Шәһри Казан

Мәктәпкә барасым килми! Яки бала ни өчен укырга теләми?

Иртәме-соңмы, һәр ата-анага баласыннан шундый сүзләр ишетергә туры килә. Мәктәпкә бармас өчен, кайбер бала авыруга сабыша, зарлана башлый. Чынлап авыручылары да бар анысы. Баланың мәктәпкә барасы килмәү сәбәпләрен укытучылар һәм психологлар белән ачыкладык.

Кисәк кенә туган проблема түгел бу!

«Сердәш» балаларга һәм ата-­аналарга психологик ярдәм күрсәтү үзәге педагог-психологы Лилия Сафина сүзләренчә, бала кисәк кенә мәктәптән бизми. Укыйсы килми башлау­ның сәбәпләре еллар буена җыелып килергә мөмкин. Бәлки аның элек тә шундый теләкләре булгандыр, бары ата-анасыннан гына яшергәндер.
Мәктәпкә йөри генә башлаган чорда бала күп нәрсәне яшерә. Укытучылар да баланың укудагы кабер кимчелекләренә, өлгерә алмауларына күз йома. Бәлки элек дәресләр күбрәк уен форматында баргандыр, хәзер программа катлаулы, уку авыррак биреләдер? Ничек кенә булмасын, иң беренче эш итеп бала белән сөйләшергә, мәктәпкә барасы килмәүнең сәбәбен ачыкларга кирәк. Бала мәктәпкә әзер икән, аның укуга кызыксынуы кисәк кенә кимеми. Сәламәтлеге какшаган, сыйныфташлары белән конфликт килеп чыккан, дәрес вакытында такта янына чыгып җавап биргәндә уңайсыз хәлдә калган булырга мөмкин. Әгәр дә бала ата-анасына ышана икән, ул аларның барысын да яшермичә сөйләячәк. Үз эченә бикләнсә, психологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Гадәттә, бала мәктәптә укый башлагач, гел «бишле»ләр генә алыр­мын дип уйлый. Әмма соңрак яхшы билге алыр өчен күп тырышыр­га, укыр­га кирәк икәнен аңлый. Кечкенә баланың психологиясен исәпкә алып, I сыйныф укучылары өчен башта дәресләрне махсус 30ар минут кына бирәләр, аннан дәрес вакыты 45 минутка озайтыла. Әлеге күчеш балага тәэсир итәргә, уку теләген киметергә мөмкин. Бу исә баланың мәктәпкә физик яктан әзерлеге булмау турында сөйли. Әлеге проблемалар килеп чык­масын өчен, мәктәпкә әзерлек курс­ларын узу да бик файдалы. Бу балага үзен укучы итеп хис итәргә ярдәм итә, парта артында утырырга өйрәтә.

– Кайбер бала яхшы укый, ләкин бик тырышасы килми. Аерым бер яраткан фәне дә юк. Әти-әни кушканга, кирәк булганга гына укый. Бу очракта баланың укуга кызыксынуын ничек арттырырга?
– Баланың кызыксынулары балалар бакчасында ук уеннар, аралашу, китап уку аша формалаша. Ата-ана моңарчы баласы белән ныклап шөгыльләнмәгән икән, мәктәпкә баргач кына белем алуга кызыксыну барлык­ка килмәячәк. Кечкенәдән балада кызыксынучанлык тәрбияләргә, мәгълүмат таба белергә өйрәтергә кирәк. Без бит хәрефләрне, хәреф белү өчен генә түгел, укый белү, мәгълүмат алу өчен өйрәнәбез. Укырга яратсын өчен, балага кечкенәдән китапка мәхәббәт тәрбияләргә, бергәләп китапханәгә йөрергә, төрле авторлар иҗаты белән таныштырырга кирәк. Бала башкарган эшен яратырга тиеш, шул очракта гына уңышка ирешәчәк. Язу белән дә шул ук хәл. Без, ата-аналар, хәзер каләм тотып сирәк язабыз. Бала да «кул белән язу нигә кирәк ул?» дияргә мөмкин. Шуңа күрә үз кулың белән, матур итеп язылган тәбрикләмәләр бүләк итәргә мөмкин. Баланы «Тырышсаң, син дә менә шулай матур итеп яза алачаксың», – дип үсендереп торсаң яхшы. Мәктәптән кайткач: «Син бүген нинди билгеләр алдың?» – дип түгел, ә «Бүген дәрестә нинди яңа әйберләр белдең?» – дип сорарга гадәтләнегез. Әлбәттә, бу бер ел эчендә генә эшләнми, моны бала тугач ук башларга кирәк.

– Кайбер укытучылар: «Бала дәрес­тә күп сорау бирә, башкаларга комачаулый», – диләр. Балалар арасында ата-анасын да сораулар биреп ялыктырып бетерүчеләр очрый. Бу очракта нишләргә?
– Баланың бөтен соравына да әзер җавап бирергә ашыкмагыз. Җитди сорау булса, «Әйдә, бу сорауны соңыннан икәү утырып карарбыз», – дияргә кирәк. Балага соравына җавапны көтү дә файдалы – сабырлыгын формалаштыра. Аннан: «Ә син ничек дип уйлыйсың?» –дип, аның фикерен дә белергә була. Шул рәвешле без баланы фикерләргә өйрәтәбез. Сорауга җавапны чәйнәп бирсәң, ул укуында, мәктәптә дә шулай җиңеллек көтәчәк. Дәрес вакытында укытучы теманы аңлатырга тиеш, сораулар ахырдан гына бирелә. Кайбер сорауларының җавапсыз калуына да бала әзер булырга тиеш.

– Бала төрле сәбәпләр табып, өй эшен эшләргә теләмәсә, нинди киңәшләр бирәсез?
– Күп очракта, бу – әти-әниләрнең проблемасы да әле. Алар үзләре баланың өй эшен начар эшләве белән килешә алмый. Безнең әти-әниләр дә шундый булган. Ләкин күп очракта балага өй эшендә хата ясарга рөхсәт бирергә, аны шунда ук төзәтергә ашыкмаска кирәк. Бала хата җибәрә икән, димәк, ул бу теманы аңламаган яки тыңлап утырмаган. Өйдә без ул хатаны төзәтеп куярга мөмкинбез, әлбәттә. Ләкин баланың теманы аңламаганын укытучы белми кала бит. Шуңа күрә бала өй эшен үзе эшләргә, үз хаталары өчен үзе җавап бирергә тиеш. Идеалда бу шулай. Чынлыкта исә күп ата-аналар бала белән дәресне бергә әзерли, кайвакыт биремнәрне алар өчен үзе эшләп куя. Моңа өй эшләре шулкадәр күп булуы да тәэсир итми калмыйдыр. Тиздән өйгә бирелгән биремнәрнең күләме кимер дип уйлыйм. Бу хакта сөйләшүләр дәүләт дәрәҗәсендә бара. Гадәттә, ата-аналар бер проблема белән килә, бала белән сөйләшә башлагач, мәктәпкә барасы килмәвенең башка сәбәпләре ачыклана. Һәр бала – индивидуаль, һәрберсе белән аерым эшләргә кирәк.

Һава җитмәү дә мәктәптән биздерә

Казанның 182нче политехник лицее социаль педагогы Венера Фазуллина сүзләренчә, баланың мәктәпкә барасы килми башлаган очракларда ата-ана белән укытучы бергә эш итәргә тиеш.

Реклама

– Баланың кәефе, үз-үзен тотышы гаиләдәге проблемаларны чагылдырырга мөмкин. Бәлки аның әтисе яки әнисе авырыйдыр? Бу очракта, әлбәттә, аның укыйсы килү теләге кими. Балага белем бирү процессы өч төеннән тора – ата-ана, укытучы һәм бала. Әгәр шул төеннең берсе генә хезмәттәшлек итәргә теләми икән, бала тәрбияләүдә уңышка ирешеп булмый. Минем эш тәҗрибәмдә ике катлаулы бала булды. Беренчесендә ата-ана минем белән хезмәттәшлек итүдән баш тартты. Алар балалары белән килеп чыккан хәлне кабул итәргә теләмәделәр. Баланың мәктәптә үзен бер төрле, өйдә икенче төрле тотуы да моңа сәбәпче булгандыр. Икенче очракта бала шулай ук авыр холыклы иде, хәтта полиция­гә дә эләккәне булган. Ләкин монда ата-ана ярдәмгә килде. Алар белән атнасына бер күрешеп, аралашып тордык. Уңай якка үзгәреш сизелде. Уртак фикергә килеп, баланың начар энергиясен спортка юнәлтергә карар кылдык. Бала хәзер көрәш белән шөгыльләнә, җиңүләр яулый.

–Бала әле дәрес әзерли башламаган, биремнәрен күрмәгән, инде: «Мин булдыра алмаячакмын», – дип елый башлый. Бу очракта нишләргә?
–Балага мәктәптә игътибар җитмәскә мөмкин. Сыйныфта 30ар бала, 45 минут эчендә укытучы кайсысына гына игътибарын биреп бетерсен. Теләге булса да, аның физик яктан мөмкинлеге юк. Ә һәр бала үзенә индивидуаль караш көтә. Менә шул вакытта «мин булдыра алмыйм» дигән сүзләр сөйләргә мөмкин. Баланың кәефен төшерергә күп кирәкми. Хәтта мәктәп формасы ошамаса да, баланың мәктәпкә бару теләге кимергә мөмкин. Арыганлык та мәктәптән биздерә. Бәлки укытучы дәрес алдыннан сыйныфын җилләтмидер. 30 балалы сыйныфта, һава җитмәүдән, баланың башы авырта башлый. Бала «Мәктәптә миңа читен булачак! Ни өчен мин миңа начар булган җиргә барырга, дәрес әзерләргә тиеш соң әле?!» дип уйлый башларга мөмкин. Витаминнар җитмәү дә укуга кызыксынуны киметә. Хәзер яз, баланың кояшка чыгасы килә. Бу да бер сәбәп.

–Яз, кояш, дидегез. Тагын ай ярымнан балалар зарыгып көткән җәйге каникуллар җитә. Каникул вакытында балага дәресләрен кабатлатырга кирәкме?
–Бу сорауга төрле фикер бар. Бер яктан, өч ай каникул вакытында балалар бөтен алган белемнәрен онытып бетерә. Икенче яктан, балага ял да кирәк. Монда алтын урталыкны табу мөһим. Баланы артык мәҗбүриләмичә генә җиңелчә формада, ел буе алган белемнәрен яңартып торсаң була. Артыгын таләп итсәң, ул сентябрьдә арыган кыяфәттә, укырга теләге бетеп килергә мөмкин. Җәйге каникулларның төп максаты – баланы мәктәптән ял иттерү бит. Бу очракта белем бирүче җәйге лагерьлар бик кулай. Төрле лагерьлар бар: диңгез буенда ял итә торганы, дәресләрне уен формасында оештырганы, инглиз теленә өйрәтә торган лагерь. Уен белән ялны аралаштырып та укып була бит. Безнең иң зур байлыгыбыз – балалар, аларны сакларга, артык таләпләр куеп, сәламәтлекләрен какшатмаска кирәк!


Әти-әниләргә киңәшләр

Баланың мәктәпкә барасы килмәве еш күзәтеләме? Шуңа игътибар итегез. Бәлки ул контроль эш алдыннан гына шулай борчыладыр. Әгәр гел укыйсы килмәсә, бу инде чаң сугарга бер сәбәп.

Сыйныфташлары, укытучылар белән уртак тел таба алмаса да, баланың мәктәпкә барасы килми. Бу очракта балага ул мөстәкыйль башкара алырдай эшләр кушыгыз. Әйтик, күрше апасына йомышка барып килсен, кибеттән ипи алып кайтсын.

Бала әрләүдән һәм хаталанудан курка, мәктәптә дә ялгышларны кичермиләр, «начар» билге дә куярга мөмкиннәр. Юк-бар өчен баланы тәнкыйтьләмәгез, «икеле» алган өчен ачуланмагыз. Бала белән утырып сөйләшсәгез, начар билгенең сәбәпләрен ачыкларга тырышсагыз, яхшырак. Нәрсәне дә булса белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү начар.

Балага үрнәк булыгыз. Эшегездә булган проблемаларны ничек җиңүегез хакында сөйләгез. Хис-кичерешләрен бала ачыктан-ачык җиткерә белергә тиеш. Бу вакытта сезгә карап, бала да тыныч һәм бәхетле булачак.

Анна Арахамия фотосы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: