Шәһри Казан

29 август 2013 яңалыклары

  • 29 август 2013 - 11:20
    Ышпиун
    Ял көнне шәһәрнең үзәк урамыннан бара идем. Берәүгә карата «Шпион түгел микән?» дигән шик туды. Ни өчен дигәндә, афишалар янында туктап, тешләрен аерым бер тизлектә шыкылдатып торды. Әйтерсең лә радист морзянкада эшли. Киттем артыннан. Үзе аны-моны сизмәде, әлбәттә. Көнозын йөри торгач, бер урында итекче булып эшләвен, Шония фамилияле грузин икәнен...
    511
    0
    0
  • 29 август 2013 - 11:18
    Алмасы бар, ашаган гына юк
    Бакчабыздагы бердәнбер алма бирә торган алмагачның алмасын юньләп ашаган да юк. Болай да көзгә генә өлгереп җитә торган алмагачның җимешләре яшел килеш кортлап җиргә коела. Һәр елны шулай. Үзебезчә махсус химик препаратлар да алып сиптереп карыйбыз. Тик бернинди дә файдасы юк. Һәр елны кисеп ташларга инде бу агачны дисәк тә,...
    524
    0
    0
  • 29 август 2013 - 11:14
    «Мин фахишә түгел, мин – эшмәкәр»
    Ун еллап журналистикада эшләү дәверендә акча түләп интервью алганым юк иде әле. Сабина белән телефоннан сөйләшкәндә үк килешү «төзелде». «Мин бушка сөйләшмим», - диде кыз. Күрешеп, өстәлгә салынган 1 мең сум акчаны сумкасына шудыргач кына сөйләшергә әзерлеген белгертте. «Минем тәнем дә, вакытым да - акча», - диде ул, елмаеп.
    2096
    1
    3
  • 29 август 2013 - 11:11
    Кайда яшәү рәхәтрәк?
    «Буйдаклар йөри картаеп, өйләнергә кеше юк, кыз шәһәрдән кияү эзли, авылларда эше юк», - дип җырлыйлармы әле? Мөгаен, бу шигъри юллар үткәндә калыр. Соңгы елларда авылларда төпләнеп калучы яшьләрнең саны арта бара. Бигрәк тә зуррак салаларда күзәтелә бу. Авыл баласын шәһәр кочак җәеп каршы алмый шул, айлык хезмәт хакыңның яртысыннан...
    580
    0
    0
  • 29 август 2013 - 11:10
    «Тимер» Майк ныклы ихтыяр көче булмаудан җәфалана
    Бокс легендасы Майк Тайсон боксчылар промоутеры буларак уздырган беренче матбугат очрашуында алкоголь һәм наркотикларга бәйлелектән үлем хәленә килеп җитүе хакында сенсацион белдерү ясаган. Күптән бокс рингыннан киткән спортчы бүген яшәү өчен чын мәгънәсендә көрәш алып баруын искәртә.
    617
    0
    0
  • 29 август 2013 - 11:08
    Футболчыларны поездга алмаштырырга?!
    Коми Республикасы активистлары «Локомотив» клубына алынган кыйммәтле футболчыларны поездга алмаштырырга тәкъдим итә. Халыкны бу адымга кызык эзләү түгел, чарасызлык этәрә. Чемпионат.ком хәбәрләренә караганда, Сосногорскида яшәүче Екатерина Соколова шушы хакта Россия Президенты Владимир Путин исеменә хат язган, хәзер ул теләктәшлек белдерүчеләрдән имзалар җыю белән мәшгуль. Хатта Сыктывкар (Коми башкаласы) белән Мәскәүне...
    443
    0
    0
  • 29 август 2013 - 11:02
    Кайгылы мизгелендә дә җырдан аерылмый
    Шушы арада Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин, үзе шалтыратып, кунакка чакырды. Фатирларына килеп керүгә үк, хуҗабикәнең уңганлыгы сизелеп тора. Өстәлдәге Кадрия пешергән ризыкларны күргәзмәләргә куярлык.
    1222
    0
    1
  • 29 август 2013 - 11:00
    Ә син тавышыңны бирдеңме?!
    Әле өченче көн генә башкалабызның «Кол Шәриф» мәчете «Россия 10» проекты рейтингында 30 нчы урынга калган иде. Ә бүген ул, 20 баскычны сикереп үтеп, 11 нче урынга менеп кунаклаган. Аның өчен барлыгы 1 042 746 тавыш бирелгән иде. Татарстанның горурлыгы булган әлеге объект өчен теләгән һәркем тавыш бирә ала. Проектның...
    461
    0
    0
  • 29 август 2013 - 10:58
    «Урын бер генә була»
    Үткән җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә Азнакайның Боз сараенда билбау көрәше буенча Татарстан чемпионаты үтте. Ачылышта спортчыларны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, ТРның билбау көрәше федерациясе рәисе Марат Әхмәтов, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде. Ярышларда барлыгы 26 команда көч сынашты. Хөкемдарлар арасында җәйге Универсиадада спортның...
    512
    0
    0
  • 29 август 2013 - 10:56
    Татарстан кинофестивальгә 6 фильм тәкъдим итте
    Казан мөселман киносы фестивале безнең республика брендына әйләнде. Узган ел килгән бик күп мәртәбәле кунаклар гонорар да сорамады. Бу аларның фестивальгә карата зур кызыксыну белдерүен күрсәтә.
    476
    0
    0
  • 29 август 2013 - 10:55
    Безнең урамга да бәйрәм килде
    Башкала халкы Республика көнен берсеннән-берсе матур, уңайлы ишегалларында ял итеп каршы алачак. Шундый ишегалларының иң-иңнәрендә кунак булып йөргәндә журналистлар да: «Кайчан безнең урамда да бәйрәм булыр икән?» - дип уфтанды.
    514
    0
    0
  • 29 август 2013 - 10:53
    АКШ тагын борынын тыга
    23 август көнне Татарстанның Лаеш районында черек бәрәңгедән хасил булган агулы газ тулы бер гаиләнең башына җитте. Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры 42 яшьлек Михаил Челышев базга төшкәч, үзен начар хис итә башлый. Аңа ярдәмгә ашыккан хатыны, каенанасы һәм 18 яшьлек улы да зәһәр газның корбаннарына әвереләләр. Шул рәвешле,...
    495
    0
    0
  • 29 август 2013 - 10:51
    Казан базарларындагы яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең уртача бәясе (килограммнарда)
    Слива - 35 сум Виноград - 45-80 сум Помидор - 35-50 сум Кыяр - 25-30 сум Баклажан - 25 сум Болгар борычы - 35 сум Кишер - 25 сум Суган - 20 сум Бәрәңге - 20 сум Кәбестә - 15 сум Кузаклы ачы борычның бер данәсе - 5 сум Чөгендер...
    478
    0
    0
  • 29 август 2013 - 10:49
    Экологлар өмәгә чакыра
    Бу шимбәдә, ягъни 31 августта ил күләмендә «Бөтенроссия экология өмәсе - Яшел Россия» дип аталган акция узачак. Әлеге чараның максаты - Россиянең шәһәр һәм төбәкләрендә экологик халәтне яхшырту.
    554
    0
    0
  • 29 август 2013 - 10:47
    Шәһәр көнендә «BrainStorm» рок группасы чыгыш ясаячак
    30 августта Шәһәр көне уңаеннан уздырылачак концертта Латвиянең «BrainStorm» рок группасы чыгыш ясаячак. Аңардан кала «Kazan-Arena» футбол стадионы каршындагы мәйданчыкта башкаланың яшьләр коллективларын да күреп булачак.
    508
    0
    0
Реклама