16+

Рөстәм Миңнеханов ярдәм итәргә сүз бирде

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданнарны кабул итте.

Рөстәм Миңнеханов ярдәм итәргә сүз бирде

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданнарны кабул итте.

Беренчеләрдән булып Рөстәм Миңнехановка Чаллы шәһәренең "STS бию клубы" иҗтимагый оешмасы вәкилләре, коляскаларда бию буенча спортчылар Альберт Җәббаров һәм Ольга Селиванова мөрәҗәгать итте. Алар Татарстан Президентына махсус коляскалар алырга ярдәм иткән республика программасы өчен рәхмәтләрен белдерде һәм шулай ук команда уңышлары, аерым алганда, Сочидагы Паралимпия уеннарында катнашулары турында сөйләде. Спортчылар Рөстәм Миңнехановтан коляскаларда бию спорты буенча балалар-яшүсмерләр өчен спорт-адаптив мәктәп ачуны сорады.

Рөстәм Миңнеханов әлеге башлангычны хуплады һәм адаптив мәктәп балалар спорт комлексы яисә яшьләр иҗат үзәге нигезендә ачыларгы тиешлеген белдерде.

Чаллы шәһәре башкарма комитеты мәгълүматларына караганда, бу максатка иң җайлы объект - 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае. Рөстәм ТР Финанслар министрлыгына акча бүлүне йөкләде.

Буа районыннан Татарстан Президентына 12 бала, шуларның 8е балигъ булмаган балалар анасы Елена Матвеева мөрәҗәгать итте. Зур гаиләгә микроавтобус кирәк. Елена сүзләренчә, шәһәргә бергәләшеп бару бик кыен.

Рөстәм Миңнеханов Елена Матвеевага ихтирамын белдерде һәм якын арада әлеге транспорт мәсьәләсен хәл итәргә сүз бирде. "Без сезнең белән бик горурланабыз. Сез - бөтенебез өчен үрнәк. Шулкадәр бала тәрбияләү - батырлык", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук ул Буа районы башлыгы Азат Айзатуллинга Матвеевлар гаиләсенә ТР Президенты исеменнән Яңа елга бүләкләр әзерләүне йөкләде.

Арча шәһәре кешеләре Рөстәм Миңнехановка 5 нче гимназия каршындагы хоккей классына йөрүче балаларга спорт җиһазларын алу үтенече белән килгән. Шәһәрдә яшь хоккейчылар саны - 300 кешедән артык. Ләкин бөтенесендә дә кирәкле җиһазлар юк. Рөстәм Миңнеханов ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына спорт формасына заказны әзерләргә, ә ТР Финанслар министрлыгына әлеге максатка акча бүлеп бирергә йөкләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading