16+

Казанда матәм көне: халык чәчәкләр һәм уенчыклар китерә, дога кыла

Кичә Казанда Ленин бакчасында һәм Бауман урамындагы сәгать янында Кемеровоның "Зимняя вишня" сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә һәлак булганнарны искә алу акциясе уздырылды.

Бүген дә биредә халык өзелми: чәчәкләр, уенчыклар китерәләр, шәмнәр куялар, дога кылалар.

28 март - Россиядә матәм көне дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, барлык күңел ачу тапшырулары һәм чаралары туктатылды.

«Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә килеп чыккан янгында 64 кешенең гомере өзелде.
Мәетләрне бүген – 28 мартта җирли башлыйлар.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading