16+

Килешү төзергә ашыкмаска, документларны бик җентекләп әзерләргә һәм өйрәнергә кирәк

Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алулар, аукционнар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр электрон сәүдә мәйданчыкларында башкарыла. Бу гамәлләр 44нче һәм 223нче федераль законнарга катгый нигезләнелгән булырга тиеш.

Килешү төзергә ашыкмаска, документларны бик җентекләп әзерләргә һәм өйрәнергә кирәк

Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алулар, аукционнар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр электрон сәүдә мәйданчыкларында башкарыла. Бу гамәлләр 44нче һәм 223нче федераль законнарга катгый нигезләнелгән булырга тиеш.

- Килешү турындагы 44нче федераль законны бозганнары өчен узган ел 815 җитәкчегә 8,8 миллион сум штраф салынды, шуның 7,8 миллион сумы инде түләттерелде, - диде Россиянең монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов "Татмедиа" агентлыгында узган матбугат конференциясендә. - Килешүдә күрсәтелгән сроклар бозыла, йөкләмә алган як товарны вакытында бирми, заказчы түләү ысулын тәгаен күрсәтми, монополист предприятие заказны кире кага, кире кагуның сәбәбе аңлатылмый. Шул рәвешле, 399 шикаять керде, аларның 74,8 проценты расланды. Килешү турындагы 44нче федераль закон таләпләрен бозсаң, 5-30 мең сум штраф.

Товар сатып алулар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр турындагы 223нче федераль закон таләпләрен санламаган өчен дә 219 административ чара күрелгән. Лаеш районында узган ел шәхси торак төзелеше өчен җир кишәрлекләре сатуда "квадрат метрлар" белән шаярганнар. Республиканың кайбер эре предприятиеләре һәм федераль карамактагы заводлар, монополистлар буларак, "канатларын" чиктән тыш киңрәк җәеп җибәргәннәр. Игорь Павлов бу җәһаттән "Генерирующая компания", "Сетевая компания", Казан вертолет заводы, Казан казна дары заводы, Серго исемендәге заводны мисал итеп китерде.

Инвалидлар җәмгыятьләре законлы нигездә ташлама-өстенлекләрдән файдаланырга тиеш. Ләкин, эшләр бүлешкәндә яки заказлар урнаштырганда инвалидлар җәмгыятьләре "онытылып" калгалый икән. Заказ юк икән, акча юк, дигән сүз.

Игорь Павлов чит илләрдән кертү вакытлыча чикләнгән товарларга кагылышлы сатып алу килешүләре төземәскә, документларны бик җентекләп әзерләргә чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading