16+

Рөстәм Миңнеханов: "Милләтара татулык һәм килешү - югары кыйммәтләр, һәм безнең казанышларның берсе"

Кичә Казанда, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында "Безнең йорт - Татарстан-2015" этномәдәни фестивале гала-концерты узды. Тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов: "Милләтара татулык һәм килешү - югары кыйммәтләр, һәм безнең казанышларның берсе"

Кичә Казанда, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында "Безнең йорт - Татарстан-2015" этномәдәни фестивале гала-концерты узды. Тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Чара бер минут тынлык белән башланды. Биредә 31 октябрьдә Синай ярымутравында авиаһәлакәттә һәлак булучыларны искә алдылар.

Искәртеп үтик: фестиваль 2012 елдан башлап ел саен уза. Ә 2013 елдан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча фестиваль гала-концерты 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры мәйданчыгында үткәрелә.

Татарстан Президенты фестивальдә катнашучыларны һәм тамашачыларны сәламләде һәм бәйрәм белән котлады.

"Бу залда бүгенге бәйрәмне үткәрү символик булып тора. Биредә без Татар теле көнен билгеләп үттек, Рус теле көне тантаналы чараларын үткәрдек. Бу бәйрәм залы безнең бердәмлекне һәм дуслыкны, халыклар арасында хөрмәткә лаек мөнәсәбәтләрне белдерү урынына әйләнде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Милләтара татулык һәм килешү - югары кыйммәтләр, һәм безнең казанышларның берсе. Республикада яшәүче барлык халыкларның телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен үстерү Татарстанның төп өстенлекләре булып тора. Бу эштә Татарстан Халыклар ассамблеясы мөһим роль уйный. Муниципаль дәрәҗәдә Халыклар дуслыгы йортлары челтәре һәм милли-мәдәни үзәкләр үсеше шатландыра", - дип өстәде ул.

Республика Президенты сүзләренә караганда, бүгенге гала-концерт - Татарстан Халыклары ассамблеясы, хакимиятнең дәүләт һәм муниципаль органнары, этнәмәдәни берләшмәләренең нәтиҗәле хезмәттәшлеге үрнәге булып тора.

"Фестиваль бөтен республикага таралды, сәхнәдә һәр муниципаль районнан диярлек иң яхшы коллективлар чыгыш ясый. Без киләчәктә дә Татарстанда үзенчәлекле мәдәниятне үстерү өчен шартлар булдырачакбыз. Авыл клублары төзү һәм капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк", - дип ышандырды ул.

Республикада рухи кыйммәтләрне торгызу һәм үстерү, дини оешмалар эшчәнлегенә ярдәм итү өчен зур игътибар бирелә, дип ассызыклады Р.Миңнеханов. "Әйдәп баручы традицион конфессияләр күп кенә социаль-мәдәни проектларны чынга ашыруда безнең партнерлар булып торалар. Без конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга аерым игътибар бирәбез", - дип билгеләп үтте Президент.

Аның "Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында"гы Указны имзалавы турында белдерүе алкышлар белән хуплап кабул ителде.

"Бу проектларны чынга ашыру безнең ил халыкларының бердәмлеген ныгытуда җитди алым булачагына ышанам", - дип тәмамлады чыгышын Татарстан лидеры.

Ул шулай ук мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренә Татарстан Президенты Рәхмәт хатлары һәм иҗади коллективлар җитәкчеләренә матди-техник базаны ныгытуга сертификатлар тапшырды.

"Безнең йорт - Татарстан-2015" этномәдәни фестивале кунакларына зур концерт программасы тәкъдим ителде.

tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading