16+

Рөстәм Миңнеханов давыл нәтиҗәсендә килгән зыяннан соң торгызу эшләрен үз контроленә алды

Кичә булып узган гарасат шактый зыян салырга өлгерде. Бүген давылдан соң чистарту, төзекләндерү эшләре бара.

 Рөстәм Миңнеханов давыл нәтиҗәсендә килгән зыяннан соң торгызу эшләрен үз контроленә алды

Кичә булып узган гарасат шактый зыян салырга өлгерде. Бүген давылдан соң чистарту, төзекләндерү эшләре бара.

Өзелгән ут чыбыкларын ялгыйлар, ауган агачларны чыгаралар, җимерелгән реклама стендларын рәткә китерәләр. Давыл вакытында 230лап машинага зыян килгә. 930 агач сынган, кайберләре ауган, 19 корылманың түбәсе купкан. Йорт түбәләрен бүген кичке сәгать уннарга кадәр ремонтлаячаклар, дип хәбәр итә Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат үзәге.
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, гарасаттан зыян күрүчеләр саны 20гә җиткән. Тән җәрәхәтләре алган дүрт кеше Республика клиник хастаханәсендә дәвалана. Реанимациядә ятучы 30 яшьлек бер хатын аеруча авыр хәлдә, аның күкрәк читлеге, арка баганасына зыян килгән, кабыргалары сынган, баш мие селкенгән. Техническая урамы янындагы автозаправкада аның өстенә агач ауган булган. Зыян күрүчеләр арасында студентлар, пенсионерлар, балалар да бар. Бер яшьлек зыян күргән сабый хәзерге вакытта әнисе белән республика балалар клиник хастаханәсендә дәвалана. Табиблар нарасыйның хәлен уртача дип бәяли.

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов исә бу ситуацияне шәхси контроленә алды. Кичәге гарасат турында Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм шәһәр оешмалары җиткергән мәгълүматлардан соң, ул Премьер-министр вазифасын башкаручы Алексей Песошин белән Казан мэры Илсур Метшинга зыян күргән инфраструктураларны торгызу бурычын йөкләде. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына сәламәтлекләренә зыян килгән кешеләрнең хәлен аерым контрольдә тотарга боерды.
Бүген синоптиклар яшенле яңгыр, урыны белән секундына 22-27 метр тизлектә җил булу мөмкинлеген искәртәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading