16+

Мәчет эзләп – су астына!

Икенче ел рәттән «Рус география җәмгыяте» республикабыз территориясендә «Татарстандагы изге урыннар» проектын тормышка ашыра. Әлеге проектның эшендә «Рус география җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасындагы төбәк бүлегенең су асты тикшеренү отряды әгъзалары һәм дин әһелләре катнаша.

Мәчет эзләп – су астына!

Икенче ел рәттән «Рус география җәмгыяте» республикабыз территориясендә «Татарстандагы изге урыннар» проектын тормышка ашыра. Әлеге проектның эшендә «Рус география җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасындагы төбәк бүлегенең су асты тикшеренү отряды әгъзалары һәм дин әһелләре катнаша.

Проектның асылы шунда: су астында калган чиркәүләрне һәм мәчетләрне су асты спорты белән шөгыльләнүчеләр эзләп табып, алар урнашкан урыннардан ерак булмаган коры җирләрдә мемориаль такталар кую. Быелгы проект кысаларында Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычы территорияләре тикшереләчәк. «Әлеге сусаклагычлар төзегән вакытта 90нан артык торак пункт су астында калган. Алар арасында безгә төгәл мәгълүм булган 19 чиркәү һәм 5 мәчет тә бар», - диде «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында үткән матбугат конференциясендә «Рус география җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер.
«Нур» мәчете имам хатибы Мөхәммәд хәзрәт Кыямов әйтүенчә, су астында калган мәчетләр саны 5 кенә түгел, ә 15 чамасы булырга тиеш. «Ләкин алар турында мәгълүмат аз, мәгълүматлы булган хәзрәтләр дә ярдәм итәргә ашыгып тормый», - ди хәзрәт. Кыенлыклар моның белән генә бетми: объектның кайда урнашуы билгеле булса да, суның болганчык булуы эшне тоткарлый икән. Эзләгән мәчет яисә чиркәү бинасы табылган очракта, видеога төшерелә, төгәл координаталары билгеләнә, бина нигезенең бер кирпече су өстенә чыгарыла һәм яр буенда әлеге мәчет яки чиркәү турында мәгълүмат бирүче элмә такта куела.
28 майда башланган акция сентябрь ахырына кадәр дәвам ителер дип көтелә. Анда су асты йөзүе белән кызыксынганнар да, чын спортчылар да катнашачак. Шулай ук проектны тормышка ашыруда катнашучы дин әһелләре дә су асты дөньясы белән танышырга теләк белдергән. «Су астында намаз уку хыялы белән янып йөрим әле», - дип көлде Мөхәммәд хәзрәт.
Акция барышында Лаеш районының су астында калган Мысы һәм Мансур авыллары территориясендәге чиркәүләр эзләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading