Шәһри Казан

Кура чыбыгы белән генә булмый: замана балаларын ничек тәрбияләргә?

Шактый четерекле мәсьәләгә әйләнде әле бу тәрбия дигәннәре. Мәктәп укытучылары эшне әти-әниләргә аударып калдырырга теләсә, гаиләдәгеләрнең бар өмете – мәгариф оешмаларында.

Вазгыять шундый

Ошбу мәсьәләдә кем хаклы, кем хаксыз икәнен дә белмәссең. Тәрбия йомгагын сүтеп карыйк, бәлки дөрес­лекнең бер очы табылыр?!
Гап-гади математик мәсьәләне чишүдән башлыйк әле. Теләсә кайсы бала тәүлекнең яртысын диярлек балалар бакчасында яки мәктәптә үткәрә, өйдә вакытның 8-9 сәгатен йоклап уздыра. Өйдәге 3-4 сәгатендә ул ашарга да, уйнарга да, ял да итәргә, юынып йокларга ятарга да тиеш. Әти-әни белән аралашырга мәктәп укучысының ярты сәгать тә вакыты калмый. Бу әти-әни эшләгән, балалар укырга яки бакчага йөргән гадәти гаиләләрдә шулай. Хәзер бит гаилә тәрбиясе дигән әйбер бөтенләй юкка чыгып бара. Яшь гаиләләр әби-бабай белән яшәргә бик теләми, шуңа балалар да өйдә читтә тәрбия­ләнә. Бүгенге вазгыять шундыйрак.

Чыбык тәме

«Бу ярый», «бу ярамый» дигәнне белмәгән тулы бер буын үсеп килә. Шәһәрдә генә түгел, авылларда да шулай. Бердән, югарыда әйтелгәнчә, өлкәнрәкләр янәшәдә түгел. Күз-колак булырдай «йорт ачкычлары» балалар үскән оялардан читләштерелгән. Икенчедән, тууга ук кулларына төрле гаджетларны тоткан, шуларны карамыйча ашарга да утырмаган үзсүзле, кире «балалар партиясе» барлыкка килде. Алардан телефонны алсаң, синнән дә начар кеше булмаячак. «Мондый очракларда телефонны сәгатьләп бирергә һәм билгеле бер вакытын билгеләп куярга онытмагыз», – дип киңәш итә психолог Тәнзилә Сәлимҗанова. Кайбер әти-әниләр кебек бала тик утырсын, әллә кая чыгып йөрмәсен, аптыратмасын өчен телефонны уйнарга бирү, гомумән, дөрес түгел икән.

Әби-бабайлар дигәннән, безгә андый бәхет эләкте әле. Дүрт бала үстек. Сүз тыңламаганбыздыр инде: әби бакчадагы кура чыбыгын алып кереп куя иде. Арт шәрифләреңә бер генә төшсә дә, башка кирәкмәгән эшне эшләмисең инде. Хәзер уйлап куям: кура чыбыгы – зур тәрбия чарасы булган икән бит ул. Без дә үз чиратыбызда әбинең кураларын күпме кирәк идән ярыгыннан  төшереп җибәрә идек. Мәктәпкә укырга илткәндә, әби укытучыларга: «Ите сезгә, сөяге безгә», – дип әйтеп тапшыра иде безне. Димәк, балалар тырышып укырга, укытучылар яхшылап укытырга, әбиләр исә бар яктан яхшы укыган, тәртипле булган өчен безне өйдә сөяргә тиеш булган инде. Мәктәп тәрбиясенә өйдәгеләр кысылмаган. Дәрестән соң балалар урамда кагылып-сугылып йөрмәгән, әби-бабай янәшәсендә эшләп үскән.

Хезмәт тәрбиясе иң сыналган алымнарның берсе булып кала, аны башка берни белән дә алыштырып булмый. Тик моны аңлаучылар гына азая бара бүген. Хәзер исә балаларны кура чыбыклары белән куркытып кына да тәрбияләп булмый. Шул ук вакытта өйдә эшләтү дә кыен. Балалар дәрес-имтиханнар күплегеннән, аларны әзерли алмау гаҗизлегеннән өйдәгеләрнең дә башларын катыра. Дөресен генә әйткәндә, бүген ата-ана үзе дә 5нче сыйныфтан соң, өйдә балаларга укытыр-булышыр дәрәҗәдә түгел. Мәктәп дәреслекләрендәге катлаулы күнегүләрне күпчелек әти-әни үзләре дә аңламый, чишә алмый. Шуңа да баласының авыр дәресләрен күреп, ул өйдә эш тә кушарга курка. Бу исә баланың тормышта шулкадәр яраксыз үсүенә китерә. Ул өй җыештыру, тузан сөртү, кадак кагу кебек элементар әйберләрне дә белми кала. Тормыш, гаилә өчен эш сөймәгән балаларның үсеп җитешүе шуннан башланмыймы икән? Ялкау, эш рәте белмәгән егетләрне – кияү, кызларны килен дә итәсе килми. Яшь гаиләләрнең аерылышуына төп сәбәп тә шуңа кайтып кала. Килен өйдә туктаусыз телефон сыпырып утыра, ат булып эшләп өйрәнгән каенана моны кабул итми.

Гомумән, тормышта бар нәрсә дә бер-берсенә бәйләнгән, вакытның бик тиз узганын сизми дә калабыз. Ә тәрбия мәсьәләсендә һәрбер минутны күздән югалтмау мөһим. Балалар белән ешрак сөйләшү, уртак тел табу, өйдә эшләтеп үстерү тәрбиянең башыдыр ул. Әти-әнигә моның өчен үзенә дә күп белергә кирәк. Вакытны кулдан ычкындырмаска иде!..

Тәрбия мәктәп җилкәсендәме?

Быел укытучыларның республика киңәшмәсендә төп тема булып тәрбия мәсьәләсе күтәрелде. Укыту процессына тәрбиянең дә йогынтысы булуына басым ясадылар. Бу уңайдан мәктәп системасында эшләүчеләрнең фикерләре дә кызыклы. Казан шәһәре Совет районында урнашкан 149нчы лицей директоры Фирдәвес Вафинаның фикере кызыклы.

Реклама

– Иң беренче чиратта әти-әнинең җаваплылыгын дәүләт тарафыннан күтәрергә кирәк. Шушындый юнәлештә бөтен нәрсәне мәктәп җилкәсенә генә калдырабыз икән, берничә елдан күңелсез ситуация барлыкка киләчәк.

Тәрбия – мәктәп директорлары һәм укытучыларның иң зур борчыган проблемасы. Элек-электән, бала дөньяга килү белән, тәрбияне гаилә биргән. Бүген ул әйбер, кызганычка, мәктәп җилкәсенә генә төшеп бара. Бу – беренчесе. Икенчедән, дөрестән дә, бүген тәрбия процессы бик зур игътибар сорый. Моның өчен мәктәп­ләрнең үзләрендә өстәмә белем дәресләрен алып барыр өчен эш урыннарын арттырырга кирәк. Сыйныфтан тыш эшчәнлек ФГОСТ белән кертелгән, – ди ул.

Директорлар әйтүенчә, мәктәп­ләрдә элеккеге түгәрәкләргә бирелгән сәгатьләр генә аз. Сыйныфтан тыш эшчәнлек бөтенләй башка юнәлеш булып тора. Сүз дә юк, күпчелек мәктәпләрдә укытучылар, мөмкинлекләреннән чыгып, балалар белән шөгыльләнә, төрле чаралар үткәрелә. Күпчелек педагоглар бу хезмәтнең түләнергә тиешлеген белдерә. «Дәүләт тарафыннан бу әйбергә бик нык игътибар кирәк. Аерым төбәкләрдә сыйныфтан тыш эшчәнлек өчен түләү каралган. Аннан соң мөмкин кадәр вакытыбызны төп эшебезгә – балалар белән эшкә юнәлтер өчен, безне төрле кирәкмәгән эшләрдән азат итәргә кирәк», – ди Фирдәвес Вафина.

Тәрбия мәсьәләсе сыйныф җитәкчеләренә кайтып кала. Тулы бер сыйныф белән идарә иткәнгә аңа 1 мең сум акча түләнә. Укытучылар әйтүенчә, моңа балаларның тәрбиясе белән генә шөгыльләнү түгел, ә һәр балага күпме документ тутыру, социаль паспортын әзерләү кебек төрле кәгазь эшләре дә керә. Гомумән, сыйныф җитәкчеләренең эшчәнлеген кабат өйрәнеп, проблемаларны ачыкларга кирәк. «Әлбәттә, соңгы елларда дәүләт тарафыннан мәктәп­ләрнең материаль-техник базасын күтәрү, җиһазлау буенча бик зур эш алып барылды. Тәрбия юнәлешендә дә зур үзгәрешләр булса, укытучыларның фикерләре исәпкә алынса, тәртип булачак. Мәктәп ул – һәрбер микрорайонда бер тәрбия-мәдә­ният үзәге булып тора. Шуңа күрә мәктәпләргә күбрәк игътибар булсын иде. Бала мәктәп бусагасын атлап кергәннән соң бездә тәрбия процессы башлана, сыйныф җитәкчесе генә түгел, укытучымы, директормы, урынбасарымы – барыбыз да эшләргә тиеш», – ди мөгаллим буларак 45нче уку елын башлаган Фирдәвес Вафина.

Нәрсә үзгәртергә кирәк?

Яңа уку елында булачак үзгәреш­ләрне укучы балалар гына түгел, мәктәпләр үзләре дә көтеп ала. Заманасына күрә тәрбия чыбыгын да үзгәртергә кирәктер, мөгаен. Бу уңайдан Казанның 180нче мәктәп директоры Илдар Сәяхов эшчәнлеге үзенчәлекле тоелды безгә. Мәктәп полингваль урта белем бирү йорты буларак икенче елын гына эшли. Аларның яңача эш алымнары куллана башлаулары бәлки киләчәктә тәрбия мәсьәләсенә дә йогынты ясамый калмас.

– Тәрбиягә игътибар бирү өчен нәрсәдә булса эшли башларга кирәк. Без мәктәптә балаларны төштән соң да мавыктыргыч эшләр белән шөгыльләндерергә уйлыйбыз. «Тулы көн мәктәбе» кебек лицей сыйныфлары ачабыз. Шулар үрнәгендә эшләячәкбез. Балалар ярымпансионатта яшәгән кебек укыячак. Быелдан башлап шундый үзгәрешләр кертәбез. Бала сигездә укырга килә һәм мәктәптә 6га хәтле тора. Анда бөтен төр түгәрәкләр эшләячәк. Бала кая керәсе килә, шунда керә. Ләкин керә. Түләүлесе дә, бушка булган өлеше дә бар. Һәрбер сыйныфны шулай калдырачакбыз, – дип сөйли Илдар Сәяхов. – Бу башлангыч сыйныфлардагы озайтылган көн төркемен хәтерләтә. 5нче сыйныфтан соң озайтылган көн төркемнәре бетә иде, монда калдырачакбыз. Сыйныф җитәкчесе янына тагын бер педагог-тьютор беркетәбез. Эшкә алабыз. Ул дәресләрдән соң балалар белән эшли. Балалар белән өй эшләрен карыйлар, бөтен мәктәп эшләрен алар эшләп кайтып китә. Сәгать алтыдан соң өенә кайтып чәй эчә, ял гына итә.

– Мондый тәҗрибә республикада бармы?
– Мондый эш алымы интернатсыз мәктәпләрдә бардырмы-юктырмы, белмим. Моңарчы мин үзем интернатлы мәктәптә эшләгәч, мондый система белән таныш. Гади мәктәп­ләрдә дә балаларны гел кызыксындырып тотарга, мәктәптән чыгармас­ка кирәк. Бу эш тәрбияне күтәрер өчен мөһим. Алайса һаман статистика җыйганда гына искә төшерәбез. Проблемалар күп, балалар арасында да төрлесе бар. Ярар, тәртип бозган балага полициядә беркетмә төзиләр. Ләкин ул беркетмә генә тәрбияләми бит. Дөрес, кисәтә, ата-ананы уйландыра. Алар уйлана да авырткан башы белән, нәрсә эшлим икән дип, чыгып китә. Кайдадыр чишелеш булырга тиеш. Көне буе әти-әни буш түгел. Бала белән кем шөгыльләнә? Дәресләрдән соң бала кая бара? Урамга чыгып китә! Бишенче сыйныфта ук бу эшне башларга кирәк. Бигрәк тә дүртенче сыйныфтан соң, укучылар иреккә чыга. Мәктәптә кызыксынуы бер кимегәч, соңрак баланы кире кайтару авыр булачак.


Менә шундый фикерләр. Ә сез мәктәпләрдә тәрбия эш­ләре буенча нинди үзенчәлекле чаралар үткәрәсез? Әйдәгез, тәҗрибә уртаклашыйк. Сездән фикерләр һәм хатлар көтеп калабыз. Иң яхшы тәкъдимнәр безнең тарафтан бәяләнәчәк.

Анна Арахамия фотосы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: