16+

Рөстәм Миңнеханов: «Мин – сезнең бер өлешегез»

Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Мондый очрашу ел да Яңа ел алдыннан оештырыла.

Рөстәм Миңнеханов: «Мин – сезнең бер өлешегез»

Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Мондый очрашу ел да Яңа ел алдыннан оештырыла.

Бу көнне Президент узып баручы елга нәтиҗәләр ясады, дистәләгән сорауларга җавап бирде. Һәрвакыттагыча ихласлыгы белән сокландырды, саннар төгәллеге белән шаккатырды. Әлеге әңгәмәнең өземтәсен китерәбез.

Президент атамасы турында
Дәшми калырга да була иде, нигә бу сорауны ил Президентына икенче тапкыр бирергә? (Матбугат конференциясендә Владимир Путиннан «Бизнес-онлайн» электрон газетасы журналисты Татарстанда Президент атамасын калдыру турында фикерен сорады. - Ред.). Ул нәрсә әйтте, шуны әйтте. Аңа өстәп, мин берни дә әйтә алмыйм. Ул ничек әйтте, шулай аңлагыз. Миңа килгәндә, мин - сайлап куелган Президент, федераль закончылык безгә шундый мөмкинлек бирде, бу - зур ышаныч. Алга таба ничек? Президент ничек әйтте - шулай. Ул бит Миңнеханов ничек хәл итсә, шулай димәде, Татарстан ничек хәл итсә, диде... Мин - сезнең бер өлешегез.

Төркия белән мөнәсәбәтләр
Бу катлаулы хәл, Татарстан өчен бик четерекле һәм авыр сорау. Тик мин ил Президенты әйткән сүзләргә сылтама ясый алам. Төрек халкы - ­Россия өчен дус халык. Татарстан, татарлар өчен - тугандаш халык. Әлбәттә, Президентның шулай әйтүе - безнең өчен җитди теләктәшлек билгесе, чөнки бездә зур төрек проектлары тормышка ашырыла. Төрекләр безнең Президентка, безнең республикага ышанды. 1,5 миллиардлык инвестицияләр, заманча заводлар, анда эшләүчеләрнең 95-98 проценты - Татарстан һәм Россия халкы, бу предприятиеләр Россия Федерациясе резидентлары булып саналалар.
Болай килеп чыгуы бик кызганыч. Бу сорау сәяси чишелеш табар дип уйлыйм, ә булган элемтә һәм проектларны уртак тырышлык белән саклап калырга кирәк.

Алданган өлешчеләр
Кемнең кемгә акча биргәнен мин кайдан белим? Бу хәлнең бездә килеп чыгуы кызганыч. Кешедән башта акча алып, аннан алдаучы төзүчеләр булуы аяныч. Сез мине моңа битараф дип уйлыйсызмы? Бу проблеманы тиз генә хәл итеп булмый. Бу сорау белән беренче вице-премьер, төзелеш министры шөгыльләнә, ул - көндәлек контрольдә. Торыр урыннары булмаган гаиләләр булса, ниндидер карар кабул итәргә кирәк, дидем. Исемлек төзелә.
...Мин өлешләп төзелешне хуплыйм, тик жуликларга каршы. Бу - нормаль форма, әмма жуликлыкка каршы гарантия булырга тиеш.

Файдаланылмаган җирләр турында
Минем позиция билгеле: җир эшләргә тиеш. Бүген федераль закончалыкта файдаланылмаган җирләрне кире алу буенча бернинди форма юк. Президентның шундый бурыч куюы бик дөрес. Тик безгә мөрәҗәгать иткән фермерлар болайрак фикер йөртә: һәркем шәһәр читендә җир кишәрлеге алып, аны торак пунктка күчереп, сатып алу турында уйлый. Без шәһәр читендә күп җирне күчердек инде. Тик бүген җирнең бер өлешен дәүләткә резервка алып куябыз. Бик күп авыл хуҗалыгы җирләре эшкәртелми. 90 нчы елларда, район башлыгы булып эшләгәндә, шундый тәҗрибәм бар иде: эшкәртелмәгән шактый җирләрне муниципалитетка кайтардым. Ул вакытта закон моны рөхсәт итә иде. Ә Думада байлар булганда... Бай кешенең һәрвакыт үз мәнфәгатьләре. Безгә бик кирәк норматив актлар тоткарлана. Ә бу тема бик әһәмиятле. Гомумән, авыл хуҗалыгы җирләренә сакчыл карарга кирәк. Бер мизгелдә шулай килеп чыгарга мөмкин: бездә җир җитми башларга мөмкин... Ә инде җир кирәк фермерлар бар икән, без аларга Казаннан бераз читтәрәк җир бирә алабыз. Безгә исемлек бирегез, җир табабыз, эшләсеннәр генә. Тик фермер дип аталучы һәркем Идел буенда җир алырга тели. Ничек анда сарык үрчетәчәкләре, нинди яшелчә үстерәчәкләре турында сөйлиләр... Ә инде арендага җир алгач, аны шундук шәхси милек итеп сатып алырга телиләр, аннан ул җирне башка категориягә күчерергә булышучы кешеләрне эзлиләр. Схема таныш.

Яңа ел теләкләре
31 декабрь төнендә беренче итеп нинди теләк теләү турында уйларга вакытым юк. Әлбәттә, Яңа ел килгәч, беренчедән, Аллага шөкер, без исән-сау дип әйтергә кирәк, ел тәмамлана, без сәламәт. Алла теләсә, икенче елга да исән булырбыз. Моннан да кадерлерәк берни юк. Сәламәт булсак, бар да булыр. Үзем, якыннар, дуслар авырмасын. Ходай бирсә, бу елны уңышлы тәмамларбыз, киләсесе дә тыныч булсын. Менә шундый теләк.

Сусаклагыч зоналар елы турында
Парклар һәм скверлар буенча эш дәвам итәчәк. Бу программага сусаклагыч зоналарны да өстибез. Гади бурыч түгел, тик без эшләргә тиеш. Чөнки, бер яктан, без су ресурсларына бик бай, икенче яктан, проблемаларыбыз бар. Су объектларын шәхси максатлар өчен басып алырга теләүчеләр бар, ягъни яр буенда нидер куеп, башкаларга суга керү юлын капларга теләүчеләр... Ә без балыкчылар, башкалар өчен ял итү зоналары булдырырга тиеш. Бу эшкә бер миллиард сум каралган.
Без, әлбәттә, күп хаталар ясадык, әмма үз хаталарыбызны үзебез төзәтергә тиешбез. Акрынлап бу эшне алып барачакбыз, бигрәк тә Казанда. Без су өстендә утырабыз, тик бер генә яр буебыз бар. Иделгә исә бөтенләй узып булмый, анда сәнәгать объектлары. Сәнәгатьчеләрне чыгарып, ул урыннарда кешеләрне җәлеп итәрлек зоналар ясарга кирәк.

Милли сорау
Татарларның 30 проценты гына безнең республикада яши, калганнары - читтә. Ни генә булса да, татарлар белән, бездән кала, беркем дә шөгыльләнмәячәк. Төрле фикерләр бар, аеруча татар теле турында. Беләсезме, үз телеңне, үз көнкүрешеңне саклап калу җиңел түгел. Без барыбыз да русча сөйләшәбез, бу телне беләбез. Әгәр кемнеңдер рус теле җитми дип әйтәсе килә икән, программалар бар - рус телен өйрәнсен, без барысын да түлибез. Кемгәдер татар теле җитми икән, шулай ук өйрәнсен. Тик бүген рус теле проблемасы юк, татар, чуваш, мари телләре белән проблемалар бар. Татарстанда татар, рус, чуваш, удмурт, мари мәктәпләре шактый, ә башка төбәкләрдә юк инде, берни дә калмады. Андый очракта милләт телсез калды дип уйларга кирәк. Бу бер дә гади тема түгел. Кайвакыт, русларга татар теле кирәк түгел, диләр. Ник? Тагын бер тел белү начармыни, бигрәк тә республикада эшләргә уйласаң. Татар телен белү беркемгә дә комачау итми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading