16+

Ишәк чумары

Без дә җиттек бит шул яшькә - баланың сорауларына җавап табып өлгереп булмый. Яңа ел алдыннан Кыш бабайга бүләк сорап язган кызым бер көнне яныма кабат каләм белән кәгазь тотып килгән. Хат язам, ди.

Ишәк чумары

Без дә җиттек бит шул яшькә - баланың сорауларына җавап табып өлгереп булмый. Яңа ел алдыннан Кыш бабайга бүләк сорап язган кызым бер көнне яныма кабат каләм белән кәгазь тотып килгән. Хат язам, ди.

Аерым-аерым хәрефләр тезәргә өйрәнгән бәләкәй кеше бик җитди кыяфәттә генә: «Кем дидең әле теге абыйның исемен? Ходай Тәгалә дидеңме? Хат язам мин аңа. Сеңелкәш бирсен безгә, еламый торганын. Ул хат барып җитү белән сразу бирәме? Алайса син һаман минем мәктәпкә кергәнне көтәсең»... Менә мәйтәм, иштем ишәк чумарын, хәзер минем аркада Ходай Тәгалә алдакчы, үз сүзендә тормаучы булып калачак. Көн дә сеңелкәш таләп иткән кызыма, балаларны бары тик Ходай Тәгалә генә бирә дигән идем шул. Ә хәзер замана балалары безнең кебек күңелдән генә өмет итеп йөрми ул, шундук үгезне мөгезеннән...
Сорау арты сорау
Телефоннан гына иптәш кызлар белән сөйләшкән тема да шул балалар. Синеке нишли дә, минеке ни кыла. Яңа ел алдыннан гына ахирәтем сөйләп көлдерде әле. Кызы белән бергә укучы икенче сыйныф баласы Кыш бабайга хат язган: «Миңа айпад алып кил. Егерме меңнән дә ким булганны алма, аның очсызы пүчтәк була». Нәфесле бу заман балалары дию дә ялгыш, нәфеследән бигрәк, алга киткән алар. Безнең кебек беркатлы җавапларга гына алдана торганнар түгел. Әйткәнсең икән, сүзеңне дәлиллә. Психологлар шуңа да балага гел дөресен генә әйтергә куша. Дөресен генә әйтә башласаң соң ул... Миңа да психолог буларак дәү әниләр ярдәмгә килә килүен, әмма дәү әниләр чорындагы балалар белән бүгенге балалар арасындагы аерма... Башта үз әнием мине «ике яшьтәге кризис», «өч яшьтән дүрт яшькәчә кризис», дип тынычландыра башлаган иде. Хәзер көләм генә: «Әни, ул кризис ел да кабатлана ич инде». Озак еллар укытучы булып эшләгән, янында балалар сырпаланып кына йөргән педагог кеше булса да, әмма ул да кайвакыт оныкларының «түгәрәк» җөмләләренә телсез калып тора.
Без бүген дә сабый балалар кебек сөенгән кечкенә шатлыклар да балаларыбыз өчен артык гади булып тоела. Мин кар явуына исем китеп карап торсам, кызым аның тәрәзәдән дә бик шәп күренүен әйтеп сала, мин алтын камканың кулымда йөрүенә онытылып хәйран калсам, кызым, син бит инде зур, әнием, дияргә мөмкин. Аннан, без авыл баласы шул, алар - таш калада үсүче балалар. Без - юктан да шатлана белүче буын, балаларыбыз исә - «айпад»лар, «Лего»лар, ике-өч яшьтән катлаулы компьютер, «Монополия» уеннары җиңүчеләре. Балалар бездән бер башка югары күтәрелгәндә генә үсеш була, диләрме әле?
Берегез дә минем хәлдә түгелсез
Роберт Миңнуллинның шигырен башта кызым сөйләп йөри иде, хәзер мин кабатлыйм инде: «Сезгә рәхәт, берегез дә минем хәлдә түгелсез...» Хат язу белән күзе минем бил турысыннан китмәгән кызыма да үземчә аңлаттым инде: «Ходай Тәгалә хатлар кабул итми, вакыты җиткәч үзе бәби бирә». «Электронкасы да юкмы аның? - ди күңеле төшә башлаган Мәрьям. - Ярар, елагы булса да ярый миңа, түзәр идем әле. Башта Актаныштагы дәү әнигә кайтарып торырбыз. Дәү әни елак булса да, яратачак аны». Дәлилләре дә саллы - бакчадагы Софияның да, Булатның да, Әмирнең дә энекәш-сеңлекәшләре туган, аларныкы бар, Мәрьямнеке юк. Бүген-иртәгә генә булмаячагын аңлагач, хат язганчы ук бөтен әйберен акрынлап бер җиргә, «сеңелкәшкә» дип җыя башлаган энҗе бөртегемнең күзенә яшь тыгылды. Яңа оекларын да, уенчыкларын да пакет сумкасыннан бушата-бушата үкси бу: «Миңа туган көнгә Ла-ла-лупси да кирәкми, мин яңа җырлар да өйрәнәм, үстем дә бит инде, сеңелкәш кирәк миңа...»
Менә шул - хәзер килереңнән алда, китәреңне уйла дигәндәй, һәр сүземне, әйткәнче, җиде кат кисә башладым инде. Әйттем дә оныттым, дигән нәрсәләр бүгенге балаларга «батмый», икенче көнне үк үз сүзең өчен җавап тотасыңны бел дә тор. Нәкъ теге Мәрьям әйткән «абый» алдындагы кебек...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading