Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Илдус улы Шәрипов - һәр эшкә елмаю белән алынырга, һәр башлангычны позитив рухта ниятләргә күнеккән шәхесләрнең берсе. Үзендәге бу сыйфатларны нәселдән килә дип саный ул - «Күңел тәрәзәсе» белән Ирек абый янына кунакка баргач та шуңа инанып кайттым.
«Нинди пошмаслар сез?!»
- Мин Әгерҗе районы Кырынды авылыннан, - дип башлый сүзен Ирек әфәнде. - Ул авылда бер туганыбыз да юк иде, әти-әнием бирегә яшь белгечләр буларак килгәннәр. Мин үземне әти ягы - Исәнбәй ягына тартым дип беләм. Исәнбай ул - Әгерҗенең иң зур авылларының берсе, шәҗәрә буенча Карабий нәселенең бер кыйпылчыгы. Кешенең холкында үз төбәге, нәсел төшенчәсе бик күп сыйфатларны формалаштыра. Яхшы нәсел, яхшы буыннан чыгасың икән, син шуның дәвамына әвереләсең. Мин мондый, мин шуны булдырдым, дип тәкәбберләнеп йөрү дөрес түгел. Кеше бик нык тырышса да, гадәттә, үз нәселеннән узып китә алмый. Хәтта язмыш кабатлана! Безнең күп эшләребез - ата-бабаларыбыз бүләк иткән холык-фигыль, сәләт кенә.
- Сез нинди нәсел дәвамчысы?
- Нәселебезнең иң өлкән кешесе Фатыйма әбиебезне искә аласы килә - безнең нәселнең бабайлары сугышта үлеп калгач, бөтен нәсел аңа киңәшкә йөрде. Бер урында тик утыруны белмәс, янып яшәүче Фатыйма әбиебез безне, сүлпән, пошмас җаннар, дип әрли иде. «Их, шушы йөрәгемне кемгә биреп калдырыйм икән», - ди иде ул. Мин аңа көлеп җавап та кайтара идем әле, аны алып калсаң, ул йөрәк белән ничек яшәмәк кирәк, янәсе. Әби бакыйлыкка күчеп, берничә ел үткәч, туганнар белән җыйнаулашып сөйләшеп утырабыз берчак. Без сизми дә калганбыз - әби йөрәген безгә барыбызга да бүлеп калдырган булып чыкты! Бөтенебездә дә тынгысызлык калкып чыккан, һәркем нәрсәгәдер ирешкән, иң мөһиме - пошмаслар, үле җаннар юк! Мин буыннар дәвамчылыгы дигәндә, шуны күздә тотам да - эшчәннән - ялкау, акыллыдан акылсыз тумый. Кемнеңдер яна торган йөрәге булса, ул аны барыбер үз нәселенә калдырып китә. Безнең нәсел дә нигездә җаваплы, тырыш, белемгә омтылган кешеләр тәрбияли алган.
- Нәсел дигәннән, әти-әниегез нинди тәрбия, нинди үгет-нәсыйхәт белән үстерде?
- Әтием Илдус авылда зоотехник иде, әнием Нәсимә хисапчы булып хезмәт куйды. Әти иртә гүр иясе булды, энекәш белән икебезне әнием берүзе аякка бастырды. Кемгәдер салыну, әти канаты дигән ышык булмагач, без кечкенәдән һәр нәрсәне үзебез аткарып чыгарга, үз көчебезгә генә таянырга өйрәндек.
- Авыл баласы шәһәрнекенә караганда болай да күпкә мөстәкыйльрәк була бугай...
- Авыл үзе бер университет. Аеруча безнең Кырынды авылы. Ике мәчетле, бер чиркәүле, ике телле авылда без болай да толерантлыкның ни икәнен бишектән белеп үстек. Ул язмышыма үз чалымын өстәгәндер, еллар үткәч менә, Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләр өчен җаваплы кешеләрнең берсенә әверелдем.
«Ир-атның матурлыгы -юмартлыгында»
- Журналистиканы язмыш итеп сайлау алдан куелган максат идеме?
- 90 нчы елларда журналистлар бик хөрмәтле, җәмгыятькә кирәкле кешеләр иде. Минем дә кирәкле кеше буласым килде! КДУның журналистика факультетына укырга кердем, икенче курстан соң Ижауга, туган авылга якынрак булсын, дип, практикага кайттым. Көзгә Удмуртиядә телевидениедә татар тапшыруы ачканнар, ә эшләрлек татар телен камил белүче кадрлар юк. Минем ике телле авылда яшәвем, ике телне дә камил белүемнең шунда кирәге чыкты да. Эшкә чакырдылар. III курстан соң читтән торып укуга күчтем дә 1992 елда Удмуртия телевидениесенә татар тапшырулары мөхәррире булып кайтып урнаштым. Егерме елдан артык телевидениедә, соңгы унике елда «Яңарыш» газетасы баш мөхәррире булып эшләдем. Мәгълүмат үзәге директоры эшен алып бардым, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе эшен дә башкардым. Ижаудан киткәндә минем тотрыклы эш урыннарым (берәү түгел, дүртәү!) бар иде.
Унынчы татар федераль Сабан туен Ижауда уздырдык - ул бик әйбәт килеп чыкты. Инде биредә эшләп карардайны барысын да эшләдек, тагын нәрсә уйлап чыгарып була, дип шаярып әйткән генә идем, Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров эшкә дәшеп шалтыратты. Озак уйландым. Әбинең миңа биреп калдырган йөрәгенең бер кыйпылчыгы: «Бар!» - диде.
- Бу тынгысыз йөрәккә ышаныч юк, хутлап Мәскәүгә китеп баруыгыз да ихтимал икән... Бер җайланган тормышны шулай төбе-тамыры белән башка тәрәз төбенә күчереп утырту авыр булмадымы?
- Татарстан - гаҗәп кызык республика - башкалар уянганчы, эшкә ниятләгәнче, биредә инде күптән эшләп аткан булалар. Миңа да холкым буенча әлеге кызу ритм күбрәк туры килә. Шуңа күченү зур сынау булмады. Гомумән, үземнең кырык өч яшемдә вакыйгалар саны буенча берничә салмак холыклы кеше гомере яшәгәнмендер. Күченү исә бүгенге заман кешесе тормышында гадәти нәрсәгә әйләнеп бара. Кайдадыр безнең хезмәт, безнең көч кирәк була икән, моннан тыш күченүләр дә булырга бик мөмкин - бөтен дөнья шулай яши! Әмма миңа Татарстан, Казан ошый.
- Азарт кеше бугай Сез?
- Әлбәттә. Миңа артык тынычлык кирәкми. Бер ирешелгән нәтиҗәгә ябышып ятканчы, курыкмыйча, яңаны төзи башлау күпкә кызык. Күптән түгел укылган бер гыйбарә күңелемә керде: «Ир кешенең матурлыгы - аның юмартлыгында». Бу нисбәттән юмартлык ул акчаны уңга-сулга чәчеп йөрү түгел, билгеле бер яшькә җиткәч, нәрсәгәдер ирешкәч, башкалар мәнфәгатен кайгырта башлау. Ижауда да мин күпләргә яшәрлек шартлар, лаеклы эш урыннары калдырып киттем дип саныйм. Ул яктан мин юмарт кеше булып чыгам. Ходайның рәхмәте киң - Казанда яши башлагач та холкыма килешкән эш килеп чыкты.
- Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында Сез озак эшләмәдегез дип беләм?
- Анда эшләгән чорым Казан белән яңадан танышу, Россия буйлап сәяхәтләр чоры булды - файдалы чор дип исәплим. Ул арада Татарстанда яңа Халыклар дуслыгы йорты төзелеп ята иде, мине шунда җитәкче итеп чакырдылар. Татарстан Халыклар дуслыгы ассамблеясы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин заманында Ижауга килеп, үрнәк буларак, андагы Халыклар дуслыгы йортын карап киткән иде. Әлеге йорт белән аны мин таныштырып йөрдем, хәзер менә Фәрит Хәйруллович җитәкләгән әлеге Ассамблея кул астында Татарстан Халыклар дуслыгы йортын җитәклим.
- Ирек абый, күпләр Халыклар дуслыгы йортын милли колоритлы бию-күңел ачулар җире буларак бәяли.
- Анысы кешегә күренгән өлеше генә ул, без гомумән милли сәясәт мәсьәләләре белән шөгыльләнәбез. Бүген бер генә милләттән торган дәүләтләр юк инде. Дәүләтләр арасындагы чикләр җуела бара. Башкалар белән берлектә яшәү, әмма үз йөзеңне саклап кала белү мөһим. Татарстан бу нисбәттән әлеге эшне бүгеннән үк башлады. Башкаларның килүен, аларның үзләренә генә хас милли холыкларын саклап калырга омтылуларын без аңлап кабул итәргә тиеш. Әмма сикереп торып үз урыныңны башкаларга бирү түгел бу, милли сәясәтне аңлап, башка милләтләр белән дуслыкта яшәү дигән сүз.
Бер ел элек кенә кулланылышка тапшырылган биш катлы Халыклар дуслыгы йортында 35 милли оешманың офисы урнашкан, ел дәвамында бездә 450 чара үтә. Шуңа да йортыбыз кырмыска оясы кебек гөжләп тора. Егермеләп милләт якшәмбе мәктәбендә үз туган телен өйрәнә ала. Безнең эштә беренче чиратта - мәгариф тармагы. Яшьләр оешмаларының ассамблеясы яшьләр сәясәте тармагында эш алып бара. Миграция проблемалары хәл ителә. «Наш дом - Татарстан» журналы чыга, мәдәни чаралар да гөрли. Һәр пәнҗешәмбе «Дуслар җыелган җирдә» дип аталган татар телле даими чарабыз үтә.
- Кылдан нечкә йөзле хәнҗәр өстендә кебек хис итмисезме үзегезне?
- Әлбәттә, бу эш бик җаваплы һәм четерекле. Аны озак еллар һәм һәрдаим эшләргә кирәк. Һәр кешенең кулы ята торган эше була, миңа үзем тотып эшли торган, башы һәм ахыры аңлаешлы булган эш кызыклы. Әйткәнемчә, ир-атның матурлыгы - аның юмартлыгында. Ир-ат һәр җирдә дә өлгерергә тиеш, аның тормышы да көйле, җаны яткан эше дә гөрләп барырга, җәмгыятьтә тоткан лаеклы урыны да булырга тиеш. Җитә шундый яшь - син инде акча өчен эшләмисең, җәмгыятькә файдам тисен дип тырышасың. Мин үземне шундый чорда дип уйлыйм - күңел кушкан эш башкарам. Гаиләне тәэмин итү өчен кирәкле бер сумманы эшлим, әлбәттә (берничә юнәлештә гаилә бизнесыбыз бар), әмма туктаусыз акча эшләргә атлыгу минеке түгел. Миннән миллионер чыкмас иде.
Югары пилотаж кирәк
- Җан теләгән эш белән гаиләдә тыныч булганда гына шөгыльләнеп була. Җиткелекле тормышны калдырып, ире кушканга гына һәр нәрсәне нульдән башларга әзер хатын-кыз алтынга тиңдер инде ул?
- Гаиләм миңа ышана, уйлаганны эшләячәгемне белә, әмма үзем дә сүзне уйламыйча әйтмим. Хатыным Гөлнарадан да «декабрист хатыны» дип көләм. Ул минем өчен Казанга күченү мөһим икәнен аңлады. Ходай эштән аермасын, калганы ир кеше өчен баш бәласе түгел. Өч улыбыз да Казанга ияләнеп килә. Олы улыма 21 яшь тула, булачак төзүче, Инсаф исемле. Ильяс улым алтынчы сыйныфны тәмамлый, татар-төрек лицеена җыенабыз. Камил балалар бакчасына йөри, биш яшен тутыра. Хатыным студентларга икътисад фәнен укыта.
- Мин басымны хатын-кызның зирәклегенә ясаган идем...
- Ул хатын-кыз буларак акыллы була белә. Кем зирәгрәктер, белмим, әмма без гаиләдә мин әйткәнчә яшибез кебек (көлә). Бер-береңә ышанырга кирәк. Гаилә дә, эш тә, бизнес та ышанычтан башлана.
- Казан Сезгә башка тәгълимат та барлыгын күрсәтергә өлгермәдеме әле?
- Мине Казанда ышанмаска өйрәтеп карадылар инде! Әмма ана сөте белән кергәнне тана сөте белән генә үзгәртәм димә - мин табигатем белән оптимист рухлы кеше. Һәм иң мөһиме - яхшы кешеләр күбрәк - бу статистика! Начар кешеләр туйдыра икән, яхшылары янына кит! Мин теләсә нинди эшне дә елмаеп башкарып була дип саныйм.
- Ижауда калган эшләр, проектлар белән аерылу авыр булмадымы?
- Ижаудагы без башлаган күп проектлар хәзер инде мөстәкыйльгә әйләнде, башка чыкты, кем әйтмешли. Газета басыла, телевидение эшли, милли автономия хәрәкәттә. Аларның һәрберсе минем балам кебек, аерылып китү җиңелләрдән булмады. Әмма сөенечле ягы да юк түгел, балаларыңның синнән башка да матур итеп яши алуы бәхет төшенчәсенең иң югары ноктасыдыр.
Янсын йөрәк, янсын дөрләп...
- Сез миңа алдан планнар корып яшәгән кеше булып тоеласыз, аның иң зурысы турында да ишетәсем килә?
- Гаиләң, кул астында эшләүче хезмәттәшләрең, аларның киләчәге өчен җавап тотасың икән, бу инде үзе бик зур эш. Татарстанның милли сәясәте өлкәсендә бер зур юнәлеш өчен җавап бирәсең икән, бу шулай ук җаваплылык таләп итә. Милли мәсьәләләр чишелешендә Татарстан башка төбәкләр өчен дә үрнәк булып өлгерә, яңа эш ысуллары тәкъдим итә, тон тудыра ала икән - менә бусы инде ирешергә теләгән иң зур максат булыр иде, мөгаен.
- Әти кеше өчен болардан тыш өч бөркетен кеше итеп тәрбияләү дә өстәлә торгандыр?
- Әти тәрбиясе - шәхси мисалың белән тәрбияләү дип уйлыйм. Беренче улыма балачакта игътибар азрак булды кебек. Яшьлек тә үз эшен эшләгәндер, эш белән вакыт кысанлыгы да булды. Икенчесен исә һәр көн иртән үзем бакчага илттем, нинди генә эшем булса да, үзем сәгать биштә барып, өйгә алып кайта идем. Балалар бакчасына барып, сине күрүгә, авызы колагына җиткән, кочагыңа ташланган газизеңнән дә кадерле кеше бу дөньяда була алмый! Әле аның күзләрендәге «Мине алырга әти килгән!» дигән горурлыкны да укысаң... Камилне Казанда бакчадан алып йөри алмыйм, монда юллар проблемасы бар, әмма без өйдә гел бергә. Төпчегем белән дә без якын дуслар. Гомумән, акыл утырткач, ир кеше аталык хисенә бик сизгер була башлый. Мин аны үземдә дә сизәм - елдан-ел без балалар белән якынаябыз, ярату кадере арта. Аларны кеше итә алсак, мин дөньядагы иң бәхетле кеше булачакмын, Алла боерса. Әле бит әманәтне дә үтисе бар - күкрәктәге йөрәкнең дәртен аларга биреп калдырасы...
Комментарийлар