16+

Менә ичмасам Татарстан юллары диярләр!

«Шәһри Казан» редакциясе бу көннәрдә тракторлар гөрелтесе астында эшләп ята, чөнки Чистай урамы юлын капиталь төзекләндерү бара.

Менә ичмасам Татарстан юллары диярләр!

«Шәһри Казан» редакциясе бу көннәрдә тракторлар гөрелтесе астында эшләп ята, чөнки Чистай урамы юлын капиталь төзекләндерү бара.

Иҗат эшенә комачаулыйлар дип зарлану уйда да юк. Киресенчә, үзебез тракторга утырырга, кулга көрәк алырга әзер булып утыру. Ни дисәң дә, тиздән зур вакыйгалар көтелә бит.


Казанда 18-28 июньнәрдә «Казан-Арена» футбол стадионында Конфедерация кубогы матчы уеннары узачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов матчта катнашачак спортчылар һәм кунаклар узачак урамнардагы юлларны шәхсән үзе карап чыкты. Аны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин озатып йөрде. Конфедерация кубогы матчына әзерлек кысаларында «Миллениум» күпере, Әмирхан, Бондаренко, Чистай, Вахитов, Краснококшайск урамнары юллары төзекләндерелә.

Казанда әле 26 майда Евразия икътисади берлеге хөкүмәтләре башлыклары һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләре хөкүмәтләре башлыклары советы узачак. Татарстан Президенты шушы дәрәҗәле киңәшмәдә катнашучылар узачак урамнарны да күздән кичерде. Болар: Оренбург тракты, Универсиада проспекты, Мәүлетов урамы (Академик Парин урамы белән кисешкән өлеше), Тихомирнов, Пушкин, Горький, Карл Маркс, Островский, Назарбаев урамнары (Сәлимҗанов урамыннан Вишневский урамына кадәрге өлеше).

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Кабан күле ярларын төзекләндерү эшләренең һаман башланмавын кискен тәнкыйтьләгән иде. «Кабан күлен төзекләндерүгә акча билгеләнде, ә эш юк. Мин бу хәлдә йоклый алмас идем», - дигән иде ул. Казан урамнары юлларын караганнан соң, Президент Рөстәм Миңнеханов Кабан күленә тукталды. Президент ярдәмчесе Наталия Фишман күлнең Меңьеллык паркы каршындагы һәм Һади Такташ урамындагы спорт комплексы янындагы яр буйларын төзекләндерү проектлары белән таныштырды.

Башкалада бу җәйдә 33 урам юлы, 180 ишегалды, 30 квартал эче юллары яңартылачак. Шушы эшләрне башкару өчен, «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль проекты кысаларында, 2 миллиард сум тәгаенләнгән. Аның 1,2 миллиард сумы - федераль, ә 800 миллион сумы - республика бюджетыннан.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйткәнчә, башкаланың муниципаль юл фондыннан 94 миллион сум билгеләнгән. Төзекләндерү исемлегендә Ибраһимов проспекты, Копылов, Маршал Чуйков, Восстание, Тукай, Миль, Даурия, Танк, Нариманов урамнары юллары бар. Урам юлларын төзекләндергәндә 320 юл билгесе дә яңартыла, гомум озынлыкта өч километр тимер рәшәткә урнаштырыла. Ишегалларын комплекслы төзекләндерү быел Академик Павлов, Голубятников, Дубравная, Блюхер, Восход, Минск урамнарында, Себер трактында үткәреләчәк.

Ишегаллары юллары киңәйтелә, 3 мең машинага «кесә», ягъни куеп тору урыны ясала. Ишегалларын төзекләндергәндә, «Мөмкинлекле мохит» программасы буенча физик мөмкинлекләре чикле кешеләр мәнфәгатьләре, шулай ук казанлыларның фикерләре исәпкә алына. Мәсәлән, машина урыны ясаганда яки ишегалды юлын киңәйткәндә, кайбер агачларны кисәргә туры килә. Менә шушында кайчак кызу бәхәсләр куба. Өлкәннәргә - яшеллек, ә яшьләргә машина урыны кирәк. Шөкер, ике якны да канәгатьләндергән чишелеш табыла үзе. Киселгән агачлар урынына яңа үсентеләр утыртыла.
Казанда 2011 елдан башлап инде 1625 ишегалды, 10 миллион квадрат метр юл өслеге, 36 бистәдә 263 урам юлы төзекләндерелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading