Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Дәүләт Советына еллык юлламасын ирештерергә шәмәхә галстук тагып килде.
Шушы ук төскә ул 2013 елгы юлламасында да өстенлек биргән иде. Быел Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасын җиденче тапкыр җиткерде. Узган елларда ул 40 минут чамасы сөйләсә, бу юлы төп-төгәл бер сәгать - 60 минутка сыешты. Былтыр импортны алыштыру темасы беренче булып телгә алынса, быел иң элек социаль өлкә игътибар үзәгендә булды.
Ватанпәрвәрлек турында
Республика тормышында ватанпәрвәрлек киңрәк колач җәя бара. Бу елның тугызынчы маенда 170 мең татарстанлы "Үлемсез полк" акциясендә катнашты. Яшьләр Татарстаныбыз һәм илебезнең бүгенгесе турында хәбәрдар булырга тиеш, балаларга республиканың атаклы урыннарын алып барып күрсәтергә кирәк. Бу яшь татарстанлыларның дөньяга карашын киңәйтеп кенә калмыйча, аларда үз Ватаннарына хөрмәт һәм горурлык тәрбияләячәк.
Гаилә кыйммәтләре турында
Гаилә гомер-гомергә җәмгыятьнең нигезен тәшкил иткән. Республикабызда күпбалалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрнең артуы сөенечле вакыйга. Соңгы елда гына да аларның саны ике меңгә артты. Без зур һәм тату гаиләләребез белән горурланабыз: Балтач районындагы Мөхәрләмовлар гаиләсендә 15 бала үсә, Чаллы шәһәрендәге 11 балалы Тимоновлар гаиләсендә тиздән тагын бер сабый дөньяга киләчәк, Казан шәһәрендә яшәүче Верниковскийлар гаиләсендә дә озакламый 11 нче бала туачак; Бөгелмә районыннан Красновлар гаиләсе 14 бала, Алексеевск районында Сергей Петрович Попов һәм Нина Александровна Левакина 15 бала тәрбиягә алган.
Сез - безнең өчен үрнәк! Бик зур рәхмәт сезгә!
Авыр хәлдә калган гаиләләр турында да онытырга ярамый. Лениногорск районында килеп чыккан фаҗигане барыбыз да хәтерли. Мондый хәлләрне бүтән булдырмаска кирәк!
Дини вазгыять турында
Милләт һәм динара татулык, бердәмлек - безнең өстенлегебез. Дөньяда барган вакыйгалар янәшәсендә бу ачык күренә. Быел бай тарихи-мәдәни мирасыбызны торгызу һәм дини белем бирү системасын камилләштерү юнәлешендә җитди эшләр башкарылды. Болгар ислам академиясе төзелә, Казан изге Мәрья ана иконасы соборы торгызыла башлады. Ислам академиясен инде киләсе елда ачарга ниятлибез.
Мәгълүмати ташкын турында
Басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары белән беррәттән социаль челтәрләр торган саен зуррак роль уйный. Бүгенге көндә көнүзәк вакыйгаларга үз мөнәсәбәтеңне белдерергә кирәк. Республикада яшәүче һәр кешенең, нинди генә чыганакка мөрәҗәгать итүенә карамастан, дөрес мәгълүмат алырга мөмкинлеге булсын.
Хакимият органнары тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү эшен дәвам итү мөһим. Бу - ришвәтчелеккә бәйле күренешләрне киметүнең иң нәтиҗәле чарасы.
Әйләнә-тирә мохит турында
2015-2016 елларда уртак тырышлык белән Татарстан буенча барлыгы 183 парк һәм сквер төзиячәкбез һәм төзекләндерәчәкбез. Моннан тыш, республиканың 20 районында яр буенда ял итү урыннары, Казанда Түбән Болак яр буе һәм «Лебяжье» урман-парк зонасы барлыкка киләчәк.
Йорт яны территорияләренә аерым игътибар бирү зарур. Казан, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм республикабызның башка шәһәрләрендә йорт яны территорияләрен тәртипкә китерүдә матур мисаллар бар. Моннан тыш, торак һәм юл төзелеше өлкәсендә «яшел стандартлар»ны гамәлгә кертү, газ-мотор ягулыгы базарын үстерү, чистарту корылмаларының нәтиҗәлелеген һәм җитештерүнең экологик яктан куркынычсызлыгын арттыру эшен дәвам итәргә кирәк.
"Кара алтын" турында
Нефть-газ-химия комплексы - Татарстан икътисадының әйдәп баручы өлкәсе. Әлеге тармакның зур компанияләре - "Татнефть" белән ТАИФ компанияләр төркеме күпчелек очракта республикабызның салым потенциалын билгели. Нефть чыгаруны арттыруны, аны тулаем үзебездә эшкәртүне максат итеп куябыз.
Инновацияләр турында
Дөньякүләм дәрәҗәдә IТ-университет эшләп килүче Иннополис шәһәренә зур өметләр баглыйбыз. Бүген ул абитуриентлар кабул итүнең сыйфаты ягыннан илебездә иң яхшы ун университет арасында. Иннополиска резидентлар һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча эшне көчәйтергә кирәк.
Бизнеска уникаль югары технологик җиһазлар һәм технологияләр белән эшләүгә юл ачылды. Татарстанда хәзердән үк медицинада симуляция җиһазларын җитештерүче һәм экспортлаучы предприятиеләр актив үсеш алды, авиация двигательләре, авыл хуҗалыгы машиналары төзү, робототехника һәм биотехнологияләр өлкәсендә импортны алмаштыру технологияләре эшләнә.
Минем йөкләмә буенча республикада интеллектуаль милек аудиты уздырыла. Кайбер компанияләрдә әлеге мәсьәләнең мөһимлеген бик аңлап бетермиләр. Республиканың әйдәп баручы предприятиеләренең тулаем активларында интеллектуаль милекнең өлеше зур түгел. Без үз мөмкинлекләребезне бәяләп бетермибез. Предприятиеләргә үз интеллектуаль активларын капиталлаштыру, уникаль эшләнмәләрне балансларына кую шарт.
Юллар турында
Республикада юллар төзү һәм аларны төзекләндерү буенча зур эш алып барыла. Шуңа да карамастан, юлларның сыйфаты бик түбән дәрәҗәдә. Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына республика предприятиеләре белән берлектә юл битумнары һәм асфальт-бетон катнашмаларының яңа стандартларын, юлларның хезмәт итү вакытын арттыру өчен инновацион материаллар һәм технологияләр кертү буенча эшне дәвам итү кирәк. Күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатына мониторинг уздыру таләп ителә.
Авыл хуҗалыгы турында
Бу елның 8 аенда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 7 процентка артты. Авыл хуҗалыгы җитештерүенең күрсәткечләре республика буенча шактый төрле. Әйтик, явым-төшем күләме бердәй булып та, агротехнология ысулларын куллану хисабына Әтнә районында җыелган уңыш Ютазы районындагысы белән чагыштырганда гектарына 11 центнерга артыграк, Актаныш районында 44 мең гектар мәйданнан җыелган бөртеклеләр уңышы Әлмәт районындагы шул ук мәйданнан җыелган бөртеклеләр уңышыннан 30 процентка артыграк булды.
Республикадагы авыл хуҗалыгы продукциясе күләменең яртысын шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитештерә. Аларга ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез.
Республика шәһәрләрендә өч агросәнәгать паркы эшли. Товар җитештерүчеләребез һәрчак үсештә булырга һәм республикадан читтә дә башка товар җитештерүчеләр арасында көндәшлеккә өстенлек алу дәрәҗәсенә ирешергә тиешләр. «Милли сәүдә маркасы» проекты моңа ярдәм итәргә тиеш. Безнең брендның киң танылуы һәм кулланучылар тарафыннан продукциянең югары сыйфат күрсәткече буларак кабул ителүе бик мөһим.
Авыл - республиканың нигезе, аның таяныр ноктасы. Тел, дин, мәдәният һәм милли рухны саклауга ул зур өлеш кертә. Безнең программаларның күбесе авыл үсешенә юнәлгән.
Мәгариф турында
Мәгариф оешмаларының республика рейтингында көчле һәм белем дәрәҗәсе күрсәткечләре түбән булган мәктәпләр арасында аерманы киметү мөһим. Белем сыйфаты ягыннан Бөгелмә, Чаллы, Казан мәктәпләре беренче өч урынны алып тора. Алексеевск, Спас һәм Питрәч районнары - исемлек ахырында. Сүз дә юк, белем бирү дәрәҗәсенең югары булуы көчле укытучылардан тора.
Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә Татарстанның халык укытучысы дигән исемне алган педагогларыбыз бар: Бөгелмәнең 2 нче лицее директоры Иванов Геннадий Александрович, КФУның IT-лицее информатика укытучысы Михайлин Сергей Иванович, Казанның икенче татар гимназиясе директоры Хәмидуллина Камәрия Зиннур кызы. Алар яшь укытучылар өчен югары һөнәри осталыкка ирешү юлында үрнәк булып торалар.
Милли мәгариф турында
Рус телен укытуны камилләштерүгә моңа кадәр дә җитди игътибар бирә идек, киләчәктә дә шулай дәвам итәчәкбез. Республика укучылары әлеге фән буенча БДИдан тотрыклы рәвештә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә .
Моннан тыш, заман безнең алда чит телләр, иң беренче нәүбәттә, инглиз телен үзләштерү дәрәҗәсен яхшырту бурычын куя.
Шул ук вакытта, милли мәгариф безнең бәхәссез өстенлекләребезнең берсе булып тора. Быел 2030 елга кадәр Милли мәгарифне үстерү концепциясе кабул ителде. Мәгариф министрлыгыннан әлеге Концепцияне гамәлгә ашыру буенча «юл картасы»н эшләү һәм раслау таләп ителә. Без Татарстан алар өчен туган йортка әйләнгән барлык халыклар телләрен саклау һәм үстерү юнәлешендә эшләргә тиешбез.
Тел - милләтнең төп билгесе. Туган телне саклау һәм аны үстерү - безнең уртак бурыч. Татар телен укыту һәм укытучылар әзерләү дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Татар теле дәресләре балалар өчен кызыклы булуы мөһим.
"Сакаллы төзелеш" турында
Өлешләп түләү төзелеше мәсьәләсе элеккечә кискен тора. Тиешле чаралар күреп, шундый биш объектны төзеп бетерә алдык. Меңгә якын алданган кеше, ниһаять, фатирлы булды. Чаллыда да эш алга китте.
Казан җитәкчеләренә әлеге юнәлештә эшне яхшыртырга кирәк. Һәр район башлыгы барлык проблемалы өлешле объектлар төзелешен тәмамлау һәм яңадан да алданган «өлешче»ләр барлыкка килүне булдырмау өчен шәхсән җавап бирә.
Сәламәтлек турында
Быел «Сырхауханәләр һәм хастаханәләр» категориясендә "Халык контроле" системасында мөрәҗәгатьләр саны чирек тапкырга артты. Зур чиратлар, пациентлар белән дорфа мөгамәләдә булу, эшне артык катлаулы оештыру - мондый күренешләргә юл куярга ярамый.
Спорт турында
Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына дөньякүләм класслы спортчылар әзерләү буенча системалы эш оештырырга кирәк. Риода узган Олимпиадада Татарстан спортчыларының дәрәҗәле урыннар алмавы - җитди фикер йөртү өчен сәбәп булып тора. Казан үзенең "Россия - спорт башкаласы" исемен акларга тиеш. Олимпия чемпионнары сафында без Татарстан спортчыларын күрергә телибез.
Татарстан турында
Көчле төбәкләре Россиянең бөеклеген тәэмин итә. Ул көчле төбәкләр арасында безнең Татарстан да бар! Бүген, бердәм команда булып эшләп, без республикабызның киләчәген төзүебезне дәвам итәбез. Иң әһәмиятлесе, ни теләгәнебезне һәм шуңа ничек ирешергә мөмкин булуын яхшы беләбез.
Сүзен - сүзгә
Илсур Метшин, Казан мэры:
- Эшебезнең төп күрсәткече, Президент әйткәнчә, халыкның тормыш сыйфаты яхшыруы. Юлламада кеше турында күп әйтелде, сабыйлардан башлап өлкәннәргә кадәр. Илдәге икътисади вазгыять шактый катлаулы булса да, республика үсүен дәвам итә, икътисади һәм социаль яктан ул башкаларга үрнәк булып тора. Киләсе елда бер генә президент программасы да бетерелмәячәк, бу бик шатлыклы күренеш.
Соңгы җиде елда Казанда шәһәр яны территорияләренең 40 проценты тәртипкә китерелде. Татарстан президенты моның кире элемтәсен, йортларны капиталь төзекләндерүнең мөһимлеген күрә. Безнең Казаныбыз - бер зур йорт кебек бит ул.
Марат Әхмәтов, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры:
- Президент бурычны куйган икән, министрлык аны хөкүмәт, муниципаль районнар белән бергә үтәргә тиеш. Республикада резеврлар күп. Соңгы елларда матур гына үсеш тәэмин итеп барсак та, әле ул республиканың мөмкинлеге тулысынча гамәлгә куелган, дигән сүз түгел.
- Мәскәүгә, Дәүләт Думасына депутат булып киткәч тә, республиканың авыл хуҗалыгын күзәтеп, ярдәм итеп торачаксызмы?
- Мәскәүгә китмәдем бит әле, мин һаман да министр. Үзәк сайлау комиссиясенең карары юк бит әле.
Фәрит Габделганиев, Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры:
- 2017 ел Татарстанда экология һәм җәмәгать пространстволары елы дип игълан ителде. Экологиягә бәйле мәсьәләләрне бер генә көндә дә, елда да хәл итеп булмый, моның белән даими шөгыльләнергә кирәк. 2016 елда миллионнан артык татарстанлы өмәгә чыкты, экологиягә битараф булмаган кешеләрнең артуы безне бик сөендерә.
Илдар Гыйльметдинов, Дәүләт Думасы депутаты, Татар милли-мәдәни федераль автономиясе советы рәисе:
- Юлама һәрвакыттагыча Дәүләт Советы алдына конкрет бурычлар куйды. Ул үз эченә барлык өлкәләрне дә - медицинаны да, мәгарифне дә, спортны да, социаль мәсьәләләрне дә, сәясәтне дә, икътисадны да ала. Аларның һәрберсенә кагылып, һәркайсы буенча башкарасы эшләргә тукталды. Хәзер исә аларны Дәүләт Советы гамәлгә ашыру юлларын эзләячәк. Болар барысы да республиканың бүгенгесе һәм киләчәге өчен кирәк. Мин бигрәк тә республикада милли мәгарифне үстерү концепциясе турындагы сүзләрен билгеләп үтәр идем. Концепция Татарстанда яши торган халыкларның туган телләрне өйрәнү системасын камилләштерү өчен эшләнде. Ул милли мәгариф белән бәйле вазгыятьне яхшыртырга этәргеч бирәчәк. Татар телен укыту һәм укытучылар әзерләү дәрәҗәсен күтәрәчәк. Президент сүзләренчә, милли мәгариф безнең бәхәссез өстенлекләребезнең берсе булып тора. Концепцияне икенче төрле киләчәктә күрелергә тиешле чараларның "юл картасы" дип тә атарга мөмкин.
Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтие:
- Мәгълүм булганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында республика үсеше өчен мөһим мәсьәләләрдә туктала. Шулар арасында ул республикада хөкем сөргән конфессияара татулык мөнәсәбәтләрен дә атады һәм аның әһәмиятен ассызыклады. Президентыбыз фикеренчә, дини белем бирү юнәлешен камилләштерү мөһим адымнарның берсе. Бу уңайдан Болгар ислам академиясе белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу эше аеруча мөһим. Мөгаен, динара татулык һәм төрле милләт вәкилләренең үзара килешеп яшәве Татарстаныбызның милли идеясенә әверелде дисәк тә арттыру булмас. Минемчә, Президентның мөрәҗәгате моны тагы бер кат раслады. Аның үрнәккә күп балалы гаиләләрне куюы аеруча куанычлы. Аларның батырлыгы, чыннан да, сокландыра. Башкача әйткәндә, Рөстәм Миңнеханов сәясәт һәм икътисадта гына түгел, ә җәмгыятебез өчен зур әһәмияткә ия әхлакый ориентирлар турында да сөйләде.
Айрат Фәррахов, Россия финанс министры урынбасары:
- Минемчә, мөһим мәсьәләләрнең берсе - яшәү сыйфатын, әйләнә-тирә мохитнең сыйфатын тәэмин итү. Илдәге икътисади тотрыксызлыкка карамастан, Татарстан икътисадында үсеш күзәтелә. Тормышка ашырылып килә торган дәүләт программаларыннан яшәү сыйфаты, кеше капиталы формалаша. Шулай ук халыкның кереме кимүне булдырмау, хәерчелекне җиңү дә мөһим мәгънәгә ия. Икътисади үсеш җәмгыяттәге бердәмлек, үзара килешүдән башка була алмый. Президент юкка гына юлламасын "Без бергә! Без булдырабыз!" дип тәмамламады. Сайлау нәтиҗәләре халыкның хакимияткә ышанычы барлыгын күрсәтте. Тотрыклылыкны, яшәү сыйфатын тәэмин итүне күздә тоткан программаларны тормышка ашырасы бар. Икътисади үсеш - сыйфатлы яшәү нигезе.
Азат Әхтәриев, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары:
- Президент Рөстәм Миңнехановның интеллектуаль капитал, һәр районда булырга тиешле иҗимагый киңлек турындагы фикерләре аеруча ошады. Районнарда объектлар төзелешләрендә профессионаллар эшләргә тиеш. Чит төбәктәге милләттәшләребез белән элемтәләргә килгәндә, аларны Татарстан икътисадына җәлеп итәргә кирәклеге турындагы фикерне хуплыйм. Бу бик мөһим мәсьәлә. Читтә яшәүче татарлар - алар барысы да Татарстанның патриотлары. Читтәге миләттәшләребезгә Татарстанга килеп үз эшен ачу, бизнесын җәелдереп җибәрү өчен барлык шартлар, уңайлыклар тудыру кирәк. Татарстанның үсешен нефь, химия өлкәсенә генә кайтарып калдыру дөрес түгел, башка тармакларны үстерү дә мөһим. Яшәү сыйфаты нәкъ менә Президент куйган бурычларның үтәлешеннән тора. Президент юлламасы 100 процентка үтәлергә тиеш, әлбәттә. Ул конкрет әйтте, бурычларны озак елларга сузарга түгел, бүген әйтте икән, кичкә бу эшкә тотынырга кирәк. Юлламадагы бурычларның 50 проценты булса да якын киләчәктә хәл ителсә, Татарстанның киләчәге якты, һәр тармакта да үсеш булачак.
Адел Вафин, Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры:
- Президент юлламасындагы өстенлекле юнәлешләрнең берсе - беренчел звено. Безнең министрлык ачык: һәр авыру шикаятьләр белән "Халык контроле" системасына мөрәҗәгать итә ала. Бу хакта медицина учреждениеләрендә мәгълүмат урнаштырылган. Шикаятьләр игътибар белән тыңлана, тикшерелә. Аеруча пациентны кайгырту, этиканы саклау өлкәсенә басым ясыйбыз. Бу максаттан "Корпоратив этика университеты" проекты булдыру да күздә тотыла. Татарстанның сәламәтлек саклау системасының көндәшлеккә сәләтле булуы нәкъ менә ягымлылык, игътибарлылык сыйфатларына бәйле булырга тиеш. Медицина туризмы үсеше дә мөһим. Заманча технологияләр куллану буенча безнең республика медицинасы лидерлар рәтендә. Шулай да үзенә җәлеп итә торган магнит ролен авыруларга карата аерым, ягымлы караш үтәсен иде.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
ФОТОРЕПОРТАЖ
Комментарийлар