16+

Син аның елмаюын күрдеңме?

Яңа ел. Бер фатирда Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенгән ике волонтер алты һәм дүрт яшьлек ДЦП диагнозлы баланы Яңа ел белән котлый, бүләкләр тапшыра. Дүрт яшьлек, ятакка беркетелгән ир бала шунда кинәттән кычкырып-кычкырып көләргә тотына. Баланың анасы исә атыла-бәрелә кухняга чыгып йөгерә. Аның артыннан чыккан волонтер тораташ булып...

Син аның елмаюын күрдеңме?

Яңа ел. Бер фатирда Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенгән ике волонтер алты һәм дүрт яшьлек ДЦП диагнозлы баланы Яңа ел белән котлый, бүләкләр тапшыра. Дүрт яшьлек, ятакка беркетелгән ир бала шунда кинәттән кычкырып-кычкырып көләргә тотына. Баланың анасы исә атыла-бәрелә кухняга чыгып йөгерә. Аның артыннан чыккан волонтер тораташ булып...

«День добрых дел» дип аталучы Казандагы беренче иганәчелек интернет-кибете ачкан эшмәкәр Рөстәм Хәсәнов сөйләгән әлеге тарихтан бөтен тән куырылып килә. Йа Хода, без кайчак яныбыздагы әнә шундый сынауга дучар булган кешеләрне күрми дә яшибез бит! Вакыт юк безнең, эш тыгыз, үз мәшәкатьләребез муеннан. Юкса һәр көн Ходайга сәламәт бала үстерү бәхете биргән өчен мең кат шөкер итәрлек тә, яндагы әнә шундыйларга ярдәм кулы сузасы адәмнәр үзебез...
- Мин эшмәкәрлеккә 14 яшьтә үк кереп киттем, - дип башлый сүзен Рөстәм, минем үзе турында кызыксынып биргән соравыма җавап итеп. Әтиемнең кибет нокталарында беренче аудио-дисклар белән сәүдә итә башладым. Бүгенге көн күзлегеннән карасаң - пиратлык инде ул. Ә ул елларда закон аны тыймады. Оренбург өлкәсе Орск шәһәре егете мин, гадәти яшүсмерлек чорын да үткәрдем, бергә-бер сугышулар да, хулиганлыклар да хәттин ашкан иде. Әтием белән үстем, бүгенге көнгәчә чып-чын әти малае. Әти ул вакытта минем этлекләремне күреп-күзәтеп торган инде. Ә мин үземне үтә тапкыр, әтигә дә сиздермәс дәрәҗәдә хәйләкәргә санап йөрдем. Аның бөтен гамәлләремнән дә хәбәрдар икәнен мәктәп тәмамлап, шулай бер кич утырып сөйләшкәндә генә белдем. Әти ул яктан мине мөстәкыйль, үземнең һәр гамәлем өчен җаваплы итеп үстерде шикелле. Шуңадырмы, тормышымда эчеп-тузып йөрүләр дә, наркотик та булмады.
- Ир кешенең эшмәкәрлеккә кереп китүе гаҗәп түгел, япь-яшь башы белән иганәчелеккә алынуы, кеше мәнфәгатен үзенекеннән өстен куюы гаҗәпләндерә. Әллә моның өчен берәр җитди сәбәп килеп чыктымы?
- Бөтен кеше шулай уйлый. Бернинди сәбәп тә булмады. Оренбургтан Казанга күченеп килгәч, мин туган шәһәремдәге һөнәремне - радио ди-джее булуымны дәвам иттем. 2008 елның декабрендә булачак хатыным белән сәүдә үзәгендә йөргәндә чыршы уенчыкларына - ятим балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең Кыш бабайга бүләк сорап язган хатларына күз төште. Шуларның берничәсен кисеп өйгә алып кайттык та... Мин каптым! Ул үксез балаларның Кыш бабайга язган хатларын үз күзең белән күрү, үзең уку кирәк. Алып кайтылган һәр хаттагы теләк-гозерне үтәргә тырышып, кирәкле уенчыкларны сатып алып, балалар йортына илтеп бирдем. Менә шуннан боз кузгалды да. 2009 елда интернетта «День добрых дел» дигән блогерлар җәмгыятен ачтык. Бер ел элек рәсми төстә теркәлдек.
- Рөстәм, ул журналда иң элек ДЦП диагнозлы балаларга карата игътибар көчле. Алар өчен төрле җайланмалар, ортопедик урындыклар өчен иганәчеләр эзләү... Ә ни өчен нәкъ менә әлеге диагнозлы балалар мәнфәгате беренче урында?
- Беләсезме, безнең илнең кызык бер парадоксы - безгә көчле хис-кичерешләр кирәк. Мисалга, подъездларда, лифтларда еш кына «менә шундый кешегә, балага, кыйбатлы операция өчен фәлән суммада акча кирәк, кадерле кешебезне саклап калырга булышыгыз» кебек игъланнар тулып ята. Дүртенче стадиядәге рак авырулы кешенең гомерен саклап калып булмаслыгын бөтен кеше белә, әмма могҗизага ышанасы килү теләге шундый көчлеме - ул аның счетына акчаны ике дә уйламый күчерә. Ә гомере буе инвалид коляскасында яшәргә, көндәлек көрәш аша гомерен саклап килүче ДЦП диагнозлы кешеләргә безнең илдә игътибар юк - яшиләр бит әле, бүген-иртәгә генә үлмәскә дә тиешләр кебек. Ә ничек яши алар? Безгә әллә нигә бер авыр бирелгән кыенлыклар аларның көндәлек тормышында гына да меңләгән. Авызыңа кашыкны турылап китерү өчен генә дә нинди газап аша үтәргә кирәк! Әлеге гарипләр исә аң-үсеш буенча бездән - сәламәт кешеләрдән бернәрсә белән дә аерылмый юкса. Аларның бик күбесе безгә караганда башлырак та әле. Әгәр вакытында кирәкле реабилитация курслары, мускулларны эшкә китерерлек җайланмалар белән тәэмин итеп торсак, без аларның иртәгәсе көнне булачак тормышларын җиңеләйтәбез. Минем нәкъ менә шуңа аларга ярдәм итәргә алынасым килде дә. Күбесенә ортопедик урындык кирәклеген белгәч, әлеге конструкцияне өйрәнергә керештем. Чөнки базар мәнфәгатьләре ул җайланмадан бизнес булдырган - аның лицензияле, сатудагы варианты 40-50 мең сум тора. Каян килә авыру бала тәрбияләгән гаиләгә шул хәтле акча? Казан җитештерүчеләре белән сөйләшә-киңәшләшә торгач, җиһаз ясау белән мәшгуль бер ширкәт аны ясарга үзе алынды. Хәзер Россиянең теләсә нинди шәһәрендә без тарата торган әлеге ортопедик урындык-вертикализатор 10 мең сум тора. Аерма сизелерлек шикелле?
- Сез, димәк, Казан һәм Татарстан белән генә эшләмисез?
- Юк, безгә теләсә нинди шәһәрдәге бала да бертигез. Әйткәнемчә, вакытында башланган дәвалау, реабилитация курсы булса, без ул балаларга ярдәм итә, тормышларын, авыруларын җиңеләйтә алабыз, дигән сүз.
- «Без» кем инде ул?
- Әлеге инициатив төркемдә 30-40лап кеше бар. Әлбәттә, аларның 10-15е генә актив. Ә безнең төркемгә теркәлгән 1500 авыру баланы исәпкә алсак, без аны үзебез генә булдырып чыга да алмас идек кебек. Безнең белән республикада зур, хәтта уртача керемле бер генә оешма да хезмәттәшлек итми. Әмма аңа карап, эшебезнең тукталып торганы юк әле - шәхси көч, аерым кешеләр дәүләткә караганда да күбрәк эшли, күпкә зуррак таулар күчерә ала, дип саныйм.
- Еламаган балага имезлек каптырмыйлар, диләр бит. Сорап караганыгыз юктыр, бәлки, берәр грант отар идегез әле?
- Сорадык, яздык, белештек. 600ләп хат кына язганбыздыр. Җавап та биргәннәре юк. Грантлар өчен безгә әле иртәрәктер дә, бәлки, әмма киелгән киемнәрне җыйнап, шуларны тотарга берәр склад бүлмәсе сорап язган үтенечебез дә канәгатьләндерелмәде. Менә бүгенгесе көнгә безнең ортопедик урындыкларга 293 кеше чират тора, башка җайланмалар таләп ителгән тагын бер чират бар. Аларның һәммәсен канәгатьләндерер өчен җәмгысы 6 миллион сум акча кирәк. Нефтьле республика өчен әллә ни күп тә түгел кебек, ә? «Ак Барс Строй» ширкәте 270 мең сум акча бүлеп биргән иде. Нефте булмаган Оренбург өлкәсе счетыбызга нәкъ менә Оренбург өлкәсе балалары өчен генә 1 миллион сум акча күчерде. Аның 140 меңен 14 баланы креслолы итү өчен тоттык, калганы әлегә тора.
- Сез акча белән турыдан-туры эшләмисез кебек - бөтенесе дә нәкъ менә кресло ясаучы ширкәткә күчерелә.
- Бу беркемдә дә шик калдырмас өчен эшләнде. Алдап акча эшләү өчен ачылган ширкәтләр күп булды. Бездә һәр тиен нәкъ менә шушы бала, аның менә шушы кирәк-ярагы өчен тотылганы интернет битебездә аермачык күренеп тора, һәр тиенгә җавап тотыла.
- Рөстәм, узган ел Төньяк Кавказда булып кайткан кеше буларак сорыйсым килә - Кавказ якларыннан андый җайланма сорап язучылар юктыр?
- Әллә андагы реабилитация үзәгендә дә булдыгызмы? Әлегә аннан бер генә гозер бар - анда республика ДЦП авырулы бала үскән һәр гаиләгә игътибарлы. Минем хыялым да әнә шул - Татарстанда төрле шәһәрләрдән килү мөмкинлеге тудырырлык үзәк булдыру. Чечняда бит анда һәр бала, күпме кирәк, ничаклы күләмдә - шуның кадәр бушлай дәвалана ала. Ә бездә ДЦП авырулы балага бер массаж ясату 1 мең 500 сум торырга мөмкин. Әле дә әти-әнинең канаты каерылмый да, әле дә сабырлыгы җуелмый! Казан янындагы берәр ярымташландык лагерьны бирсәләр дә, без егетләр белән аны төзекләндерү эшенә керешер идек. Һәм без аңа ирешәчәкбез дә! Әнә, былтыр Иске Аракчино бистәсендә утырып янган, ике авыру кешесе булган гаилә өчен йорт төзеп ятабыз. Былтырдан бирле гаилә гаражда яшәгән - хәтта РФ Президентына кадәр ярдәм сорап хат язган алар. Файдасыз. Без исә әлеге гаилә белән аларга кресло илтергә баргач таныштык. Ике гарип кешесе булган гаилә гаражда көн күрсен әле! Берәмтекләп ярдәм эзләдек - сентябрьдә гаилә, Алла боерса, яңа йортларына күченәчәк.
- Рөстәм, гаиләле, 33 яшеңдә ике бала атасы буларак, нәниләребез сәламәтлеге, гаилә бөтенлеге турында башкача - фәлсәфирәк тә уйлый башлагансыңдыр әле?
Мине бервакытта да дәүләт башында кем утыруы, аның тиешенчә күләмдә эшләү-эшләмәве кызыксындырмады. Өстәгеләрне үзгәртәсем дә килми - менталитетыбыз үзгәрсен иде. Һәр кеше 365 көннән торган елның бер генә көнен булса да изге эшләргә багышласа да, без дөнья күчерергә сәләтле дигән сүз. Җыен чүп-чарга да, кафега кереп утырып туңдырма ашарга да жәлләмибез бит акчаны - баласының бер елмаюын, таякка таянып булса да беренче адымын атлавын күрергә теләгән, безнең кебек үк җаны-йөрәге булганнарны онытмасак идек...

Фонд «День добрых дел»
ИНН 1657115472
КПП 165701001
ОГРН 1121600005295
р/с 40703810126030000039
в филиале «Саратовский» ОАО Банк «Открытие» г. Саратов
БИК 046311854
к/с 30101810900000000854
Назначение платежа: благотворительный взнос по программе "Мебель для особенных детей"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading