16+

Икътисади күзлектән Татарстанның хәл-әхвәле ничегрәк?

Юрганыңа карап, аягыңны суз, диләр. Көнбатыш үзенең чикләүләре белән илебезнең икътисади, финанс юрганын кыскартырга, ә безнекеләр, киресенчә, аны озынайтырга тырыша.

Икътисади күзлектән Татарстанның хәл-әхвәле ничегрәк?

Юрганыңа карап, аягыңны суз, диләр. Көнбатыш үзенең чикләүләре белән илебезнең икътисади, финанс юрганын кыскартырга, ә безнекеләр, киресенчә, аны озынайтырга тырыша.

Владимир Путин быел республикабызга өстәмә бурыч та йөкләде - ислам илләрен Россия белән, беренче чиратта, икътисади яссылыкта якынайту. «ШК» Татарстан икътисадының еллык торышына нәтиҗә ясый.

Бар иткән дә, юк иткән дә... нефть

«Кара алтын» бәясенең көннән-көн кимүгә таба баруы «нефть инәсе»ндә утырган Россия төбәкләренең эчен пошыра. Хәер, алар гына түгел, бөтен ил белән нефтьне күзәтәбез. Билгеле булганча, республиканың 2016 елгы бюджет проектында «кара алтын»ның бер баррель бәясе - 60 доллар (бүгенге көндә ул 36 долларга сатыла). ­Россиянең киләсе ел бюджеты нефтьнең бер баррель бәясе 50 доллар исәбеннән әзерләнгән.
Казанда Татарстанның финанслар министрлыгы коллегиясе узды, анда Россиянең финанслар министры Антон Силуанов та килде. Аның сүзләренчә, киләсе елда «кара алтын»ның бер барреле 30 доллар һәм аннан да түбәнгә мәтәлеп төшәргә мөмкин. Шул ук вакытта федераль министр сөенечле хәбәр дә җиткерде. 2016 елда төбәкләрнең технопарклар, индустриаль парклар төзүгә киткән чыгымнарын Мәскәү өлешчә капларга җыена. Бездәге «Алабуга» белән «Иннополис» проектлары гына да ни тора.

Республика бюджетына нефть акчаны күп китерә, шуңа күрә бездәгеләр аңа аеруча зур игътибар бирә. Июльдә Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә унбишенче мәртәбә нефть саммиты узды. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, чит ил технологияләрен һәм җиһазларын алмаштыру, шул исәптән нефтьне эшкәртү үсеше - өстенлекле бурычларның берсе.
Июньдә Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 2030 елга кадәр исәпләнгән социаль-икътисади үсеш стратегиясен хуплап, республика законын имзалады. Әлеге стратегия елына 33 миллион тонна нефть чыгаруны күздә тота.

Мәскәүне көтмәскә - үзебезгә эшләргә

Россиягә карата санкцияләрне Көнбатыш 2014 елның мартында кертә башлады. Инде ике ел чамасы шундый шартларда яшибез. Бу уңайдан Татарстан Министрлар кабинеты каршында Икътисади совет оештырылды. Ел башында Хөкүмәт йортында узган утырышта Рөстәм Миңнеханов 2015 елда сәнәгать җитештерүе күләмнәрен саклап калу бурычын билгеләгән иде.
Бер ай элек Казанда ­Россия Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Советның күчмә утырышы узды. Аның әгъзасы Ирина Хакамада сүзләренчә, Россия һәрвакыт эре бизнеска таянды. Шул ук вакытта илдә акчага бәйле гадәттән тыш хәл килеп чыкса, нәкъ менә эре компанияләр кыенлык кичереп, Россиянең баш бәласенә әйләнә. Мондый вакытта беренче булып машина төзелеше зыян күрә. КамАЗ заводын күздә тотып, ел башында Икътисади совет утырышында Рөстәм Миңнеханов, машина төзелешен заказлар, ярдәм гарантияләре белән тәэмин итү мөһим, дигән иде.

Шулай ук Татарстан Президенты, республика җитәкчелеге федераль үзәктән ярдәм көтеп тормыйча, кризиска каршы чараларны үзебезгә булдыру кирәклеге турында әйткән иде.

- Безнең министрлар Мәскәүдәге коллегалары белән актив эшләргә тиеш. Шул ук вакытта, Мәскәү безнең өчен барысын да эшләр, дип көтеп ятарга да ярамый - һәркем үзе өчен үзе җавап бирә, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ел дәвамында, «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында, эшкуарлар төрле министрлык-ведомство җитәкчеләре белән очрашты. Март ахырында бу агымга Рөстәм Миңнеханов та кушылды. Фермерлар, гадәттәгечә, аеруча актив булды. 2015 ел республикада Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде, бу эштән кече һәм урта эшкуарлар да читтә калмады.
- Паркта үлән белән эскәмия генә булса, аңа карата кызыксыну аз булачак. Кешеләргә тиешле шартлар тудыру мөһим: җиһазлар прокаты, эчемлекләр, азык-төлек сату урыннары, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм йөзеннән, июль ахырында Россия премьер-министры Дмитрий Медведев илнең 18 төбәге арасында 1,6 миллиард сум акчаны бүлү турында күрсәтмәгә кул куйды. Финанс бәлешенең иң зур «кисәге» - 272,9 миллион сумнан артык акча - Татарстанга җибәрелде.

Дуслаштыручы Татарстан: Россия + ислам дөньясы

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны ислам дөньясы белән эш итүче итеп билгеләде. Россия Президенты, ислам илләренең финанс структуралары белән эшләү өчен тиешле белгечләр әзерләргә, элемтәләр урнаштырырга кирәк, дигән күрсәтмә бирде. Ислам дөньясы белән моңарчы болай да якын булган Татарстан аны Россия белән дә якынайту чараларын тиз күрә башлады.
Июнь уртасында Казанда җиденче тапкыр Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Халыкара икътисади «KazanSummit»ы үтте. Анда Россия, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Төркия, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Бөекбритания, Марокко - барлыгы 45 илдән 746 кеше катнашты.

Март ахырында Казанда Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең төбәк бүлеге ачылды. Аның җитәкчесе Радик Габдрахманов аңлатканча, берләшмәнең максаты - мөселман эшкуарларын бергә туплау, инвестицияләр җәлеп итү, хакимиятнең барлык органнары белән хезмәттәшлектә булу. Ассоциациягә әгъза буларак мөселманнар гына кабул ителә, ә аларның партнерлары, исламда ук булмаса да, динебездә тыелмаган эшчәнлек белән генә шөгыльләнергә тиеш.

Ел дәвамында «Алабуга» махсус икътисади зонасы турында сүз чыкса, күз алдына шунда ук төрекләр килеп баса иде. Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «ШК»га хәбәр иткәнчә, республикага туры чит ил инвестицияләренең 25 проценты Төркиядән килә. Март ахырында «Алабуга» зонасында агач панельләр, шәхси гигиена кирәк-яраклары җитештерү белән шөгыльләнә торган «Хәят Кимья» заводы ачылышында Төркиянең икътисад министры Нихат Зәйбәкчи да катнашты.
- Инвесторларга карата мондый яхшы мөнәсәбәтне беркайда да күргәнем булмады, - дигән иде ул. Әмма 24 ноябрьдә Сүрия һава аланында Россия очкычын бәреп төшереп, Төркия ике ил арасындагы барлык өлкәләрдәге багланышларны куркыныч астына куйды.

Туризм чәчәк ата

Республика бюджеты туризмга да зурдан-зур өметләр баглый. Моның өчен Татарстанда туризм буенча дәүләт комитеты төзелде. Аның җитәкчесе Сергей Иванов сүзләренә караганда, 2014 елда бу тармакта күрсәтелгән хезмәт күләме 10,03 миллиард сум тәшкил иткән, 2013 елга караганда, бу 20,6 процентка күбрәк. Республика бюджетына туризмнан елына, кимендә, 350 миллион сум кереп бара. Ел башында комитет рәисе Казандагы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына нык­лап әзерләнү бурычы куйган иде.
- Туризм, халыкка хезмәт күрсәтү - кешеләргә акча эшләүнең яхшы ысулы, кече һәм урта бизнес нигезе, - дип ассызыклаган иде Рөстәм Миңнеханов.

Чемпионатка нәтиҗә ясаганда, Казан башкарма комитетының ул вакыттагы туризм үсешенә теләктәшлек күрсәтү комитеты рәисе Евгения Лодвигова хәбәр иткәнчә, төп чемпионатка Казанга - 120 мең, «Мастерс» категориясенә ярышлар барган көннәрдә 50 мең турист килгән. Килүчеләрнең күпчелеге - Германия, Украина, Төркия, Америка, Кытай, Франция һәм Италиядән.
Быел импортны алыш­тыру турында сөйләнмичә калган бер көн дә булмагандыр. Бу сүз бигрәк тә аграрийлар авызыннан еш чыга. «ШК» язганча, республикада «Татарстан бакчалары» программасы әзерләнә. Аның нигезендә, кайбер районнарда җиләк кластерлары ачылачак. Ачылганнары да бар инде, әйтик, Яшел Үзән районының Олы Яке авылында «Ягодная долина» теплица хуҗалыгы эшләп килә. Фермер Илдар Ситдыйков, Голландия белән Италиядә тәҗрибә туплап, җиләкләрен чит ил технологиясен кулланып үстерә.
- Эшебезне башкаларга да өйрәтәсе килә, җиләк аланнары ­булдырырга теләүчеләр бар, безнең исемне кулланып эшләргә телибез дигәннәре дә җитәрлек. Сыйфатлы, уңышлы эшли алганнарына гына «Ягодная долина» бренды биреләчәк, - ди Илдар Ситдыйков.

Яшьләрне акча эшләргә өйрәтәләр
Июнь башында Россия тарихына кереп калырлык вакыйга булды - Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев катнашында Иннополис шәһәре ачылды. Ул Казаннан 40 километр ераклыкта урнашкан.
- Монда фән һәм техника өлкәсендә меңләгән инновацион, заманча продукт җитештереләчәк, университет һәм компанияләр эшләячәк, гомумән, кызыклы тормыш булачак. Бу Татарстан гына түгел, бөтен Россия үсеше өчен мөһим вакыйга, - диде Дмитрий Медведев.

Татарстан җитәкчелеге эшкуарларны яшьтән үстерү бурычы билгеләде булса кирәк. Быел республиканың Икътисад министрлыгы тарафыннан «Эшкуарлык фабрикасы» проекты оештырылды. Аны өч ай дәвамында «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалында реалит-шоу буларак күрсәтеп бардылар.
90 көн эчендә бизнес серләренә төшенергә теләүче яшьләр, үз эшләрен ачып, акча тупларга тиеш булды. Һәр командага остаз буларак танылган эшмәкәр билгеләнде. Дача йортлары һәм мунчалар төзү белән шөгыльләнгән «Восходящая пятерка» командасы 3 миллион 880 мең сум эшләп, җиңүче булды. Шуның өчен аларга бер миллион сум бүләк иттеләр.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров әйткәнчә, киләчәктә университетта барлык белгечләргә эшкуарлык нигезләре мәҗбүри курс буларак укытылачак. Рөстәм Миңнеханов та, бу сүзләрне куәтләп, эшкуарлык күнекмәләренә мәктәптән өйрәтергә кирәк, дип белдерде.

Visa һәм MasterCard белән ни булып бетәр?
Киләсе елда Россиядә түләү карталарының милли системасын тулы көченә эшләтеп, 30 миллион карта чыгармакчылар. Исеме дә нәкъ безнеңчә, матур, милли - «Мир». Бүген Россиядә яшәүчеләрнең 95 проценты Visa, MasterCard карталарыннан файдалана. Владимир Путин сүзләренчә, үзебезнең «пластик»ны ил эчендә генә түгел, аннан читтә дә куллану мөмкинлеген булдыру мөһим. Россия Үзәк банкы рәисе урынбасары Ольга Скоробогатова сүзләренчә, «Мир» карталарына, беренче чиратта, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы һәм пенсияләр күчереләчәк. Шул ук вакытта Visa белән MasterCard карталарыннан да курыкмыйча файдаланып булачак.

Безнекеләр ни уйлый?
Икътисад, идарә һәм хокук институты доценты, икътисад фәннәре кандидаты Вячеслав Зубаков сүзләренчә, Көнбатыш чикләүләре һәм илдәге тискәре икътисади вазгыять аркасында, Татарстан хөкүмәте бөтен игътибарны республикадагы җитештерүчеләргә биреп, аларга бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудырыр­га омтыла. ТР Президенты каршындагы Икътисади советта дәүләт заказын тулысынча үзебезнең җитештерүчеләр аша башкарырга тәкъдим ителде.
- Санкцияләр кертелгәч, Татарстан икътисадыбыз өчен әһәмиятле булган юнәлешләрдә - сәнәгатьтә, нефтехимиядә һәм азык-төлек базарында эре поставщиклар белән сатып алучыларын югалтты. Безнең илгә кертелә торган төп товарлар: машина төзелеше продуктлары, химия сәнәгате. Нефть-газ-химия тармагы өчен республикага елына 50 миллиард доллар күләмендә продукция кертелә. Төзелештә импорт 7 миллиард сумга җитә. «Татинвестнефтехим-холдинг» кына да читтән 300 төрдәге продукция кертә, - дип сөйләде белгеч.

2015 елның ун ае мәгълүматлары буенча, нефть бәясе төшү, ике яклы санкция­ләр һәм валютаның «сикергәләве» аркасында, республикадагы предприятиеләрнең 24 проценты зыянга эшли булып чыкты. Ил күләмендә карасак (32 процент), бездәге күрсәткеч кимрәк. 2020 елга кадәр республика хөкүмәте зыянга эшләүче оешмаларны сәнәгатьтә - 13,5 процентка, сәүдә өлкәсендә 9 процентка кадәр киметергә планлаштыра.

2015 елның ун аенда Татарстанның сәнәгать өлкәсендә 1,5 триллион сумлык продукция җитештерелгән. Шуның 68 проценты дүрт тармакка туры килә: файдалы казылмалар (24,6%), нефть продуктлары (19,6%), химияне (13,8%) һәм транспорт чараларын, җиһазларын җитештерү (10%). 2015 елның гыйнвар-сентябрендә республиканың нефть-газ-химия предприятиеләре, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, табышны өчтән бер өлешкә - 136,6 миллиард сумга арттыруга ирешкән. Нефть химиясе оешмалары - «Нэфис Косметикс», «Нижнекамскнефтехим» һәм «Казаньоргсинтез» кесәләренә акча күбрәк кергән. Карпов исемендәге химия заводы, «Менделеевсказот» һәм «Татнефть»нең шина комплексы да зыянга эш­ләүдән туктаган.
Вячеслав Зубаков сөйләвенчә, республика бюджетын тулыландыру белән дә кыенлыклар бар. Табыш салымы буенча «Нижнекамскнефтехим» гына сөенечле динамика күрсәтә: аның казнага түләүләре 30 процентка арткан (былтыр тугыз ай эчендә 1,4 миллиард сум күчсә, быелгы тугыз ай эчендә - 5 миллиард сум.)

- 2015 елда Татарстан җитәкчелеге республикага партнерлар, инвесторлар җәлеп итү максатында күп кенә илләр - Финляндия, Катар, Иран, Әзәрбайҗан һ.б. белән элемтәләр урнаштырды. Яңа ел алдыннан Рөстәм Миңнехановның Урта Азия һәм Якын Көнчыгыш илләренә барып кайтуыннан соң күп­ләрнең эченә җылы йөгерде, - диде Икътисад, идарә һәм хокук институты галиме.


Олег Пелевин, Татарстанның икътисад министры урынбасары:

- Бүген «Алабуга» махсус икътисади зонасында 48 оешма эшли. 1 октябрь мәгълүматлары буенча, инвестицияләрнең гомуми күләме 95,2 миллиард сумга җиткән, 5362 эш урыны булдырылган, 148,5 миллиард сумга продукция җитештерелгән.
Россия төбәкләре арасында инвестицион климат, ягъни бизнес алып барырга кулай шартлар тудыру ягыннан республикабыз милли рейтингта беренче урынны алган. Нефть-газ-химия комплексы республика икътисадының үсеш ноктасы булып санала. Шунлыктан быел ягулык-­энергетика комплексының үсеш стратегиясе кабул ителде.
- Авыл хезмәтчәннәренең дә икътисадыбызга керткән өлеше зур. Узган елга караганда, быел авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 103,2 процент булыр, дип бәяләнә, - диде министр урынбасары.
Әмма бөтен нәрсә ал да гөл түгел шул. Олег Пелевин әйтүенчә, кулланучылар базарында тискәре динамика күзәтелә. Товар әйләнеше арта алмыйча ята, моның иң зур сәбәбе - халыкның керемнәре кими бара, өстәвенә күп кеше, кредитларга чумып, каешларын кысарга мәҗбүр. 2014 ел белән чагыштырсак, быел ваклап сату сәүдәсенең әйләнеше 13 процентка кимер, дигән фараз бар.

Хафиз Миргалимов, ТР Дәүләт Советы депутаты, КПРФ партиясенең республикадагы җитәкчесе:

- Быел Татарстан икътисады үзен тотрыклы яктан күрсәтте. Икенче һәм өченче кварталда тулаем эчке продукт (ВВП) түбән төшсә, дүртенче квартал күрсәткечләре сөенечле. КамАЗда вазгыять катлаулырак, ә менә «Татнефть» белән ТАНЕКО буенча үсеш күзәтелә. Быел пенсияләр артмады, хезмәт хак­лары 20-30 мең сум, дибез, әмма ул реаль күрсәткеч түгел, шуңа да карамастан газга, утка, суга тарифлар үсә. Санкцияләрнең дә йогынтысы зур булды, бездә җитештерелгән 40-45 процент продукция, аеруча химия, нефть химиясе белән бәйле булганнары Көнбатыш илләренә озатыла иде. Эчке базарыбыз бик сүлпән, аны җанландыру өчен, үзебездә чыгарылган продукцияне үзебездә үк кулланырга кирәк.

27 майда - Эшкуарлар көнендә - Казанның Меңьеллык паркында «Эшкуарлар аллеясы» ачылды. Анда 38 төп көмеш өрәңге утыртылды.

Динар Хәмидуллин коллажы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading