16+

Илһам Шакиров: «Яшьлегемә кире кайтмас идем»

Илһам Шакиров моңнарыннан халкыбыз ярты гасырдан артык илһам алып яшәде. Тик кичә каты авырудан соң аның йөрәге тибүдән туктады...

Илһам Шакиров: «Яшьлегемә кире кайтмас идем»

Илһам Шакиров моңнарыннан халкыбыз ярты гасырдан артык илһам алып яшәде. Тик кичә каты авырудан соң аның йөрәге тибүдән туктады...

Илһам Шакировның 75 яше уңаеннан «Шәһри Казан»да чыккан әңгәмәне укып, без аның турыдагы хатирәләрне яңарттык. Аны сезнең хозурыгызга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.

-  Илһам абый, телевидениедә тамашачыны концертыгызга чакыр­ган рекламагыз бик моңсу яңгырый. «Алга таба юбилейлар әллә була, әллә юк», - дип, халыкны куркытып куясыз түгелме?
- Минем холкым шундый моңсу бит, аны үзгәртеп булмый. Исән-сау булсак, җырламый тормабыз, Алла боерса, чөнки минем башка һөнәрем юк. Филармония директоры Кадим Нуруллин, концертны оештыра­быз, дип сөендергәндә каршы килеп булмас. Әле саубуллашу турлары алда.

- Үзегез җырлаганча, әгәр үткәннәргә кире юл булса, гомерегезнең кайсы чорына кайтыр идегез?
-  Берсенә дә кайтмас идем, чөнки мин туганнан бирле рәхәт күрмәдем. Без бәләкәй чакта авылның тимерчесе булган әтине «халык дошманы» дип төрмәгә утырткач, әнигә: «Ирең артыннан китәсең киләме әллә?» - дип кычкырып торулары бүген дә күз алдымда. Аннан соң да гомер буе мескен булып яшәү канга сеңгән. Аллага шөкер, минем гомер бушка узмады. Бөтен иҗат гомерем татарны татар итеп калдыруга, аның милли тойгыларын уятуга багышланып үтте.

-  Илһам абый, туган ягыгызда Сезгә багышланган музей бар. Әгәр Казанда үзегезгә һәйкәл куйсалар, аны ничек кабул итәр идегез?
-  Казанга килеп, зур сәхнәләрдә җырлый башлагач, әнкәй бер дә гаҗәпләнмәде. Шулай булырга тиеш, дип кабул итте. Мине дә ул дан-шөһрәтләр әллә ни шаккатырмый. Без андый нәрсәләргә күнеккәнмени?! Кеше арасына кереп, артист булгач та санламадылар. «Мин кем» дип йөргән кешеләргә генә салалар ул һәйкәлне. Нигә кирәк соң ул?! Аны барыбер җимереп китәләр бит. Мин хәтта мактаулы исемнәр бирүне дә кирәк дип санамыйм.

-  Нәселегездә бүген Сезнең юлны сайларга теләүчеләр юкмы?
-  Безнең әнкәй бик моңлы булгангамы, безнең гаиләдәге алты баланын һәркайсы җырлый иде. Балачакта абыйлар мине: «Җырлама, әтинең дә башына син генә җиттең җырлап», - дип тыялар иде. Мин артист булганнан соң гына абыйлар да җырлый башлады. Туганнарның балалары да үзешчән сәнгатьтә катнашып йөрделәр. Җырчы һөнәрен сайлаганнары гына булмады. Шуны әйтергә кирәк, әгәр кеше күңелендә моң булса, адәм баласы беркайчан да яманлык эшләми. Шуңа күрә баланы музыкага тарту, аларда изгелек уяту яшьтән үк башлансын иде.

-  Үзегезгә берәр яшь җырчыны өйрәтергә туры килмәдеме соң?
-  Юк, мин кеше өйрәтеп утырганчы үзем биш ел җырлар идем (көлә).

-  Сәхнәдә кайбер артистлар Сезгә охшатып җырлап йөри. Аларга ничек карыйсыз?
-  Америка артистларының бер сүзе бар. Әйбәт сөйләсәләр дә ярый, начар сөйләсәләр дә. Әгәр инде туктыйлар икән, онытканнар дигән сүз. Гармунчы Рөстәм Вәлиев минем күз алдында җырлап йөрде. Башкаларның җырлавын да ишеткән бар. Халык мәкале белән әйтсәк, авызыңнан сүз чыкканчы - аңа син хуҗа, чыккач - ил хуҗа.

- Үзегез дә җор телле кеше буларак, бүген сәхнәдәге юморны нинди дәрәҗәдә дип саныйсыз?
-  Бездә юмор гарип хәлендә. Аның осталары бик сирәк туа ул. Аның өчен әти-әниең, нәселеңдә мәзәкчеләр булу гына җитми. Юмор остасы сәясәтче дә, кайда нәрсә сөйләргә икәнен белергә дә тиеш. Кешене теләсә ничек көлдереп була, әмма ул юмор остасы дигән сүз түгел әле.

Әңгәмәдәш – Люция Хәбибуллина

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading