16+

«Хезмәт хакларын күтәрә алмыйбыз»

Башкалада кышкы чорга 4 мең берәмлек эш коралы әзерләп куелган. Ләкин себеркеләрнең һәм көрәкләрнең шактые сарайларда моңсуланып ятачак, чөнки ишегалларын җыештыручы вазифаларына тагын 775 кеше кирәк.

«Хезмәт хакларын күтәрә алмыйбыз»

Башкалада кышкы чорга 4 мең берәмлек эш коралы әзерләп куелган. Ләкин себеркеләрнең һәм көрәкләрнең шактые сарайларда моңсуланып ятачак, чөнки ишегалларын җыештыручы вазифаларына тагын 775 кеше кирәк.

Казанда 4211 ишегалды исәпләнә, ә җыештыручылар саны 1686 гына. Шунлыктан, бер кеше икешәр территорияне «сөйрәргә» мәҗбүр. Хезмәт хаклары 8-10 мең сум гына булганлыктан, дворник эшенә атлыгып торучылар юк. Нәтиҗәдә, кышкы чорда шәһәрдә тротуарларның тоташ бозлавыкка әверелүе инде хәзер гадәти күренешкә әйләнде.
- Ишегалдын җыештыручыларның хезмәтен җиңеләйтү максатында, 30 кече техника булдырылды. Ел ахырына кадәр янә 10 берәмлек яңа техника сатып алыначак. Юлларга һәм тротуарларга сибү өчен 3500 тонна ком, 530 тонна тоз, 45 тонна реагент хәстәрләп куелды, - ди шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.
Коммуналь тармакта эшләүчеләрнең «җанын ашаган» тагын бер әйбер, ул - тротуарларны басып алган автомобильләр. «Ни чүп әрҗәсен чыгарып, ни тротуарны җыештырып булмый», - дип зарлана җыештыручылар. Искәндәр Гыйниятуллин студентларны ишегалдын җыештыручылар булып эшләргә чакырды. Бу мәсьәләдә идарәче компанияләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Мэр Илсур Метшин: «Ел саен газга һәм электр энергиясенә бәяләрнең кискен арттырылуы ишегалдын җыештыру тарифларын үзгәртергә мөмкинлек калдырмый. Шунлыктан, ишегалдын җыештыручыларның хезмәт хакларын күтәрә алмыйбыз. Шәһәр үзәгендәге кибетләрнең, базарларның һәм офисларның кар түгү буенча килешүләре булсын. Безгә үз территорияләрендәге карны иртәнге сәгать 5тә юлга эттереп чыгаручылар кирәкми», - дип кисәтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading