Студент елларында редакциядә практика үтеп йөргәндә Казанның бер колониясенә барырга туры килгән иде. Ул вакытта авыр җинаять кылучылар - кеше үтерүчеләр белән дә аралашырга туры килде. Мин нәрсә, үзем дә иренемдә сөт кипмәгән бала булганмын, күрәсең, ул җинаятьчеләр белән рәшәткә аркылы сөйләшкәч, аларның «почти гөнаһсыз» икәнлекләренә инана язып чыккан идем....
Балаларны - иттарткыч аша
Җанварлар дәверенә ерак калмаган булып чыкты. Элек 50-100 елга бер җинаятьче, Чикатилолар барлыкка килеп торса, без хәзер атна саен бер бала югалта башладык. Һәм ничек югалтабыз бит - кайсыдыр мәсхәрәләнеп җир куенына ята, икенче берсенең киләчәк тормышы ботарланып, чәлпәрәмә килә. Чаллының җанөшеткеч вакыйгасы - Василиса Галицына югалуы турында ишеткәч, әй шундый ышанасы килде инде исән булуына. Шантажга барсын иде, акча таләп итсен иде урлаучы, дип өметләндек. Шул орчык кадәр баланы ботарлап, мәсхәрә итәр дип кем уйласын! Ул 30 яшьлек хәшәрәтнең интернет челтәренә эленгән, яхта янында төшкән фотосын күргәч тә имәнеп киттек - әллә нинди юк кына урында да эшләмәгән бит бу бәндә, рәсми җирдә хезмәт куйган!..
Бөтен республика белән тетрәнгән вакыйгадан аңга да килә алмаган җирдән - менә кабат шул ук җанварлык. Алабуга кызы Республика клиника хастаханәсендә тормыш өчен көрәшә. Ярый исән калган, дидек, әмма ничек исән соң ул? Балаларын тормышка нормаль кеше итеп кайтарганчы, ата-ананың күпме йокысыз төне, күпме канлы күз яше түгелер?
Эшләмик, өйдә утырыйк
Ата-ана балаларын карарга, караучысыз калдырмаска тиеш икәнен бөтенебез дә белә. Әмма мөмкин эшме соң ул? Демографик хәлне яхшыртыйк, дип уйлап табылган программа юктан бар булмады ич инде. Бала тапмау һәр очракта акчасызлыкка гына да килеп терәлми - аның бит бөтен ягын да уйлыйсың. Ким дигәндә ике бала табыйм, дисәң дә, алдыңа башта мең төрле сорау килеп баса. Олысы мәктәпкә киткәч, бала алып кайтсаң - ничек өлгерермен дә кем ярдәм итәр, дисең. Мәктәп баласын бер вакытта, бакча баласын икенче сәгатьтә ала башлау өчен янда гына яшәүче, бик игелекле, эшләмәүче дәү әниләр кирәк. Ә әни кеше эшкә чыкса, булышыр кешесе булмаса, нишләргә тиеш? Эш сәгате бар, эш белән өй арасы бар, бөке мәсьәләсе бар. Йә эшеңне ташлап, өйдә утырасың, йә ярдәмче булдырып, эшләгән акчаңны аның белән дә бүлешәсең, йә бәбиләми торасың. Моның өстенә балаларның авырып алуларын, үзеңә кирәкле җиргә бару кебек вак-төякне дә исәпкә алсаң, бала табыгыз дип ымсындырган дүрт йөз мең сум тирәсе ана капиталы пүчтәк ул. Әти кешеләрнең эшләми генә бала белән шөгыльләнгәннәрен бик күргән юк - анысын күрергә дә язмасын.
Менә шуннан башлана инде ул өлкән балаларның ялгызы гына мәктәпкә бару-кайтулары. Берәү дә баласын сөймәүдән аны ялгызын гына урамга чыгарып җибәрми. Бер әнинең дә йөрәге таш түгел - ничарадан бичаралык кына ул. «Балаларына карата җаваплылыкны арттырсыннар», - дигән җитәкчеләргә дә шуны әйтәсе килә - һәркемнең дә няня тотарлык мөмкинлеге юк.
Аннан көпә-көндез үз илеңдә, үз шәһәреңдә, кешеләр арасында да иркенләп йөри алмаслык нинди ил соң бу? Һәр кешегә сак куясы гына калды бит инде, һәр балага бер полиция хезмәткәре беркетәсе.
Гуманлылык проблемасы
Педофиллар проблемасын психиологлар интернет-сайтларның әлеге тармакта ачык булуы, аларның караучылары көнләп түгел, сәгатьләп артуы белән аңлата. Гаҗәп кызык безнең ил - инде концерт программаларына, газетада язган кечтеки генә язма өчен дә яшь чикләвен күрсәтүләрен таләп итәбез, ә ул сайтларны яптыра да алмыйбыз, тыеп та булмый. Җанвар төркеменә кергәннәрнең шуларны карап, практикада кулланулары да күз алдында югыйсә.
Россиядә соңгы үлем җәзасы 1996 елда кулланылган булган икән. Шуннан бирле Конституция нигезендә аны кайтару турындагы маддәне үзгәртеп булмый. Моның өчен Конституцияне үзгәртү лязем. Әнә шул җәза булмау безнең илдә бернәрсәне тыймый да. Гарәп Әмирлекләрендәге кебек, бер тапкыр урлашсаң - бер кулыңны, икенче урлашканда, икенчесен киссәләр, кеше гомерен кыйган өчен үзләрен дә теге дөньяга озатачакларын белсәләр, хәзерге педофил-җанварлар да андый адымга бармас иде. Кайвакыт гуманлылыкның да яман ягы бар икән, дип уйлап куясың.
Чаллы-Алабуга кызчыкларының ата-анасы да шул фикердәдер дим. Бирсеннәр иде ул үтерүче, мыскыл итүчеләрне (Алабуга кызын җәберләүче әлегә табылмаган, аны табарга булышучы кешегә 500 мең сум акча каралган.) ата-ана хөкеменә. Менә ул гуманлы карар булыр иде.
Ә аларның табылып, рәшәткә артына утырулары кабатланган, тапталган мәзәккә килеп төртелә алайса: «Бодай урлаган өчен тотылган идем, хәзер шул бодайны тарттырып, тәмле ипи итеп пешереп ашаталар», - ди икән бер тоткын. Ул җанварларны озак ашатмаслар ашатуын - теге вакытта рәшәткә артында утыручылар үзләре үк педофиллар өчен аерым «шартлар» тудырылганы турында сер итеп кенә әйткән иде...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар