Быел Татарстанда газета-журналларга язылучыларның саны узган елгы дәрәҗәдә калган. Аларның гомуми язылу тиражы 1 миллион да 300 мең данәне тәшкил итә.
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең 2015 елдагы эшенә нәтиҗәләр ясау һәм 2016 елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышында агентлык җитәкчесе Айрат Зарипов шулай дип белдерде.
- Әмма икътисади кризис, реклама бюджетлары кыскартылу, полиграфия хезмәтләре кыйммәтләнү һәм башка сәбәпләр аркасында кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары ябылды. Шул ук вакытта яңа интернет-басмалар барлыкка килде. 2015 елда 230 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлде, бу, 2014 елга караганда, 18,5 процентка күбрәк, - диде Айрат Зарипов.
Аның сүзләренчә, Татарстанда телевидение иң популяр мәгълүмат чыганагы булып кала бирә. Сораштырулардан күренгәнчә, респондентларның 70 проценты телевизорны көн дә карый.
- Интернет-газеталарның да укучылары күбәйде. Басма газета-журналларның да сайтлары уңышлы эшләп килә, алар социаль челтәрләрдә үзләренең төркемнәрен булдырды. Былтыр "Татмедиа"га караган барлык басмаларның социаль челтәрләрдәге төркемнәренә язылучыларның саны 326 мең кешене тәшкил иткән, - дип сөйләде агентлык җитәкчесе.
Үзебезне хөрмәт итсәк, безне дә хөрмәт итәчәкләр
Коллегия утырышында катнашкан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова билгеләп узганча, медиа тармакта бик зур үзгәрешләр бара, массакүләм мәгълүмат чараларының тезник базасы яңартыла, әмма шул ук вакытта журналистның социаль авторитеты һәм аңа ышанычны арттыру кебек мәсьәләләр актуаль кала бирә.
- Төрле социологик тикшеренүләрдән күренгәнчә, соңгы ун елда журналистларның абруе арту күзәтелә. Үзебезне хөрмәт итсәк, безне дә хөрмәт итәчәкләр. Журналистларга, алар сөйләгәннәргә ышаныч булмаса, физик, матди яктан тырышлыгыбыз юкка чыккан дигән сүз. Без үз өстебездә эшләргә, профессиональ яктан үсәргә тиеш. Массакүләм мәгълүмат чараларына ышанычны күтәрү шулай ук дәүләт югарылыгындагы бурыч, - диде ул.
Римма Ратникова ел дәвамында узган конкурс-акцияләр турында да искә алып, "Легендар брендлар" конкурсының зур уңыш белән узуын әйтеп үтте.
- Мондый акцияләр һәр районда кирәк, һәр массакүләм мәгълүмат чарасы үз тарихын өйрәнүне дәвам итәргә тиеш, - дип ассызыклады Татарстанның журналистлар берлеге рәисе.
Журналистика факультеты Югары журналистика мәктәбе дип үзгәртелә
Утырышта сүз кадрлар әзерләү турында да барды. Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институы директоры Михаил Щелкунов журналистика бүлегенең Казан (Идел буе) федераль университеты базасында Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе дип үзгәртеләчәген хәбәр итте. Бүгенге көндә массакүләм коммуникацияләр бүлегендә 780 студент белем ала, аларның 500е журналистика бүлегендә, тагын 300е реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә юнәлешләре буенча укый.
- Югары журналистика мәктәбе ярдәмендә без республика журналистикасының имиджын көчәйтер дип уйлыйбыз, - диде Михаил Щелкунов.
"Татар әдәбияты үзәге" прорталы булдырылачак
"Татарстан китап нәшрияты" директоры Илдар Сәгъдәтшин сүзләренчә, нәшриятта елына уртача 200ләп исемдә китап нәшер ителә. 2015 елда гомуми тиражы 400 меңнән артык булган 194 китап басылып чыккан.
- Нәшрият эшчәнлегендә уңай үзгәрешләр бар. Узган ел китап сатудан кергән табыш 5 процентка артты. Саф табышның үсеш тизлеге - 10 процент. Нәшрият складында сатылмый яткан китапларның саны 56 процентка кимеде. Республика районнарында китап күргәзмәләре, китап сәүдәсе оештырдык, авторлар белән очрашулар үтте. «Әдәби ишегаллары» кебек акцияләрдә актив катнаштык. Интернет-сайтыбыз һәм cоциаль челтәрләрдәге төркемнәребезне булдыргач, аларда яңа чыккан китаплар турында мәгълүматлар биргәч, сайтта сатылган китаплар саны 10 тапкыр, ә керем якынча 8 тапкырга артты, - диде директор.
Китап нәшрияты, татар әдәбиятын популярлаштыру максатыннан, бердәм аралашу мәйданы формасындагы махсус мәгълүмати платформа эшләргә ниятли. Ул үз эченә түләүсез онлайн-китапханәне дә алачак.
Журналистлар алдына яңа бурычлар куелды
- Узган елны массакүләм мәгълүмат чаралары Җиңүнең 70 еллыгын, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын, Татарстан Президентын сайлауны, Парклар һәм скерлар елын нәтиҗәле яктыртып килде, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров колегия утырышында, шул ук вакытта ул агентлык алдына яңа бурычлар да билгеләде.
Аның сүзләренчә, Бөек Җиңүнең җәмгыять өчен әһәмиятен-кыйммәтен истән чыгарырга кирәкми. Юбилей елы узса да, аны һәрдаим яктыртырга кирәк. 2016 ел Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Парк һәм скверларны төзекләндерү эшләре дә дәвам итәчәк. Шулар турында да халык мәгълүмат җиткерергә кирәк.
- Нефть бәяләре төшү белән бәйле рәвештә икътисадта кризис күзәтелә. Шуңа карамастан республикада алып барылган социаль программалар турында гел искә төшереп тору зарур. Тагын бер мөһим вакыйга көтелә - быел Россия Дәүләт Думасына сайлаулар булачак. Быел Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулачак. 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты һәм 2019 елда «WorldSkills Competition» көтелә. 2020 елда ТАССРның оешуның 100 елыгын бәйрәм итәчәкбез. Шушы темаларны хәзердән үк яктырта башлагыз. ИГИЛ кебек тыелган дини агымга каршы актив көрәшергә кирәк, - диде Әсгать Сәфәров. Соңыннан ул медитармак вәкилләренә уңышлар теләде һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тәбрикләнүчеләр арасында хезмәттәшебез - баш мөхәррир урынбасары Расиха Исмәгыйлова да бар иде, аңа "Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре" исеме бирелде.
Фото: tatar-inform.ru
Комментарийлар