16+

Дөнья чемпионаты бездә!

2015 елда Татарстан башкаласында узачак су спорты буенча дөнья чемпионатына әзерлек бүгеннән үк башланды.

Дөнья чемпионаты бездә!

2015 елда Татарстан башкаласында узачак су спорты буенча дөнья чемпионатына әзерлек бүгеннән үк башланды.

XV Чемпионат бу елның 19 июленнән 4 августына кадәр Испаниянең Барселона шәһәрендә узды. Ярышларда катнашкан 181 ил арасыннан Россия җыелма командасы медальләр саны буенча лаеклы өченче урынны яулады. Безнең исәптә 9 алтын, 6 көмеш һәм 4 бронза. Беренче-икенче урыннарны - АКШ (15 алтын) белән Кытай (14 алтын) бүлеште, Франция җыелмасы, 4 иң югары дәрәҗәдәге медаль җыеп (барлыгы 9), дүртенче баскычка урнашты. Чемпионатның ябылу тантанасында Йөзү буенча халыкара федерациянең (FINA) байрагы Илсур Метшинга тапшырылды. Ике елдан соң спорт сөючеләрнең бөтен игътибары янә Казанга юнәләчәк.
Флагның кайтуын Казанда зур тантана белән билгеләп үттеләр. «Биш ел буе Универсиаданы үткәрү максаты белән яшәдек. Ул искиткеч югары дәрәҗәдә узды. Хәзер алдыбызда икенче максат - су спорты буенча дөнья чемпионатына әзерлек», - дип белдерде символны кабул итеп алганда Президент Рөстәм Миңнеханов.
2015 елда Казанны шаулатачак зур чарада 211 илдән өч меңнән артык спортчы катнашыр дип көтелә. Чемпионат үтәчәк корылмалар инде әзер, аларны тиешле дәрәҗәдә көйлисе генә бар. Мәсәлән, «Kazan-Arena» стадионында йөзү төрләре буенча ярышлар оештыру ниятләнелә. Футбол кырында 50 метрлы ике вакытлы бассейн урнаштырылачак. Аларның берсе - төп, икенчесе тренировкалар өчен булачак. Оештыручыларның исәпләп чыгаруынча, трибуналарга барлыгы 12 мең кеше сыярга тиеш. Суга сикерү ярышлары өчен су спорты төрләре сараен көйләячәкләр. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: быелгы чемпионатта беренче тапкыр хай-дайвинг буенча медальләр уйнатылды. Бу спорт төрендә ирләр - 27, хатын-кызлар 20 метр биеклектән суга сикерү буенча көч сынаша. Барселонада старт алган хай-дайвингны Казандагы ярышлар вакытында да күзәтеп булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading