16+

Сак бул, балконнар ишелә

Казанның Петербург урамы буенча Универсиада уты узганнан бирле нидер ватыла, нәрсәдер җимерелә. Әле күптән түгел генә Университет (Ленин бакчасы) тукталышыннан ерак түгел яңартылган асфальт ишелеп төшкән иде.

Сак бул, балконнар ишелә

Казанның Петербург урамы буенча Универсиада уты узганнан бирле нидер ватыла, нәрсәдер җимерелә. Әле күптән түгел генә Университет (Ленин бакчасы) тукталышыннан ерак түгел яңартылган асфальт ишелеп төшкән иде.

Анысын ясап бетерергә өлгермәделәр, 15 август кичендә шул ук урамда урнашкан «Шоколадница» каһвәханәсе бинасының өченче катындагы балконы җәяүлеләр юлына җимерелеп төште. Шөкер, җәяүлеләр юлына ишелгән балкон ватыкларының астында берәү дә калмаган.
Әлеге һәм аның янәшәсендәге башка биналарның фасадларын яз азагы-җәй башында гына Универсиаданы каршы алу уңаеннан сипләгән, акшарлаганнар иде югыйсә. Бинага косметик ремонт ясалганчы, төзүчеләр балкон конструкциясенең ныклыгын тикшерергә тиеш булганнар булуын...
Кыскасы, хәзер Казан урамнары буйлап йөргәндә: «Ах, нинди матур балкон!» - дип сокланып кына түгел, ә: «Башыма ишелмәсме икән?!» - дип, гомеребез өчен куркып йөрергә туры килмәгәе. Хәер, телибезме-юкмы, ишелгән балконның ишләре астыннан алга таба да йөрергә мәҗбүр булачакбыз. Читкәрәк чыксак, икенче казага юлыгуыбыз - машина астына эләгүебез бар. Ә бер караганда, балкон төпләрендә тротуарлар түгел, ә гөлләр үсеп утырырга тиеш кебек...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading