16+

«Кол Шәриф» мәчете өчен тавыш бир!

«Кол Шәриф» мәчете «Россия 10» проектында җиңүчеләр исемлегенә керергә мөмкин. 25 марттан 29 сентябрьгә кадәр ил халкы уникаль географик, тарихи һәм архитектура объектларын сайлауда кат­наша ала.

«Кол Шәриф» мәчете өчен тавыш бир!

«Кол Шәриф» мәчете «Россия 10» проектында җиңүчеләр исемлегенә керергә мөмкин. 25 марттан 29 сентябрьгә кадәр ил халкы уникаль географик, тарихи һәм архитектура объектларын сайлауда кат­наша ала.

Рус география җәмгыяте һәм «Россия» телеканалы башлап җибәргән проектның төп максаты - Россияне гаять бай мәдәни һәм табигый мираслы уникаль ил буларак таныту. Проект авторлары, шул рәвешле илебезнең үзенчәлекле һәм күпкырлы булуын күрсәтеп, эчке һәм халыкара туристлыкны тагын да җәелдерергә уйлыйлар.
Проект-бәйге кысаларында халыкның интернет һәм смс тавыш бирүе нәтиҗәсендә, Россиянең 10 визуаль символы сайланып алыначак. Конкурс барышында тупланган мәгълүмат «Россия» ландшафт паркын төзүгә нигез булып торачак. Ул Мәскәү өлкәсенең Домодедово шә­һәре тирәсендә урнашыр дип планлаштырыла.
Парк төзүгә 1000 гектар җир бүлеп бирелгән инде. Бу мәйданда илебезнең йөзе булган барлык архитектура һәйкәлләре миниатюралары урын алачак.
Бәйгедә катнашу өчен, Россия төбәкләрендә үткә­релгән алдан тавыш бирү нәтиҗәсендә, 700дән артык объект сайлап алынган. Беренче этапта барлыгы 80 объект - һәр федераль округтан 10ар архитектура, табигать һәйкәле билгеләнә. Икенче турдан соң дәгъ­вачылар саны 30га гына калачак. Соңгы турда 10 җиңүчене билгеләячәкбез.
Татарстанлылар «Россия 10» сайтында «Кол Шәриф» мәчете, Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Болгар шә­һәре, Татарстан Милли музее, Казанның Меңъеллык мәйданы, Алабуга музей-тыюлыгы, Свияжскиның Успенский монастыре, Раифа монастыре һәм Благовещение соборы өчен тавыш бирә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading