен, зәвыкларын күз алдында тотарга кирәк.
Хәзер исә бүләккә нәрсә бирергә ярамавы турында. Беренчесе - хушбуй һәм косметика. Сөйгәнегезнең яраткан маркасын белмәсәгез, алган әйберегезне кирәксез бүләккә кертергә була. Җыерчыкларны, бетчәләрне яки целлюлитны бетерә торган крем бүләк итүнең дә нәрсә белән тәмамланачагын истә тотыгыз. Икенчесе - кием-салым. Ир-атларның бик сирәге генә кирәкле размерны сайлый ала. Размер турында сүз чыккач, бер авыл апасының иренең 8 Мартка күкрәкчә бүләк итүе турында сөйләгәне искә төште. Ире Казанга килгәч, базарга бүләк алырга барган. Килеп керү белән, күзе эчке киемнәргә төшкән моның. «Әле берсен, әле икенчесен алып карадым. Тегесе дә чак кебек, монысы да. Шул вакыт бер зур күкрәкле хатын узып бара иде. Аны туктаттым да, минем хатынның да күкрәге шундыйрак размерда, әйтегез әле, бу сезгә чакмы, икән дип сорадым. Башыңа киеп кара, чак булса, алырсың, дип әйтте», - дип сөйләгән ире, бүләкне тапшыргач. Өченчесе - йорт хайваннары. Хуҗабикәнең рөхсәтеннән башка эт баласы алып кайтсагыз, икегезне бергә урамга куып чыгармагайлары.
Машина яратучыларга бүләккә яңа навигатор, кесә телефонын куя торган җайланма, автомобиль чәйнеге яки кофеварка яхшы булыр. Бакчада эшләргә яратучыга электр самавыры, үзенчәлекле формада эшләнгән сусипкеч, ә берәр модницага СПА-салонга сертификат тапшырырга була.
Хөрмәтле ир-атлар, шуны да истә тотыгыз, чәчәкләр белән кәнфит өстәмә бүләк буларак кына яхшы һәм алар бүләкне берничек тә алыштыра алмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading