Шәһри Казан

Шәһәр уртасыннан фатир аласың киләме?

Республикада яңа торак программасы эшли башлады ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды федераль җирләрдә торак төзелеше кооперативлары булдыру буенча яңа программаны гамәлгә ашыруга кереште. Әлеге программа буенча торак алуның тәртипләре нинди, анда кемнәр катнаша ала? Бу сорауларны без ТР Президенты каршындагы Торак фонды башкарма директорының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары Варвара...

Реклама

- Республикада торак төзелеше кооперативлары программасы быелдан гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге программаның үзенчәлеге шунда - күпфатирлы торак йортлар инженер челтәрләр белән тәэмин ителгән федераль җирләрдә салыначак. Моңа аеруча басым ясап әйтәсем килә: социаль ипотека программасы буенча шәһәрдә торак төзелеше өчен яраклы булган җирләр калмады диярлек. Шуңа да торак төзелеше фонды акчасына федераль җирләр җәлеп ителә.
- Торак төзелеше кооперативларында кемнәр катнаша ала һәм нинди шартлар үтәлергә тиешле?
- Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, дәүләт хезмәткәрләре катнаша ала. Әмма аның шартлары бар. Беренчедән, син торак хәлеңне яхшыртырга мохтаҗ булырга тиешсең. Ә моны җирле үзидарә органнары тикшерә һәм исәпкә ала. Икенчедән, гомуми эш стажың биш елдан ким булмасын. Әйтик, син бер хастаханәдә - ике ел, тагын икенчесендә өч ел табиб булып эшләдең ди. Шул ук вазифаны - табиблык эшен дәвам итәсең, ягъни мәсәлән. Мондый кешеләр торак төзелеше кооперативында катнаша ала. Ә инде ике елыңны мәктәптә укытучы булып эшләп, калган өч елны шулай ук бюджет өлкәсендә, әмма дәүләт органында эшләсәң, бу программада катнаша алмыйсың. Өченчедән, индивидуаль торак төзелеше өчен җир мәйданы алмаган булырга тиешсең. Федераль яки республика бюджеты буенча субсидия алып, теләсә кайсы торак программасы буенча үзләренең торак хәлләрен яхшырткан кешеләр дә кооперативта катнаша алмый. Моңа социаль ипотека, яшь гаиләләр, күп балалы гаиләләр өчен булган программаларда катнашучылар, авария хәлендәге йортлардан күчүчеләр керә. Җыеп кына әйткәндә, әгәр дә алар кайчандыр федераль яки республика программалары ярдәмендә торак шартларын яхшырткан булсалар, алар кооперативта катнаша алмый. Гаиләнең акча түләрлек хәле булу да мөһим. Кооператив оешып, аңа федераль фондтан бушка җир мәйданы бирелсен өчен, кооператив әгъзаларының беренче кертеме йорт бәясенең 30 процентын тәшкил итәргә тиеш. Ягъни кооператив 30 процент кертемне кертеп, подрядчы эзләргә, йортны төзергә, төзелешне контрольдә тотарга, эшчеләргә акча түләргә һәм йорт төзелеп беткәч тә, аны эксплуатациягә тапшырганчы, барлык сумманы түләп бетерергә тиеш. Әмма гаиләләрнең матди хәлен һәм программаның социаль мөһимлеген күздә тотып, республика башлангыч кертемне киметү бурычын куйды. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан беренче кертем 10 процентны тәшкил итеп, фатир өчен түләргә 15 елга еллык 7 процент белән займ бирергә дигән карарга киленде. Әлегә игълан ителгән конкурс буенча фатир сайлау ун процент кертем белән дә тормышка ашырыла.
- Яңа программа буенча квадрат метрлар ничек билгеләнә?
- ТР Министрлар Кабинетының 2012 елның 28 декабрендәге «2008 елның 24 июлендәге «Татарстан Республикасында «Торак төзелешен үстерүгә булышлык итү турында»гы 161 нче Федераль законны гамәлгә ашыру буенча чаралар турында»гы 1164 нче карары нигезендә, гаиләдәге һәр кешегә 18әр кв м һәм шуңа өстәп 18 кв м каралган. Әйтик, гаиләдә өч кеше ди. Һәр кешегә 18әр кв м дип исәпләсәк, барысы 54 кв м килеп чыга. Тагын шуңа 18 кв м өстәлә ала. Кв м ның бәясенә килгәндә, ул әлегә 30 мең сумнан артык түгел. Әлеге федераль программада, социаль ипотекадагы кебек, өстәмә кв м лар өчен базар бәясе белән түләү дигән нәрсә юк. Әгәр дә гаилә компьютер аша артык мәйданлы фатир сайласа, ул автомат рәвештә фатирны алып ыргыта.
- Торак төзелеше буенча фатир сайлауның тәртибе ничек?
- Торакка мохтаҗ дип табылганнар, ягъни социаль ипотека программасына чиратка баскан һәм безнең базада булган гаиләләр үзләренең шәхси «битләренә» кергәч тә анда белдерү күрәләр. Белдерүдә сез торак төзелеше кооперативлары программасында катнаша аласыз дип язылган. Анда «әгәр дә программаның шартлары белән кызыксынсагыз, төймәгә басыгыз» диелгән. Әгәр дә шартлар туры килсә, алар конкурска кергән фатирларны сайлый. Конкурста, социаль ипотека кебек, рейтинг системасы бар. Шуны искәртәсем килә: фатирны алдан сайлап куйгач, гаилә әгъзалары, үзләренең торакка мохтаҗ булуларын дәлилләр өчен, җирле үзидарәләргә кабат документлар җыеп тапшыра. Анда исә югарыда санап киткән шартларга туры килү-килмәве тикшерелә. Алар тикшергәннән соң, шартларга туры килүе расланса, гаилә фонд исеменә «безне кооперативка күчерегез, документларны кабат рәсмиләштерәбез» дип гариза яза. Алар социаль ипотека программасында да чиратта тора ала. Тик фатирны инде бары бер генә программа буенча сайлый. Конкурс нәтиҗәләре һәр көнне ясала. Безнең бурыч - Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы бушка җир мәйданына заявка бирә алсын өчен, мөмкин кадәр тизрәк кооператив оештыру. Җир бирелгәч, анда йорт төзелә башлый. Кооператив әгъзалары йортны үзләре төзи алмый бит инде. Шуңа да аларга ярдәмгә башка министрлыклар һәм оешмалар җәлеп ителә. Үзидарә органнары торакка мохтаҗлыгын тикшерсә, министрлык йорт төзелешенә җирне сайлый. Бөтен федераль җир дә йорт төзү өчен туры килеп бетә алмый бит. Алар төзелеш нормаларына туры килмәскә, анда коммуникацияләр үткәрелә алмаска мөмкин. Проект институтлары эконом-класс проектын төзи. Программаны башкаручы Дәүләт торак фонды уставлар ясый, учредитель документларын җыя, торак төзелеше кооперативлары йөкләмәләре буенча подряд оешмалары белән килешүләр төзи, төзелешне финанслый, объект эксплуатациягә тапшырылганчы төзелеш барышын тормышка ашырабыз, аның сыйфатын һәм төзелеш вакытын контрольдә тотабыз. Ягъни Татарстан Хөкүмәте, алдан әйткәнемчә, финанс мәсьәләсендәге проблеманы хәл итте, ягъни башлангыч 30 процент керемне 10 процентка кадәр калдырды, йорт өчен түләргә 15 елга 7 процент белән займ бирде.
- Социаль ипотека программасы буенча чиратта торучыларга бала туган очракта 200 мең сум акча бирелә. Яңа программада бу каралганмы?
- Юк, аның социаль ипотекадан тагын бер аермасы шунда да инде. Торак төзелеше кооперативлары программасы буенча торак алучыларга бала туган очракта акча күчми. Социаль ипотекада чиратта тору дәверендә акча күчкән булып, хәзер яңа программа буенча фатир сайласалар, аларның бу хокуклары бетерелә. Яңа программа буенча фатир сайларга беркем дә мәҗбүр ителми. Аларга без тагын бер программа барлыгы турында гына искәртәбез. Ә программаның кайсын сайларга икәнлеге үз ирекләрендә кала. Бала өчен күчәсе 200 мең сумны көтмичә, Казан эчендә төзелгән йорттан фатир алыргамы яки инде, бу хокукны файдаланып, социаль ипотека программасы нигезендә йорт салырга җир биргәннәрен көтеп утырыргамы - һәр гаилә үзе хәл итә. Тик, белгәнегезчә, шәһәр эчендә андый йортлар төзергә буш җирләр калмады. Программага чиратка басарга теләүчеләр күп, тик без аларны, җирләр булмаганга, реестрга кертә алмыйбыз. Ә бу яңа программа, кабатлап әйтәм, федераль җирләрдә - шәһәр эчендә салына.
Шуны да искәртим: әгәр дә гаилә торак төзелеше программасы буенча фатирны алдан сайлап кую барышында фатирга заявка биреп, соңыннан кабат социаль ипотека программасында калуны уңайрак күрсә, «отказ» дигән кнопкага баса. Аннары тыныч күңел белән социаль ипотека программасында чиратта торып, андагы конкурсларда катнаша ала.
- Яңа программа нигезендә фатир алган очракта аны ана капиталы акчасы белән түләп буламы?
- Әйе, мондый мөмкинлек саклана, ана капиталын займны түләүгә тота алалар.
- Торак төзелеше кооперативлары программасы буенча беренче йорт төзелә башлады дип ишеттек...
- Әйе. Казанның Горсоветская урамында 178 фатирлы йорт төзи башладык. Программаны тизрәк эшләтеп җибәрү өчен, без анда югарыда санап киткән категориягә туры килгән һәм социаль ипотека программасыннан күчкән гаиләләрне керттек. Йорт яхшы урында төзелә. Анда бөтен кирәкле инфраструктуралар, якында гына метро станциясе дә бар.
- Киләчәктә тагын кайда төзергә ниятләнелә?
- Хәзерге вакытта Торак төзелеше фонды киләчәктә төзелеш алып барырга мөмкин булган җирләрнең исемлеген карый. Якын киләчәктә Республика клиника хастаханәсе тирәсендә төзелер дип планлаштырыла.
PS. Федераль вузларда һәм фәнни-техник үзәкләрдә эшләүчеләргә бу программада катнашу мөмкинлеге бар. Алар өчен тораклы булу мөмкинлеге 2012 елның 9 февралендәге 108 нче постановление белән каралган. Алар чиратка басуны үз министрлыклары белән килештерергә тиеш.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: