16+

Кәләшләр картаймый

«Кәләшләр вальсы-2013» республика туй проектында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

Кәләшләр картаймый

«Кәләшләр вальсы-2013» республика туй проектында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

«Кәләшләр вальсы» фестивале һәр елны Казан мэриясе, Казан шәһәре ЗАГСы, ТР Министрлар Кабинеты ярдәмендә оештырыла. Бу ел проект өчен аеруча истәлекле булачак, чөнки ул - юбилей елы, фестивальгә биш яшь тула.
Проектта, кайчан кияүгә чыгуларына карамастан, теләге булган һәр кеше катнаша ала. Анда катнашу өчен www.valsnevest.ru сайтына кереп, анкета тутырырга һәм агымдагы елның 8 сентябрендә узачак кастингта катнашырга кирәк. Кастинг нәтиҗәләре буенча проектның илле финалисты ачыклана. Алар исә бер ай дәвамында «Кәләшләр вальсы»ның 6 октябрьдә булачак финал көненә әзерләнәчәк.
Традиция буенча проектта катнашучы кәләшләр һәр хатын-кыз өчен кызыклы һәм файдалы булган белемнәр туплар, төрле чараларга йөрер дип көтелә. «Кәләшләр вальсы» ул - хореография, режиссура, стиль, дефиле, фото һәм видео төшерү профессионаллары белән эшләү дә. Моннан кала ул - финал көненең онытылмаслык мизгелләре, тормыш иптәшләренең гашыйк күзләре һәм янәшәдәгеләрнең соклануы, дип хәбәр итә аны оештыручы Диана Хәйруллина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading