16+

Казан көллиятендә фаҗигале төстә гомере өзелгән укытучы турында якыннары: «Ишектән елмаеп килеп керер төсле...»

8 ноябрь көнне Казан технология һәм дизайн көллиятендә белем биргән укытучы Луиза Гобәйдуллина эш урынында фаҗигале төстә вафат булды.

Казан көллиятендә фаҗигале төстә гомере өзелгән укытучы турында якыннары: «Ишектән елмаеп килеп керер төсле...»

8 ноябрь көнне Казан технология һәм дизайн көллиятендә белем биргән укытучы Луиза Гобәйдуллина эш урынында фаҗигале төстә вафат булды.

Иң яхшы хезмәткәр

Уку йортында төзекләндерү эшләре барган. Бу көнне бер төркем укытучылар аудиторияне карарга дип корпусның икенче катына менгән.  Луиза Гобәйдуллина, башкалардан аерылып, лаборант бүлмәсе итеп үзгәртелгән, элек вентиляция шахтасы булган бүлмәгә керә һәм 14 метрлы биеклектән аска - подвалга егылып төшә. 35 яшьлек ханым, ике бала анасы шунда ук җан бирә...

Кайчандыр үзе дә бу көллиятне тәмамлаган Луиза биредә ун елга якын икътисад дисциплиналарын укыткан. 2017 елда грантлар буенча республикакүләм бәйгедә “Иң яхшы мөгаллим” исемен алган. Студентларны «Витриналарны бизәү һәм визуаль мерчендайзинг» компетенциясе буенча «Worldskills» эшче һөнәрләр чемпионатына әзерләгән.

Хезмәттәшләре һәм укучылары аны көләч йөзле, шат күңелле, ачуланса да елмаеп кына кисәтү ясый торган мөлаем ханым буларак искә ала.

Көллият директоры Илдар Яруллин сүзләренчә, ул бик тырыш хезмәткәр, үз эшенең остасы булган.
- 9 ноябрь көнне аның көллияттә хезмәт итә башлавына 12 ел була иде. Монда эшкә килүемә ике генә ел әле, шул вакыт эчендә Луиза Гобәйдуллина үзе турында бары яхшы фикерләр калдырды. Ул үз эшенә карата бик таләпчән, һәрвакыт үсештә, белем алып үз профессиональлеген күтәрә торган кеше иде. Һәрвакыт стажировкалар узып торды. Көллияттән соң югары белем алган, әле күптән түгел генә магистратураны бетерде. Кайбер укытучылар, бу кешегә “өчле” куйсаң да, “бишле” куйсаң да барыбер дияргә мөмкин. Ә ул бик принципиаль кеше иде. Баланың тырышлыгын күрсә, аңа тагын да югарырак үрләргә ирешергә булышты. Бөтен кеше аның профком рәисе булуын теләде. Луиза исә “Бик алыныр идем бу эшкә, ләкин минем ике балам бар, аларга игътибар кирәк. Мин профком әгъзасы булырга риза, ләкин рәисе буласым килми”, - дип баш тарткан иде. Укучылары да аны бик яратты. Ул балалар аңласын, белем алсын дип тырышты.  Көллияттәге кичәләрне дә ул оештырып йөрде, - ди Илдар Яруллин.

Луиза Гобәйдуллина тормыш иптәше һәм ике кызы белән көллият тулай торагында яшәгәннәр. Ире МЧС хезмәтендә эшли икән. Олы кызы бишенче, кечкенәсе әле икенче сыйныфта гына укыган булган.

“Ул үләргә тиеш түгел иде!”

Гөлфизә ханым Мулланурова Луизаны студент вакытыннан ук хәтерли. Кайчандыр аны укыткан, ә аннан инде хезмәттәшләр булганнар.

- Безгә IX сыйныфтан соң килде ул. Элек “бухгалтерлык хисабы” дигән бүлек бар иде, шунда белем алды. Казан кызы булса да бик гади иде. Авыл кызлары белән дус булды, “мин шәһәрнеке!” дип борын чөереп йөрмәде. Нинди генә вакытта килеп эндәшсәң дә, кире бормый иде, булдыра алганча ярдәм итәргә тырышты. Аны соңгы юлга озатканда да сыйныфташлары, укучылары, укытучылары да бик күп җыелды. Авыр группалар белән эшләде. Әгәр дә аларга икътисад фәнен ул укытмаса, җиңел итеп, төшендереп аңлатмаса, дипломсыз калучылар да булыр иде, мөгаен. Иртәдән алып кичке сәгать сигезгә кадәр шулар белән утырды. Соңгы сулышына кадәр эшли торган кеше иде ул. Ире белән араларында мәхәббәт кенә түгел, ниндидер башка илаһи бөек хис иде. Алар бер-берсенә шулкадәр ышанып, бер-берсен хөрмәтләп яшәделәр. Балалары да көллияткә йөгереп килерләр иде. Әниләре эштә озаккарак калса, алар ашарга да пешереп куярлар иде. Кечкенә кызының тавышы бик матур, ул шигырьләр сөйли. Яңа ел бәйрәменә аны Кар кызы итәсе идек. Балаларына иң кирәкле вакытта китеп барды бәгърем! Студентларыбыз да бик борчыла алар өчен. Товаровед бүлегендә укучы Катя исемле студенты аеруча да өзгәләнде. “Мин ышанмыйм, ул үләргә тиеш түгел!” - дип бик каты елады. Аңа хәтта психолог ярдәме кирәк булды, - ди Гөлфизә Мулланурова. - Хәтта Луиза укытмаган балаларның ата-аналары да аның турында сорашып, “нинди ярдәм кирәк?” дип торалар. Менә шундый ачык йөзле кеше иде ул. Бүген мин аның кабинетында укыттым. Әйберләренә тотынган саен, ишектән елмаеп килеп керер төсле. Аның турныда сүз чыкса, якыннан белмәгән кешеләр дә: “Теге, елмаеп йөри торган хатынмы ул?” - дип сорый иде...

Луиза Гобәйдуллина үлеменнән соң җинаять эше ачылды. Әлегә тикшерү эшләре бара.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading