Түгәрәкләнеп тулган мәлендә, төннәрен ай җир өстен аеруча якты, нурлы итә. Әмма күктә ай балкыса да, аның яктысында күренер-күренмәс кенә җемелдәп торучы йолдызлар булмаса, күк йөзе ул кадәр зиннәтле тоелмас иде. Аллаһы Тәгалә: «Күк йөзен йолдызлар белән бизәдек», - диде. («Тәбәрак» сүрәсе, 5 нче аять). Шуның шикелле, дәһрилек караңгылыгыннан иман...
Бәрәкәтле никах
Затлы нәселдән булган Хәдичә Хөвәйлит кызы үтә дә инсафлы һәм тәрбияле була. Кешеләр аны, яшь вакытыннан ук, «таһирә», ягъни пакь-чиста дип йөртәләр. Вафат булганда, ире аңа бик күп мирас калдыра. Хәдичә шул акчага кешеләрне яллап, сәүдә итә. Байлыгыңны курыкмыйча тапшырырдай гадел кешесен дә табарга кирәк бит әле аның. Мөхәммәд исемле егетнең тугрылыгы һәм намуслылыгы турында күптәннән ишеткән була Хәдичә. Көннәрдән бер көнне ул аңа сәүдә белән чит илгә барырга тәкъдим итә. Ризалашсын өчен, берсенә дә бирмәгән эш хакы вәгъдә итә ул. Мөхәммәд бу ханымның малын кәрванга төяп, Шәм (Сүрия) җиренә юнәлә. Әлбәттә, тормышта күпне күргән Хәдичә сәүдә сәфәренә Мәйсәрә атлы бер егетне дә җибәрә һәм 25 яшьлек Мөхәммәдне күзәтергә, аны яхшылап өйрәнергә куша. Ә сәфәр, юл дигән нәрсә кемнең кем икәнен бик тиз күрсәтә.
Гомумән, кешенең кемлеген белү өчен, өч нәрсә кирәк диләр: йә аның белән күрше булып торырга, яки аңа әҗәткә акча бирергә, яисә бергә сәфәр йөреп кайтырга.
Сәүдә бик уңышлы була, Мөхәммәд Хәдичәнең байлыгын бермә-бер арттыра. Мәйсәрә атлы егет Хәдичәгә юлда күргән гаҗәеп нәрсәләрен, Мөхәммәднең башкаларны кайгырта белүен, рәхим-шәфкатен, алдамавын, тырышлыгын сөйли. Үз тормышын хәерле кешегә бәйләү хыялы булган Хәдичә Мөхәммәд белән никахлашырга тели.
Бик чибәр, әхлаклы һәм бай Хәдичәнең кулын сораучылар аз булмый. Әмма аның йөрәге башканы көткән була. Хәдичә үзенең хисләрен Нәфисә исемле дустына сөйләгәч, анысы Мөхәммәд янына килеп, Хәдичәнең теләген җиткерә. Егет үзенең абыйсы Хәмзә белән бергәләп, Хәдичәнең гаиләсенә баралар һәм әтисе Хөвәйлиттән кызының кулын сорыйлар. Берничә көннән соң, җир өстендә бәрәкәтле гаилә төзелә. Шулай итеп, Аллаһы Үзенең булачак илчесенә лаеклы тормыш иптәше итеп Хәдичәне сайлый.
Изге ананың изге балалары
Хәдичә Пәйгамбәребезгә ике ул, дүрт кыз бала бүләк итә. Улларының исемнәре Касыйм белән Габдуллаһ була. Аллаһы аларны яшьли Үз хозурына ала. Кызларының олысы Рукайя, аннан соң - Зәйнәп, Өммегөлсем һәм кечесе Фатыйма. Барысы да әтиләренең пәйгамбәрлек вакытына кадәр яшәп, ислам динен кабул итәләр. Өч кызын Пәйгамбәребез (с.г.в.) үз кулы белән җирли, Фатыймасы гына әтисеннән калып, берникадәр вакыттан соң ахирәт йортына күчә. Яшьли газиз әти-әнисен югалту хәсрәтен дә татыган сөекле Пәйгамбәребезгә бала кайгысының да нәрсә икәнен белергә язган икән.
Хәдичә, беренче көннән башлап, соңгы сулышына кадәр иренә таянычлы терәк була. Аллаһының илчесе, җаны сызланган вакытларда, нәкъ аның янәшәсендә күңеленә тынычлык таба. Өйләнешеп 15 ел торганнан соң, аларга иң беренче авыр сынауны үтәргә туры килә. Мөхәммәд Хира тавында тыныч кына гыйбадәтен кылып утырганда, аның янына Җәбраил фәрештә төшә һәм: «Укы», - дип әйтә. Мөхәммәдне кочаклап күкрәгенә кыса, хәтта Пәйгамбәребезнең тыны киселә. Булачак Пәйгамбәребез ул затның кем икәнен дә, кайдан һәм ни өчен килгәнен дә белми... Аңа нәрсә кирәген аңламый. Бу аның тормышында иң авыр сынауларның берсе була. Ул йөгереп, калтыранып өенә кайта һәм: «Мине каплагыз, төрегез, яшерегез», - дип кычкыра. Хәдичә аны тизрәк каплап, төреп куя. Аның бераз аңына килүен көткәч, сабыр холыклы һәм зирәк акыллы хатыны: «Нәрсә булды», - дип сорый. Мөхәммәд аңа ниндидер серле зат белән очрашуын һәм үзе өчен бик нык курыкканын әйткәч, Хәдичә ислам тарихына мәңгелеккә кереп калган бөек сүзләрен әйтә: «Юк! Аллаһы белән ант итеп әйтәм, Ул сине беркайчан да хур итмәс. Син бит туганлык җепләрен ныгытасың, сөйләгәндә гел дөресен әйтәсең, мескеннәргә ярдәм кулы сузасың, кунакка хөрмәт күрсәтәсең, авыр вакытта ярдәмгә киләсең».
Хәдичәнең бу сүзләре аның күңеленә бераз тынычлык сала. Соңыннан Хәдичә аны абыйсы Вәрака ибн Нәүфәл янына алып бара. Вәрака - элгәре иңгән китапларны өйрәнгән насара-христиан галиме. Бу вакытта ул инде карт һәм сукыр була. Мөхәммәд аңа үзенең мәгарәдә күргәннәрен сөйләгәч, ул шатланып: «Бу бит Муса пәйгамбәргә килгән фәрештә», - ди һәм Мөхәммәднең ахыр Пәйгамбәр икәнен әйтә.
Кайгы елы
10 ел пәйгамбәрлек вазифасын күтәргәннән соң, бер ел эчендә Пәйгамбәребез (с.г.в.) ике якын кешесен югалта. Башта аның абыйсы Әбү Талиб вафат була, шул ук елның изге Рамазан аенда сөекле Хәдичәсе дә мәңгелек йортка күчә. Ул авыр ел тарихка «кайгы елы» буларак кереп кала.
Хәдичәнең энесе Хәким ибн Хүзәм әйтүенчә: «Хәдичә, пәйгамбәрлек килеп 10 ел үткәч, 65 яшендә изге Рамазан аенда вафат була. Аны өеннән алып чыгып, Хәҗүн зиратына алып китәләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аны үз куллары белән ләхеткә иңдерә, ул вакытта әле җеназа намазы шәригатькә кермәгән була».
Шулай итеп, алар бергә 25 ел гомер итәләр. Бергәләп күпме шатлыклы мизгелләр кичерәләр, кулга-кул тотынышып, күпме ут-су кичәләр. Хәдичә - Пәйгамбәребезнең иң беренче хәләл җефете, беренче булып исламны кабул итүче һәм иң изге хатын-кызларның берсе буларак тарихка кереп кала.
Хәдичәне искә алуы...
Вакытлар узу Аллаһы илчесенең кайгысын бераз җиңеләйтсә дә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) Хәдичәсен үлгәнче онытмый. Гайшә әйтүенчә, Хәдичәнең исеме телгә алынса, Пәйгамбәр шунда ук аның турында матур-матур сүзләр сөйли башлый, аның рухына дога кыла. Еш кына ул: «Минем Хәдичәм шундый, шундый иде, ул миңа балалар да тапты», - дип аны искә алып, сагышка бирелә.
Әлбәттә, моңа Гайшә көнләшә торган була. Нишлисең, хатын-кыз хатын-кыз шул инде ул. Бервакыт ул, көнчелеген яшерә алмыйча: «Җир өстендә Хәдичәдән башка хатыннар юктыр инде», - дип, үпкәләп әйтеп тә куя. Пәйгамбәребез, Гайшәнең яшьлеген исәпкә алып, сабыр итә һәм: «Кешеләр мине «ялганчы» дигәндә, Хәдичә миңа ышанды, кешеләр миннән йөз чөергәндә, ул ярдәм итте. Башкалар балаларыннан мәхрүм булганда, миңа аннан балалар насыйп булды», - дип ипләп кенә аңлата.
Гадәттә, күңелең бер кешене якын күрсә, ул кешегә карата булган хисләр аның якыннарына, аның белән бәйле башка затларга да күчә. Бервакыт, Мәҗнүн ризык сорап килгән бер этне күргәч, аны кадерләп күлмәгенең итәгеннән ашаткан. Кешеләрнең бу хәлгә аптырауларын күргәч, ул: «Ләйләм янына баргач, юлымда бу эт очраган иде, шул вакыттан ук ул күңелемә якын булып калды», - дигән...
Хәдичә вафат булганнан соң, Пәйгамбәребез аның туганнарын якын итә. Бервакыт, Пәйгамбәребезнең өенә Хәдичәнең сеңлесе Һәлә килеп, керергә рөхсәт сорый. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) ул Хәдичәнең тавышыдай тоела һәм, иң элек, сискәнеп китә, аннан соң: «Йа Аллаһ, бу бит Һәлә», - дип сөенеп әйтеп куя. (Бохари риваяте).
Икенче бервакыт, аларның өйләренә бер әби килә һәм үзенең исемен әйткәч, Пәйгамбәр (с.г.в.) аның хәлләрен сорашырга тотына. Аны хөрмәт белән кунак итә, хөрмәтләп озата. Бу хәлне күреп, Гайшә: «Син бу әбигә ни өчен шулкадәр хөрмәт күрсәттең?» - дип сорый. Пәйгамбәребез: «Хәдичәм исән булганда, ул аның янына килеп йөри иде», - дип әйтә. (Хәким, Бәйһәкый риваятьләре).
«Ни чәчсәң, шуны урырсың»
Хәдичә 25 ел иренә изгелек кыла, аның өчен бернәрсәсен дә кызганмый. Ул аңа беркайчан да тавышын күтәрми, каршы бер сүз әйтми. Күңеле төшеп, канаты каерылып кайтканда, ул аның рухын күтәрә, борчуларын бетерү өчен, сүзен дә, җаен да таба белә.
Әбү Һүрайра тапшырганча, Пәйгамбәребез (с.г.в.) мәгарәдә Җәбраил фәрештәдән Коръән дәресләре алган чагында, янына Хәдичә килә. Җәбраил аны күреп: «Синең яныңа Хәдичә килә, ул сиңа савыт белән ризыкмы, сумы алып килә. Килгәч, аңа Раббысыннан һәм миннән сәлам тапшыр. Аны җәннәттә көткән йорт белән сөендер. Ул йортта һичбер борчу һәм тавыш булмас», - дип әйтә. (Бохари һәм Мөслим риваятьләре). Пәйгамбәребез Хәдичәнең өендә һичбер борчу һәм тавыш күрмәгәнгә, Аллаһы да аны һич борчусыз һәм тавышсыз имин йорт белән сөендерә. Раббым, Аллаһы Хәдичәдән риза булсын.
Гайшә яктылыгы
Ислам нурының җир өстеннән күтәрелү чорында Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) өйдәге терәге булып Хәдичәсе торса, ул яктылыкны җир өстендә таратуда үзенең бөек өлешен Гайшәсе кертә. Ул аның иң якын сәхабәсе Әбү Бәкернең кызы була. Гайшә кечкенә вакыттан пәйгамбәребез янәшәсендә, ислам тәрбиясендә үсә. Әйе, Аллаһы аларга бала бирми, әмма Гайшәнең кешелек тарихындагы вазифасы башка. Пәйгамбәребез вафат булганда, ул әле яшь була. Аллаһы аның аша мөселман өммәтенә күпме бөек гыйлемнәр тапшыра. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шәхси тормышы, өе, гаиләсе белән бәйле булган күпчелек хәдисләр безгә аның аша килеп ирешә.
Әҗәле якынаеп, Аллаһы илчесенең көче китә башлагач, ул гел Гайшәсе янында була. Үлеме алдыннан, Гайшә тешләре белән кулындагы мисвәкнең очын йомшартып, Пәйгамбәребезнең авызына каптыра. Аллаһының илчесе Гайшәнең күкрәгенә башын куеп, Раббысы хозурына күчә.
Гаиләгезгә изге булсагыз...
Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәерле һәм идеаль ир үрнәге була. Ул үзенең гаиләсен бик ярата, аларның күңелләрен күтәреп, алар белән шаяра, уйный, көлә.
Гайшә белән сәфәр кылган вакытта, Пәйгамбәребез, шаяртып, аңа: «Әйдә, узышабыз», - ди. Гайшә аны узып китә. Вакытлар узгач, алар тагын узышып карыйлар. Монысында инде Пәйгамбәребез Гайшәне артта калдыра, һәм елмаеп: «Бу сиңа теге вакыттагысы өчен», - дип, уен-көлке белән, тормышларының матур мизгелләрен искә төшерә.
Кайвакыт Гайшә, яшьлеге белән, артык уйламыйча, әллә нинди озын-озын хикәяләр сөйләсә дә, Пәйгамбәребез аны сабыр гына тыңлап утыра.
Элгәре вакытларда яһүдләрдә хатын-кызның күрем вакытында аның белән бер өйдә яшәмәү, бер табынга утырмау гадәте була. Бу гадәтнең хатын-кызны кимсетү икәнен аңлатып, Пәйгамбәребез (с.г.в.) Гайшәнең күреме вакытында аның белән бер табыннан ашау гына түгел, Гайшә эчкән савыттан, аның ирене тигән урыннан эчкән, итне дә Гайшә капкан җирдән, аның авызы тигән урыннан капкан. Сиңа күпме хезмәт итүче, сиңа балалар табып, аларны тәрбия кылучы заттан чиркану - зур рәхмәтсезлек.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) янәшәсендә ике йолдыздай булган Хәдичә белән Гайшә турында бик күп сөйләргә була. Пәйгамбәребезгә һәм динебезгә кылган олуг хезмәтләре өчен, без аларны үз әниләребездәй хөрмәт итәргә тиеш. Чөнки Пәйгамбәребезнең һәр хатыны - мөселман өммәте өчен, Ана хөкемендә.
Комментарийлар