16+

Экологлар өмәгә чакыра

Бу шимбәдә, ягъни 31 августта ил күләмендә «Бөтенроссия экология өмәсе - Яшел Россия» дип аталган акция узачак. Әлеге чараның максаты - Россиянең шәһәр һәм төбәкләрендә экологик халәтне яхшырту.

Экологлар өмәгә чакыра

Бу шимбәдә, ягъни 31 августта ил күләмендә «Бөтенроссия экология өмәсе - Яшел Россия» дип аталган акция узачак. Әлеге чараның максаты - Россиянең шәһәр һәм төбәкләрендә экологик халәтне яхшырту.

Акциядә ил буенча 10 миллионнан артык кеше катнашыр дип көтелә. Программага балалар өчен күңел ачу һәм өйрәтү чаралары, олылар өчен белем бирү программалары, чүп җыю кертелгән. Бүгенге көндә Россиянең 61 субъекты акциядә катнашачагын раслаган.
Мондый өмә уздыру идеясе Эстониядә барлыкка килгән. Биредә 2008 елдан бирле ел саен шушындый зур акция оештырыла икән. Россиядә исә ул беренче тапкыр 2011 елның маенда уздырылды.
Акция РФ Федерация Советы, Дәүләт Думасы, РФ Табигый байлыклар һәм экология, РФ Төбәкләр үсеше министрлыклары ярдәме белән һәм Россиядә Әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышлана.
31 август көнне Татарстанның барлык шәһәр һәм районнары да әлеге чарада катнашачак. Шушы ук көнне өмә кысаларында «Башкаларга ярдәм ит» иҗтимагый оешмасы кәгазь җыю буенча акция үткәрергә ниятли. Кәгазьне 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр Себер тракты, 23а адресы буенча кабул итәчәкләр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading