16+

Индира кояштай балкып торуы белән отты

«Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, йә булмаса, үзем үзгәрәм» (Разил Вәлиев). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган «Татар кызы» бәйгесендә әлеге юллар шигарь итеп алынган иде.

Индира кояштай балкып торуы белән отты

«Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, йә булмаса, үзем үзгәрәм» (Разил Вәлиев). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган «Татар кызы» бәйгесендә әлеге юллар шигарь итеп алынган иде.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф ида­рәсе, Телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге оештырган бу бәйгедә җиде кыз катнашты. Катнашучылар җыр-биюдән тыш, быел Әйләнә-тирә мохитне саклау елы булганга, ул турыда да әңгәмә кордылар. Әлеге бәйгегә хәтле кызларның җиде кат тирләрен тамызып эшләгәнлекләре сизелеп тора иде. Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин аларга юкка гына: «Сез бүген барыгыз да абруйлы. Камал театры сәхнәсендә чыгыш ясавыгыз белән бәхетле, шуңа күрә һәм­мәгез дә үзен җиңүче итеп тоярга хаклы», - дип белдермәде. Дәрәҗәле жюрига кызлар арасыннан иң яхшысын аерып алу җиңел булмагандыр. «Татар кызы» таҗына Совет районындагы 171нче мәктәп укучысы Индира Гатиатуллина ия булды. «Зирәк кыз» булып 155 нче гимназиядән Рания Шәрәфиева танылды. 17 нче гимназиядән Рания Зарипова «Уңган кыз», 18нче мәктәптән Раилә Кәримуллина «Сөйкемле кыз», 4 нче гимназия-интернаттан Гү­зәл Фатыйхова «Зыялы кыз», 19 нчы гимназиядән Ми­ләүшә Сираҗиева «Сылу кыз», 14 нче гимназиядән Айгөл Вәлиуллина «Ягымлы кыз» исемнәренә лаек булды.
Жюри әгъзасы булган Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева үзенең фикерләрен безнең белән дә уртаклашты:
- «Татар егете» конкурсында егетләрнең берсе генә аерылып торса, биредә кызларның җидесе дә көчле. Аларның кыяфәтләре матур, һәрберсе үзен тота белә. Жюри башта Рания Шә­рәфиева белән Индираның кайсын сайларга икән, дип икеләнеп тә калды. Әмма Индира кояштай балкып торуы белән отты.
Индира Гатиатуллина исә конкурстан соң үзенең уйларын безгә дә җиткерде: «Мин бәйгедә җиңүемә ышанып бардым. Моңа хәт­ле дә шигырь уку буенча узган кон­курсларда катнашканым булды. Мине җырларга Миңгол Галиев өйрәтә. Режиссерым - Татарстанның атка­занган артисты Фердинанд Хафизов булды. Тү­бән­рәк сыйныфларда укыганда «Татар кызы»нда катнашкан кызларга булышып йөргән­дә: «Их, үземә дә шушында катнашасы иде», - дип уйлаганым истә әле. Минем белән көч сынашкан кызлар да җиңүгә лаеклы иде».
Индира әлегә 9 нчы сыйныфта гына укый. Ул җиңел атлетика буенча беренче разрядлы спортчы. Киләчәктә Индира медицина юлын сайларга хыяллана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading