16+

Динә шәһәр көнендә җырлаячак

«Голос» шоуында үзенең матур тавышы белән миллионлаган тамашачыларның күңелләрен яулаган, «Евровидение»дә чыгыш ясап 5 нче урынны алган Яшел Үзән кызы Динә Гарипова Шәһәр көнендә җырлаячак. Шәһәр көнен исә быел казанлылар гадәттәгечә шәһәр үзәгендә түгел, ә 45 мең кеше сыйдырышлы яңа «Каzан-Аrеnа» стадионы янындагы мәйданда билгеләп үтәчәкләр. Әлегә Динәнең тамашачыларга нинди...

«Голос» шоуында үзенең матур тавышы белән миллионлаган тамашачыларның күңелләрен яулаган, «Евровидение»дә чыгыш ясап 5 нче урынны алган Яшел Үзән кызы Динә Гарипова Шәһәр көнендә җырлаячак.
Шәһәр көнен исә быел казанлылар гадәттәгечә шәһәр үзәгендә түгел, ә 45 мең кеше сыйдырышлы яңа «Каzан-Аrеnа» стадионы янындагы мәйданда билгеләп үтәчәкләр. Әлегә Динәнең тамашачыларга нинди җыр бүләк итәсе билгесез. Кыз үзе, әгәр дә Казан җитәкчелеге теләк бедерсә, берничә җыр җырларга да каршы түгел. Хәзерге көндә Динә ни эшләр майтарып йөри соң? Ул 2013 елның көзендә тамашачыларга тәкъдим итәчәк зур концерт программасын әзерли. Кызның Казанда Универсиада-2013 һәм Сочида Кышкы Олимпиада-2014нең рәсми музыкаль кунагы булганлыгын, Алла Пугачеваның якынлашып килүче юбилеена Беренче канал проектының рәсми тавышы буларак чакырылганлыгын, шулай ук РФ биләмәсендә эре чит ил бренды йөзе сыйфатында реклама проектында катнашу мөмкинлеге буенча сөйләшүләр алып баруын да әйтергә кирәк.
Шәһәр көненә килгәндә, укучыларыбыз аның иртәнге 10да башланасын һәм 23.00 сәгатьтә гадәттәгечә зур салют белән тәмамланасын белеп торсыннар. Пиротехниканы, Универсиада ачылышы һәм ябылышы тантаналарындагы кебек үк, стадион түбәсенә урнаштырырга да мөмкиннәр әле. Бу көнне күрсәтеләчәк чыгышларның бер өлеше күптән түгел Казанда булып узган Бөтендөнья студентлар уеннарына багышланачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading