16+

Кышкы чорда боз аша тиешсез урында чыксаң – 400 меңгә кадәр штраф?!

Рөхсәт ителмәгән урында автотранспортта бозга чыккан гражданнарга 3 мең сумнан алып 4,5 меңгә кадәр административ штраф каралган, вазифаи затларга - 8 мең сумнан 12 меңгә кадәр, юридик затларга - 200 мең сумнан 400 меңгә кадәр.

Боз аша кичүләрне, традицион рәвештә, республиканың Югары Ослан, Яшел Үзән, Спас, Мамадыш һәм Алабуга районнарында ачу ниятләнә. Кичүләр Югары Ослан районында Аракчино - Югары Ослан, Яшел Үзән районында Яшел Үзән - Карамалы Тау, Мамадыш районында Соколка - Новозакамский, Алабуга районында Покровское - Красный ключ, Спас районында Болгар - Сөйке маршрутлары буенча гамәлдә булачак.

Татарстанның кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сүзләренчә, автотранспортта бозга чыгу махсус җиһазландырылган кичүләрдә генә рөхсәт ителә. Бу кагыйдәне инкарь итү фаҗигаләргә китерергә мөмкин, дип кат-кат кисәтте ул. Әйтик, былтыр март аенда Ык елгасының Минзәлә районы Мәлкән торак пункты янындагы турысында, 5 пассажиры булган УАЗ автомобиле боз астына китү нәтиҗәсендә, 3 кеше, шул исәптән 1 бала, һәлак була, бу хәлнең шаһитлары 2 кешенең гомерен коткарып кала ала.

Фото: rus-img2.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading