16+

Майда тусаң, бүләккә – урындык

Казанда бүген «Яшь гомерне саклыйк!» («Защитим новую жизнь!») профилактика акциясе оештырыла.

Майда тусаң, бүләккә – урындык

Казанда бүген «Яшь гомерне саклыйк!» («Защитим новую жизнь!») профилактика акциясе оештырыла.

Матур гадәт буенча ел саен үткәрелүче әлеге чараның максаты - яшь ата-аналарда үз нарасыйларының гомеренә һәм сәламәтлегенә җаваплылык хисе тәрбияләү. Шәһәр эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре 3 нче бала тудыру йортында май аеның соңгы көннәрендә дөньяга аваз салган сабыйларның әти-әниләренә автомобильдә бала йөртү өчен махсуслаштырылган җайланмалар бүләк итәчәкләр.
Казанда махсуслаштырылган автоҗайланмалар тарату акциясе тәүге мәртәбә 2009 елда 1 нче бала тудыру йортында үткәрелгән, казанлыларда бик зур яңгыраш тапкан. Яшь аналарның үтенечен исәпкә алып, бу акция Халыкара балаларны яклау көненә багышлап, инде ел саен оештырыла.
Казанда быелның 4 аенда балалар катнашында 24 һәлакәт теркәлде, нәтиҗәдә 25 малай һәм кызчык имгәнде. Автоһәлакәтләрнең унысында балалар пассажир сыйфатында утырып барган, шулардан 5 бала гына махсуслаштырылган җайланма-урындыкка беркетелгән булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading