16+

Хат ташучы, кайда син?

Тагын «Шәһри Казан»ны китермәгәннәр! Инде ярты еллап почтальон юньләп газета таратмый. Баштарак көндәлек газетаны атна ахырында җыеп китерәләр иде, хәзер ике атнага бер дә юк. Ачу килсә дә, түздем, сүз әйтмәдем, шикаять белдермәдем, чөнки почтальон газетаны башта үзе укый, аннары почта әрҗәләренә сала икән, дип сөйләделәр. Укый гына күрсен, «Шәһри...

Хат ташучы, кайда син?

Тагын «Шәһри Казан»ны китермәгәннәр! Инде ярты еллап почтальон юньләп газета таратмый. Баштарак көндәлек газетаны атна ахырында җыеп китерәләр иде, хәзер ике атнага бер дә юк. Ачу килсә дә, түздем, сүз әйтмәдем, шикаять белдермәдем, чөнки почтальон газетаны башта үзе укый, аннары почта әрҗәләренә сала икән, дип сөйләделәр. Укый гына күрсен, «Шәһри...

Ни сәбәпледер, безнең йортта басма матбугат алдыручылар сирәк. Вакытында килмәгәч, кешенең фәлән кадәр акча түләп газета-журналларга языласы килми, күрәсең... Интернеттан укуны, киосклардан сатып алуны кулайрак күрә алар. Дөрес, безнең подъездда «Шәһри Казан»ны алдыручылар бар. Һәр пәнҗешәмбе почта әрҗәләрен берничә кат карап та газетаны таба алмаган күршеләремне күреп уңайсызланып куям. Алар исә, редакциягә шалтыратырга кирәк, дип нәтиҗә ясыйлар. Югыйсә газетаның вакытында килмәвендә редакция хезмәткәрләренең бер генә дә гаебе юк. Эшнең нидә икәненә төшенергә теләп, безнең йортка хезмәт күрсәтүче 88нче почта бүлекчәсенә юл тоттым.
Үзең языл, үзең килеп ал...
Үзен Альбина дип таныштырган яшь кенә кыз - почта җитәкчесе берничә көнлек газеталарымны чыгарып бирде дә: «Борчылмагыз, аны сезгә ничек тә таратырлар, җыеп-җыеп, берничә атнага бер тапкыр», - диде, кыенсынып кына. Менә сиңа мә! Баксаң, безнең участокта почтальон бөтенләй юк икән, чөнки территория зур, шәхси секторлар бар. Эш авыр, эшләп-эшләп карыйлар да авырлыкка түзә алмый китәләр. Хәзер шәһәрнең почта идарәсеннән килгән дежур хезмәткәрләр генә (мөмкинлекләре булганда, график буенча) тараталар икән матбугатны. Почта җитәкчесе хәтта үзе дә кайбер көннәрдә почтальон хезмәтен башкара. Тик алар килеп җиткәнче, көндәлек газетада язылганнар искерә, актуальлеген югалта. Атналык программа вакытында килмәгәч, газетадагы хәбәрләрне башка җирдән ишетеп туйгач, ни өчен язылырга соң? Почтада: «Без газеталарны җыеп барырбыз, сез килеп алыгыз», - дип тә тәкъдим иттеләр.
Акчамны кире бирегез!
Күршеләрем исә мәсьәләнең бу чишелеше белән килешә алмады. Ничек инде, фәлән кадәр түләп газетага языласың, өстәвенә аны тагын үзеңә барып та алыргамыни? Атнасына өч тапкыр чыга торган газетаны барып алу үзе 108 сумга төшә бит. Хат ташучы булмаганга укучы гаеплемени?
Татарстан Президенты каршындагы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында эшләүче юрист Әлфия ГАБДРАХМАНОВА аңлатуынча, РФнең «Кулланучылар хокукларын саклау» турындагы 28нче законы нигезендә, почта газеталарны вакытында китермәгән очракта, укучы һәр соңга калынган номерның акчасын сорарга хаклы. Моның өчен Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Баксаң, газетаның вакытында китерелмәве шул басманың да хокукларын чикләү булып санала. «Көндәшлекне яклау» турындагы закон нигезендә, редакция шулай ук шикаять белдерә ала.
Нәрсә җитми?
Баксаң, мондый проблема бер безнең почта бүлекчәсендә генә түгел икән. Шәһәрнең 101нче, 73нче почта бүлекчәләрендә дә шундый хәл күзәтелә. Эшләргә почтальоннар җитми. Баштарак хезмәт хаклары әллә ни мактанырлык булмаса да, 2011 елдан почта хезмәткәрләрен эш күләменә карап түләү системасына күчергәннәр. Ягъни хәзер алар үзләренең хезмәт хакларына үзләре йогынты ясый ала. «Татарстан почтасы»ннан алынган мәгълүматлар буенча, элемтә бүлекләренең планны ничек үтәүләренә карап, хат ташучыларга премияләр түләнә. «Һәр хезмәткәргә аерым хезмәтләр күрсәткән өчен, әйтик, укучыларны матбугатка яздыртканга, лотерея сатканга, башка хезмәтләр күрсәткәнгә өстәмә түләү каралган. Шулай ук коммуналь хезмәтләргә түләүләрне дә хат ташучылар кабул итә ала, бу бигрәк тә ялгыз, чыгып йөри алмаган олы яшьтәгеләр өчен файдалы. Шул рәвешле һәр хат ташучы хезмәт хакын үзе арттыра», - ди Казан шәһәренең районара почтампты җитәкчесе урынбасары Татьяна КУЗИНА. Элемтә бүлекчәләренең планны ничек үтәүләренә карап хат ташучыларга премияләр дә түләнә. Бүгенгә Казан шәһәрендә хат ташучының уртача хезмәт хакы - 14400 сум, иң күбе 18000гә дә җитәргә мөмкин, дип җавап бирделәр «Татарстан почтасы»нда. Эшсезлек дигән булабыз. Игъланнар арасында да соңгы арада почтальоннар кирәк дигәннәре артканнан-арта бара. Ә монда 18 меңлек хезмәт хаклы вакансияләргә килүче юк! Ни өчен хат ташучылар юк соң?
Алсу ХӘБИБУЛЛИНА Казанның 88нче почта бүлекчәсендә 8 ел инде хат ташучы булып эшли. Аңа хәзер 40 яшь. 7 килодан артык сумкасын күтәреп көн саен 16 чакрымнар юл уза ул. Үз участогына караган
2400ләп йортка хезмәт күрсәтә. Алар арасында шәхси сектор - Царицыно бистәсенә кергән йортлар да бар.
- Алсу, эшең авырмы?
- Җиңел түгел инде. Пычракта, яңгырда да чыгып китәргә туры килә. Көне буе аяк өстендә. Баштарак подъездларга керә алмый интегә идек. Хәзер домофон ачкычларын бирделәр. Юлда этләр еш очрый. Шәхси секторда алар болай да күп. Хуҗалары: «Син аларга берәр нәрсә кыстырып җибәр: ит кисәгеме, ипиме, аннары тими алар», - диләр. Әллә эт ашатасы, әллә газета таратасы. Сикергән очраклар да булды инде, хәзер, шөкер, ияләнделәр. Таный башладылармы шунда...
- Сезгә газ баллоннары бирелә түгелме соң?
- Бирелә. Тик эткә сиптерсәң, ул ачу саклый бит.
- Газетага язылучылар артамы?
- Бер язылган кеше гел языла инде ул. Без күпме генә реклама ясасак та, яшьләр бик язылмыйлар шул. Татарча укымыйлар. Интернет бит хәзер.
- Хезмәт хакыгыз күпме соң?
- Элек 12 меңнәр иде. Хәзер 16-17 меңнәр чыга...
- ?!
- Шул акчасы дип йөрибез дә инде. Кая барасың? Тормыш алып барырга кирәк бит.
- Ни өчен почтальоннар эштән китә соң?
- Авыр бит. Эшләп карыйлар да түзә алмыйлар.
- Шул хезмәт хакына төзелештә дә эшлиләр бит әле. Анда да җиңел түгел ләбаса.
- Шулаен шулай да. Эшләмиләр бит, яшьләр күбрәк компьютер төймәсенә басып утыра торган эш сайлый.
Безнең әңгәмә вакытында катнашкан Казан почтампты җитәкчесе урынбасары Татьяна Кузина фикеренчә, почтальоннарның җитмәве вакытлы күренеш. «Күп почтальоннар инде олы яшьтә, пенсиягә чыктылар. Хәзер яңа программалар кертелә. Хат ташучы компьютерда эшли белергә тиеш. Шуңа да эштән китүчеләр артты. Тик без кул кушырып утырмыйбыз. Әлеге мәсьәләне төрле юллар белән чишәргә тырышабыз. Әйтик, яшьләрне җәлеп итәбез. Төрле графикта эшләү мөмкинлекләре тудырабыз. Реклама газеталары белән килешүләр төзибез. Бу өстәмә хезмәт хакы дигән сүз. Аннары хәрбиләр дә бездә альтернатив хезмәт үтә», - ди ул.
Нишләргә?
Почта, хат ташучылар турында беренче генә язуым түгел. Моннан берничә ел элек матбугатка язылучыларның кимүен почта әрҗәләренең юклыгы яки аларның ватык булулары белән дә бәйләп карый идек. Бу хакта «Шәһри Казан»да да шактый язмалар басылды. Күпләргә почта әрҗәләре куелды да. Тик менә шул әрҗәләрдә татар матбугатын төрле реклама кәгазьләре, бушлай таратыла торган басмалар кысрыклап чыгаруы гына борчый. Бушлай газета бушлай инде ул... Ә менә яраткан, үзең теләп язылган, көтеп алган газетаңны ачып укуы бөтенләй башка... Газета вакытында килмәгәндә нишләргә соң?
Беренче чиратта, үзегезнең почта бүлекчәсе белән элемтәгә кереп хәлне аңлатырга, ачыклык кертергә кирәк. Тагын бер уңайлы юл - почта бүлекчәсендә үз абонент әрҗәңне булдыру. Моның өчен элемтә бүлегендә гариза язасың һәм сиңа әрҗә билгелиләр. Дөрес, моның өчен аена 38 сум түләп барасы булачак. Аның каравы матбугатка яздыру бәясе дә кими. Мәсәлән, атнага өч тапкыр килә торган «Шәһри Казан»ны ярты елга яздыру 393 сум 30 тиен торса, абонент әрҗәсенә аны 363 сум 24 тиен белән генә алдырасың.

Хатымны иясенә тапшырыгыз
«Берара безнең хат ташучы газеталарны почта әрҗәләренә салмый башлады. Йә тәрәзә төбендә калдыра, йә кыстырып кына китә, нәтиҗәдә хатлар адресатларына барып җитми, күршегә эләгә, тегеләре аны ачып укый. Бу очракта нишләргә? Почтальон үзе гаебен танымый. Әрҗәдән кеше аладыр дип аңлата.
Кәримә Солтанова, Казан.»

Почтальон хатны адресатына тапшырырга бурычлы. Яки ул аны почта әрҗәсендә калдыра, йә хуҗаның кулына бирә. Татарстан прокуратурасында аңлатуларынча, хат ташучы чыннан да хатларны тәрәзә төбендә калдыра икән, бу мәсьәлә буенча административ эш тә ачарга мөмкиннәр. Дөрес, соңгы елларда почта хезмәткәрләренә карата таләпләр артты. Эшенә җаваплы карамаган, мондый ялгышлар эшләгән хезмәткәрне эшеннән алырга мөмкиннәр. Мондый очракта җирле элемтә бүлегенең җитәкчесенә шикаять белән мөрәҗәгать итәргә була. Почтальонны нишләтергә кирәклеген ул хәл итәчәк. Хат ташучыларның эшеннән канәгать булмаганда (843) 221-18-99, 291-55-47 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Ә менә конвертны ачып укыган күршеләргә килгәндә, бу шәхси белешмәләр турындагы законны бозу булып санала, моның өчен 1000 сум штраф каралган.

Ә сезгә матбугатны вакытында китерәләрме?
Индус Таһиров, галим:
- Дүрт газета, ике журнал алдырабыз. Аллага шөкер, почтальоныбыз матбугатны вакытында китерә. Әгәр яздырткан газета вакытында өйгә килми икән, аңа, әлбәттә, язылмаячакмын.
Әнвәр Хуҗиәхмәтов, профессор:
- Мин алты басмага язылдым. Барысы да вакытында килә. Ә тоткарлык була икән, бу очракта почта бүлекчәсенә шалтыратып, сәбәбен ачыклаячакмын. Ләкин бу киләчәктә матбугатны алдырмауга сәбәп була алмый. Бүген почтальон юк икән, иртәгә аның урынына башкасы килә бит. Газеталар таратылмый тормый. Ә менә ватык почта әрҗәләре борчый. Безнең йортта төзек анысы. Тик газетага әрҗәләр ватыклыгы аркасында язылмаучылар бар.
Ленар Сәйфиев, җырчы:
- Газеталарга язылмыйм. Укыганым да юк. Интернетка да күптән кергәнем юк инде. Почта аша хатлар да алганымны хәтерләмим. Почтальонны да белмим.
Динә Кәбирова, укучы:
- Ярты еллап инде газетаның өйгә килгәне юк. Почтальон әрҗәгә салам ди, әллә урлыйлар, газета юк. Хәзер язылмыйм да. Йә редакциягә барып алам, йә киосктан сатып алам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading