16+

Кыш кышлыгын итә

Ун-унбиш ел элек кенә дә берәр метрлы кар көртләре гадәти күренеш иде. Соңгы биш-алты елда карсыз, 3-5 градуслы декабрьләргә ияләшеп беттек. Хәзер кечерәк кенә кар өеме күрсәк тә, Африка халкы шикелле, гаҗәпләнәбез.

Кыш кышлыгын итә

Ун-унбиш ел элек кенә дә берәр метрлы кар көртләре гадәти күренеш иде. Соңгы биш-алты елда карсыз, 3-5 градуслы декабрьләргә ияләшеп беттек. Хәзер кечерәк кенә кар өеме күрсәк тә, Африка халкы шикелле, гаҗәпләнәбез.

2016 ел Казанга чып‑чын кышны алып килде. Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, башкалада 1‑12 гыйнварларда 27 мм явым‑төшем күзәтелгән. Бу - норманың 80 проценты, уртача норма - 33 мм. Кыш башыннан шәһәрдән 165 мең тонна кар чыгарылган. Казанда 12 гыйнвардагы буран юлларга шактый гына кар түшәп китте. Мэр Илсур Метшин 13 гыйнвар төнендә шәһәрдә кар җыештыруның барышына кагылышлы киңәшмәне турыдан-туры Альберт Камалиев проспектында үткәрде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев аңлатканча, юл хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшли, әмма хәлләр «авария» дәрәҗәсендә үк түгел. Кар җыештыруда 570 махсуслаштырылган техника кулланыла, кирәк очракта аларның санын бер меңгә җиткерү мөмкинлеге бар.
Җыелган кар Казанның Порт, Несмелов, Воровский, Васильченко, Тула урамнарындагы һәм Җиңү проспектындагы эретү камераларына, шулай ук унбиш урындагы вакытлы мәйданчыкларга илтелә. Җиңү проспектындагы камера - иң куәтлесе, ул тәүлегенә 4,5 мең тонна кар эретергә сәләтле. Барлык камералар тәүлегенә 7200 тонна карны суга әйләндерә.
- Хәрәкәттә беркадәр кыенлык бар, ләкин туктап калу юк. Автомобиль хуҗаларының теләкләрен ишетәбез. Күпләр: «Кайда техника?» - дип сорый. Транспорт хәрәкәтенә киртә тудырмас өчен, техника төнлә эшли, - диде Илсур Метшин Җиңү проспектындагы эретү камерасы эшчәнлеген караганда.

- Кышка әзерлек күрелде, - дип дәвам итте фикерен мэр Илсур Метшин, - соңгы елларда Татарстан Президенты ярдәмендә кар җыештыру техникасы паркы яңартылды, кар эретү камералары төзелде, эшчеләрнең хезмәт хаклары күтәрелде. Техника белән тәэмин ителеш карны вакытында җыештыру мөмкинлеге бирә. Шулай да без кар күп яуган очракларга һәм «Буран» оператив планына да сугышчан әзерлектә торырга тиеш.

Җәмәгать һәм шәхси транспорт хәрәкәте көчле булган 1нче категориядәге юллар һәм тротуарлар беренче чираттагы игътибарда. Аларда кар 6 сантиметрга кадәр яуса, ике тәүлек эчендә, ә 10 сантиметрга кадәр яуса, дүрт тәүлек эчендә җыештырылырга тиеш.
Икенчел әһәмияттәге урамнарда һәм квартал эче юлларында (2 нче категория юллар һәм тротуарлар) кар 6 сантиметрга кадәр яуган очракта - дүрт тәүлектә, ә 10 сантиметрга кадәр булганда җиде тәүлектә җыештырылырга тиеш. Мэр Илсур Метшин әлеге нормативларны катгый үтәргә чакырды.

Казанда 14 гыйнварда шә­һәр үзәгендәге урамнар юллары кардан чистартылган иде. Северный бистәсендә дә тәртип. Декабристлар, Беломорская, Ленинград урамнары юллары читләренә эттерелгән кар төнге сменаны көтәдер, мөгаен. Мәскәү базары тирәләре кар «боткасына» әверелгән. «Северный бистәсе урамнары юлларын көн саен кардан арындырып китәләр», - ди Раилә Мотыйгуллина. Северный бистәсендә яшәүчеләр тоз‑ком катнашмалы карның Үзәк-Мариуполь урамы очындагы болынлыкка туплануына борчылалар. «Анда элек кечерәк кенә күл иде. Язгы якта тозлы пычрак сулар Казансуга агып, табигатькә зыян сала бит», - ди Фәнис әфәнде.
Северный бистәсендә һәр капка төбендә тирләп-пешеп кар көриләр. Кибетче ханым да изүләрен чишеп җибәргән: «Кыш үзе бер рәхәт, кары да булмаса, нинди кыш инде ул?!» - ди. Шәһәр эчендәге ишегалларына шулай көрәк тотып чыкмыйбыз шул. Ишегалды җыештыручы Грегорий исә: «Бөтен җирдә машина, көрәк селтәрлек җай юк», - дип зарлана.

Кар җыештырылмый икән, «Ачык Казан» тәүлек буе эш­ләүче диспетчерлык үзәгенә 236-41-23 телефоны аша хәбәр бирергә була.

Гөлфия Хөсәенова, Арча, Наласа:
- Котырып та күрсәтте инде кар бураны. Иртән иртүк бөтен кеше кар көрәргә чыкты. Без торышка трактор юлларны чистартып та киткән иде. Ул яктан бездә тел-теш тидерерлек түгел, юлларны вакытында чистартып торалар. Кар көрәү үземә эләкми. Улым, киленем, оныгым тырыша. Кар авылга бик кирәк, кар яуса, җиргә муллык ява.

Салих Әхмәдуллин, Буа, Ташкичү:
- Кар көрәп кенә кердем әле. Урамда шулкадәр матур, бөтен җир ап-ак. Сөенә-сөенә чистарттым ишегалдын. Кыш ул менә шулай булырга, кары да яварга, бураны да булып торырга тиеш. Аллага шөкер, хәвеф-хәтәрләр булмады, барысы да тыныч, тәртиптә. Авыл юлларын ике трактор чистартып йөри, урамнар чистарып, иркенәеп калды.

Зөлфия Зиннәтуллина, Мамадыш, Югары Кыерлы:
- Көне буе кар көрәдем, мондый эшкә тансыклаганмын. Эш булгач, рәхәт икән, дим. Юлларыбыз да чиста, авыл җирлеге ул яктан бик яхшы эшли. Социаль хезмәткәрләр өлкән кешеләрнең капка төпләрен чистартып китәләр. Авылда карга күмелеп калган йорт юк. Бөтен кеше кар көри.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading