16+

Казанның бозы да кунакчыл шул!

Яңа ел бәйрәмнәрендә Мәскәүдә кунакханәләр - 85, Санкт-петербургта - 80, ә Казанда 96 процентка тулган.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Мәскәүдә кунакханәләр - 85, Санкт-петербургта - 80, ә Казанда 96 процентка тулган.

Казанга кышкы каникулда 150 мең турист килгән һәм аларның һәркайсы уртача 8-10 мең сум акча тоткан.

- Кайчандыр туристлар бездә  бер яки көн ярым тора иде, хәзер инде өч  көннән артык кунак булалар. Казанда элек булган туристларның өчтән бере кабат килә. Бу туристлык өлкәсендә яхшы күрсәткеч санала, - дип чыгыш яасады “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының туристлыкны үстерү буенча комитеты директоры Дарья Санникова.

Казанга Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Россиянең күп шәһәрләреннән килгәннәр, исемлектә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Екатеринбург, Уфа, Самара, Чебоксары, Тольятти, Ижевск, Уренгой, Владивосток. Кыш һәм салкын дип тормаганнар Казанга Казахстаннан, Төрекмәнстаннан, Монголиядән, Франциядән һәм Америка Кушма Штатларыннан да килгәннәр, хәтта.
Дарья Санникова әйткәнчә, туристларның иң яраткан урыны - Казан Кремле белән “Ривьера” кунакханә-күңел ачу комплексы. Кремльдә - 159 мең, ә аквапаркта 24 мең кеше булган.
-Казанда тәүге мәртәбә оештырылган “КышДаКар” фестивале казанлыларның да, туристлар белән кунакларның да күңеленә хуш килде. Тугыз көн дәвамында фестивальдә 20 мең чамасы кеше булды. Фестиваль азык-төлек һәм сувенирлар ярминкәсе рәвешендә Петербург урамында оештырылды. Фермерлар продукция җитештерү серләре белән уртаклашты, “Исән саунд” музыкаль коллективы чыгыш ясады, төрле уеннар үткәрелде, - диде Дарья Санникова.

Музейларга килүчеләр кискен арткан. Яңа ел бәйрәмнәрендә, мәсәлән, “Татар бистәсе” музеен - 1200, “Чәк-чәк” музеен - 1400 һәм “Шәһәр манзарасы” (“Городская панорама”) музеен 1900 тамашачы караган.

“Казан” гаилә үзәге янындагы боз шәһәрчегенә 200 меңгә якын кеше килгән. Туристлар Кремль яр буендагы әкият шәһәрчеге, Бауман урамы, Кабан күле ярлары һәм Болак күперләре бизәлешләрен ошаткан.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин туристлык мәсьәләсендә үзенең фикерләре белән уртаклашты.

- Казан кунакханәләренең 96 проценка кадәр тулуы, җәмәгать туклануы предприятиеләренең һәм мәдәният учреждениеләренең эшчәнлеге артуы - бу яхшы гына түгел, ә бик яхшы күрсәткеч. Быел туристларга кунакханәләрдә һәм рестораннарда гына түгел, урамнарда да күңелле булсын өчен зур тырышлык куелды. Яңа ел каникулы шәһәрдә бәйрәм рухында һәм тыныч узды дип йомгак ясый алабыз, - диде Денис Калинкин.

Фото: kazanfitnes.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading