Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов «Гыйлем һәм хәтер» француз нәшрияты башлыгы белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гыйлем һәм хәтер» («Connaissance et Memoires») француз нәшрияты башлыгы Катрин Кормери белән очрашты. Әлеге очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамиль Гаффаров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм башкалар катнашты. Рөстәм Миңнеханов...

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гыйлем һәм хәтер» («Connaissance et Memoires») француз нәшрияты башлыгы Катрин Кормери белән очрашты.

Реклама

Әлеге очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамиль Гаффаров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Катрин Кормери Татарстанның дини хәзинәләренә багышланган китап нәшер итү мөмкинлеге турында сөйләштеләр. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген республикада төрле диннәр вәкилләре тыныч һәм тату яши.

Франциядән килгән кунаклар үз чиратында Татарстанның тарихи урыннарыннан алган хисләре белән уртаклашты. Кичә француз нәшрияты башлыгы, Болгар шәһәрендә булып, аның тарихы белән танышкан. Бүген Катрин Кормери Свияжск утрау-шәһәренә юл тота.

Фото tatarstan.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: