16+

ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ КӨНЕ БЕЛӘН!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.

ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ КӨНЕ БЕЛӘН!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.

"Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.
Россиянең истәлекле даталары арасында бу көн әһәмиятле урын алып тора. Бабаларыбыз халык ополчениесе төзеп, дошманны тез чүктергәнгә, Ватаныбыз башкаласын азат иткәнгә дүрт гасырдан артык вакыт  узды. Шул рәвешчә, ул чорда дәүләтебез тарихындагы иң хәвефле кризисларның берсен җиңеп чыгуга этәргеч бирелде.
Күптән булган бу вакыйгаларның төп сабагы күпмилләтле Россиянең көче, кешеләр иминлегенең нигезе нәкъ менә халыклар бердәмлегендә икәнлегенә төшенү булды.
Шул еллардагы кебек үк, Татарстан бүген дә – Россия Федерациясенең таянычы. Илебез үсешендә аның саллы өлеше бар.
Без, республикабыз һәм уртак Ватаныбыз мәнфәгатьләрендә намуслы хезмәт куюлары өчен, барлык халыклар, конфессияләр, шулай ук төрле буын вәкилләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Кадерле дуслар, Халыклар бердәмлеге көнендә сезгә тынычлык, татулык һәм иминлек телим.
Бәйрәм котлы булсын!" диелә ТР Президенты котлавында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading