16+

Казанда Волонтерлык үзәге ачылды

Быел Идел буе спорт һәм туризм академиясе бөтенроссия конкурсында җиңеп 2017 нче елгы Конфедерация Кубогы һәм Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты FIFA-2018 оештыру һәм уздыруда катнашу өчен волонтерларны җәлеп итү хокукына ия булган иде.

Казанда Волонтерлык үзәге ачылды

Быел Идел буе спорт һәм туризм академиясе бөтенроссия конкурсында җиңеп 2017 нче елгы Конфедерация Кубогы һәм Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты FIFA-2018 оештыру һәм уздыруда катнашу өчен волонтерларны җәлеп итү хокукына ия булган иде.

Бүген Россиянең 15 югары уку йорты базасында футбол буенча 2018 нче елгы Дөнья чемпионатының волонтерлык үзәкләре ачылды. Шул исәптән Казанда да бу чара тантаналы рәвештә үтте.

2017 нче елда Конфедерация кубогы чараларына 5 меңләп, 2018 нче елгы футбол чемпионатына 15 меңнән артык волонтер җәлеп ителәчәк. Волонтерлыкка кандидатлардан гаризалар кабул итүнең беренче этабы инде быел ук башланды. Яңа ачылган үзәк оештыру комитетына 1300, шәһәр һәм чемпионат өчен 1500 волонтер әзерләүне максат итеп куя. Шәһәр волонтерлары махсус куелачак City Volunteers мәгълүмат станцияләрендә чемпионат җанатарларына, Казан кунакларына мәгълүмати ярдәм күрсәтергә тиеш булачак.

Журналистларга бер әңгәмәсендә Россия спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко волонтерлар әзерләүдә: "Без, һичшиксез, Сочи һәм Казан тәҗрибәсен файдаланачакбыз", - дигән иде. Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та чараларның уңышы күбесенчә волонтерлардан тора икәнен искәртте. Бу өлкәдә Казанның чынлап та тәҗрибәсе җитәрлек.

Бөтендөнья җәйге Универсиада вакытында 20 меңнән артык егетләр, кызлар уңышлы эшләде, спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында 3,500 волонтер ярдәм күрсәтте. Актив яшьләр Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән, чит илләрдән дә җыелганнар иде. Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов:
- Чарага уңай бәяләмә биргәндә, беренче чиратта волонтерлар эшенә кагылышлы булуы сөендерә, волонтерлар футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан Казанда узачак бадминтон, дзюдо буенча һәм башка киңкүләм чараларда да тәҗрибә туплый алачак, - диде.

Башкалабызда киң күләмдә уздырыла торган чаралар шактый әле. Футбол уеннарыннан соң, 2019 нчы елда эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатын каршы аласыбыз бар. Аны оештыруда да волонтерлар үз өлешләрен кертәчәк.

Волонтерлыкка кандидат статусын алу өчен, махсус анкета тутырырга кирәк. Әлеге хакта тулырак FIFA.com һәм Welcome2018.com сайтларында танышып була.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading