Бүген Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән 50 елдан артык бергә тигез гомер кичергән республиканың иң үрнәк гаиләләре белән очрашты.
Мондый чара беренче тапкыр былтыр уздырылган иде.
Рөстәм Миңнеханов: Аерылышу процессын катлауландырырга кирәк
Казан Кремленә иллеләп гаилә җыелган иде. Араларында спорт, мәдәният һәм башка өлкәләрдә дан казанган, күп балалы, Бөек Ватан сугышында катнашучылар гаиләләре дә бар. Балтачтан күбебезгә таныш Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт белән Гөлфәния ханым Фазлыевлар, Казаннан ТАССР халык артисты Рауза апа белән Нуретдин Ганиевлар гаиләсе дә килгән иде. Рөстәм Миңнеханов күп балалы әниләргә "Ана даны" медале тапшырды.
- Гаилә - безнең республика нигезе. Бүген без ата-аналарыбыз сеңдергән гореф-гадәтләр нәтиҗәсендә яшибез һәм үсәбез. Үз чиратыбызда иң яхшы традицияләребезне киләчәк буыннар өчен саклап калырга тиешбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Шөкер, илдә демографик хәл яхшыра бара. Өченче бала табучылар саны артты. Димәк, кешенең иртәгәге көнгә ышанычы бар. Без исә халыкка яшәр өчен уңайлы шартлар тудырабыз. Татарстан Россия төбәкләре арасында динара һәм милләтара тынычлыкны саклауда үрнәк булып кала бирә. Бары милли татулык булган гаиләләрдә генә ил сакчылары, уңышлы эшмәкәрләр, укытучылар, галимнәр тәрбияләнә. Татарстанда нәкъ менә шундый гаиләр яши, алар яшь буынга үрнәк.
Бәйрәмгә чакырылган иң яшь гаилә - Чаллы шәһәреннән каршылыклар аша 3000 метрга йөгерүдә XXIX Олимпия уеннары чемпионы Гөлнара һәм 13 тапкыр Россия чемпионы Антон Галкин-Самитовлар. Татарстанда яшь гаиләләргә аеруча игътибар күрсәтелә. 2012 елдан бирле республикада "Яшьләрне торак белән тәэмин итү" Президент программасы эшли. Әлеге программа буенча торак алучылар дәүләттән өстәмә субсидия ала. Июнь аенда Россия хөкүмәте Татарстанга бу максатларда 12 миллион сум акча бүлеп биргән.
- Яшьләр аерылышуларга җиңел карамасыннар иде. Тормыш иткәндә барысы да була: бәхәсләшәсең дә, ләкин юл бирә белү мөһим. Бу мәсьәләгә аеруча игътибар итәргә кирәк. ЗАГСларда һәм судларда аерылышу процедурасын катлауландырырга кирәк. Татарстан тиздән шундый инициатива белән чыгачак. Безнең өчен гаиләләрнең нык булуы мөһим, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Мәхәббәт кенә түгел, хөрмәт кирәк
Әлмәттән Әнәс абый белән Тәнзилә апа Гыйматдиновлар менә инде 49 ел тигез, тату гомер кичерә. Әлеге гаиләне республикада "Татнефть" оешмасы нефтьчеләре династиясен дәвам итүчеләр буларак беләләр.
Гыйматдиновлар гаиләсе
Әнәс абыйның балачагы җиңел узмаган: 18 чакрым ераклыктагы авылга барып укыган, яшьтән үк колхозда эшләгән, 4 ел диңгез флотында хезмәт иткән. "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятендә хезмәтен гади элетромонтердан башлаган Әнәс абый генераль директорның социаль сораулар һәм кадрлар буенча урынбасары дәрәҗәсенә ирешкән. 38 ел дәвамында "Татнефть"тә эшләү дәверендә аны хезмәттәшләре бик нәтиҗәле хезмәт башкарды, оператив, уңышлы карарлар кабул итә иде, дип искә алалар. Лаеклы ялга чыккач та, аерылмый әле ул җитәкчелек эшеннән. Әлмәт районы һәм шәһәре ветераннар Советының рәисе урынбасары булып тора.Әнәс абыйның орден-медальләрен санап бетерерлек түгел, иң зур дан - аны халык хөрмәт итә, эшләгән изгелекләре өчен рәхмәт укый. Тәнзилә апа белән Әнәс абый өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Сигез оныклары бар. Алар да нефтьчеләр династиясе дәвамчылары.
- Мәхәббәт бар ул, әмма олыгайган саен бер-береңә күбрәк хөрмәт белән карый башлыйсың. Тормышта зур сабырлык кирәк. Минем эшем шундый булды: гел командировкалар, төнге сәгать икедә, өчтә дә чакыртып алалар иде. Мине аңламый торган хатын белән яши алыр идемме? Тәнзилә белән бер беребезгә ышанып, аңлашып гомер иттек. Ходайга шөкер, үткән тормышыма һич кенә дә үкенмим, - ди Әнәс абый.
Көн саен: "Яратам!" дип әйтергә кирәкми
Мөслим районының Яңа Сәфәр авылыннан килгән Хәмдия апа белән Миңнулла Нуруллиннар 55 ел бергә гомер итәләр. 8 бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары үз гаиләре белән яши. Кече уллары Илфар туган нигездән, әти-әнисеннән аерылырга теләмәгән. Төп йортта калган. Аны Мөслимдә белмәгән кеше юк. Илфар - Сабан туе батыры. Дәү әти белән дәү әни янында еш кына егерме оныгы кунак булалар. Миңнулла абый: "Эш белән гомер үткәне сизелмәде дә, иртән торып хезмәткә чаба идек",- дип искә ала. 50 елдан артык колхозда эшләгән ул, оста гармунчы да. Хәмдия апа исә алдынгы сыер савучы. Хәер, 40 ел эчендә колхозда мал-туар карарга да туры килгән аңа. Гаиләдә уңайлылык, җылылык тудырырга, уңган хатын, яраткан әни булырга да вакыт тапкан ул.
Нуруллиннар гаиләсе
- Озак тигез гомер итүнең сере - татулыкта. Көн саен яратам дип әйтеп торып булмый, кирәкми дә. Күңелне эшкә бирсәң, гаиләдә дә тыныч була, юк-барга тавыш чыгарырга вакыт та калмый, - ди Нуруллиннар.
Раузамны яшәтер өчен яшим
Нуретдин абый Ганиев белән Рауза Хәйретдинова гаиләсе барыбызга да таныш. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рауза Хәйретдинованың Галиәскар Камал театрында тудырган образлары мәңгелек. "Зәңгәр шәл"дәге Мәйсәрәсен, "Шәмсекамар"дагы Разиясен, "Казан сөлгесе"ндәге Мөршидәсен әйтәсеңме... Рауза апалар гаиләсе белән элемтәгә чыкканда алар бакчада иде. Еш баралар икән анда. Нуретдин абый үзен җир кешесе, ди. Анда ун төп помидор, кыяр, җиләк-җимеш һәм, әлбәттә, Рауза апаның яраткан чәчәкләрен үстерәләр.
Рауза апаның да, Нуретдин абыйның да балачаклары җиңел заманнарга туры килмәгән. Нуретдин абый тугыз бала арасында иң олысы, 17 яше тулганчы сугышка киткән, диңгез флотында хезмәт иткән. Әтисенең зур хыялы аны белемле итү булган, шуңа да бу теләкне тормышка ашыру өчен Нуретдин абый Казанга кайткан. Әй ул еллар: кияргә кием, ашарга ризык юк, тимер юл вокзалында кунарга, пионер лагерендә, кирпеч заводында эшләргә дә туры килә диңгез флотында хезмәт итеп кайткан диңгезче егеткә. Тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында аны обкомның комсомол секртаре итеп билгелиләр. Егетнең эше театр, сәхнә, иҗатка якыная. Шул чакта таныштыралар да инде аны булачак хатыны Рауза ханым белән. Ул чакта яраткан артисткабыз беренче тапкыр Галиябануны уйный торган була.
Рауза апа укытучылар гаиләсеннән. 13 яшеннән ятим калган кыз, бөтен авырлыкны үз җилкәсендә күтәрә. Урманнан утын ташулар, сыер саву, кечкенә туганнарын карау дисеңме...
- Гаилә корыр алдыннан ныклап уйларга кирәк, - ди Нуретдин абый, ә Рауза апа белән алар бер ай дигәндә бер-берсен сынарга, аңларга өлгергәннәр. Бер ай очрашып йөреп кавышкан парлар менә инде 60 елдан артык тату гомер кичерә. Әтисенең хыялын да нәкъ менә гаиләле булгач тормышка ашыра Нуретдин абый. Кичке мәктәпкә укырга керә ул. Алай гына түгел, КДУда югары белем алып, аспирантураны тәмамлап, Мәскәүдә кандидатлык диссертациясе яклый. Камал театрында директор урынбасары булып эшли. Озак еллар медицина университетында укыта.
- Артист кешесенең тормышы гел юлда бит инде аның, Нуретдин абый көнләшмәдеме соң? - дим Рауза апага.
- Көнләшүнең нәрсә икәнен дә белмәдек. Элек гастрольләргә 3-4 айга чыгып китә идек. Ул өйдә ялгызы кала, бала да аның тәрбиясендә. Сәхнәдә уйнаганда да төрле образларга керергә, төрле актерлар белән, ир-атлар белән дә уйнарга туры килә. Әмма эшем өчен бәхәсләшкәнне хәтерләмим. Нури мине һәрчак аңлап яшәде, - ди Рауза апа. Әйе, ул иренә яратып әнә шулай "Нури", "кадерлем" дип дәшә.
- Мине халык яратты, - дип өсти Рауза апа.
Аңа Нурие кушыла:
- Халыктан бигрәк, мин яраттым сине Рауза! Гаиләдә түзем булырга, кичерә белергә кирәк. Төрле чаклар булды. Балага сөт алырга тиеннәр санаган вакытларны да кичердек, 11 квадрат метрлы бүлмәдә биш кеше дә яшәдек, әмма күңелле иде, беркайчан да җитешсезлек аркасында сүзгә килмәдек, бар нәрсәне тырышлыгыбыз, уртак көчебез белән булдырдык. Һәрчак кешегә яхшылык эшләргә тырыштык. Улыбыз Маратны үстердек. Ул ышанычыбызны аклады, белем алды, философия фәннәре кандидаты булды, тормышта үз урынын тапты, өйләнде. Безнең үрнәктә шөкер, алар да тату гомер итәләр. Юанычыбыз - ике оныгыбыз бар. Без үзебезне бик бәхетле итеп саныйбыз. Менә бакчадан кайттык та, чөкердәшеп чәй эчеп утырабыз, шул бәхет түгелме? Хәзер мин Раузамны яшәтер өчен яшим, - ди Нуретдин абый.
Фото: business-gazeta.ru
Комментарийлар