16+

Сәламәт фикерләү мөһим!

Балаларның сәламәтлеге һәрвакыт игътибар үзәгендә. Соңгы вакытта балалар һәм яшүсмерләрнең үзләрен аддиктив тотуларын профилактикалау да мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Сәламәт фикерләү мөһим!

Балаларның сәламәтлеге һәрвакыт игътибар үзәгендә. Соңгы вакытта балалар һәм яшүсмерләрнең үзләрен аддиктив тотуларын профилактикалау да мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Үзләрен аддиктив тоту яки аларда нәрсәгә дә булса бәйлелек барлыкка килү (тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр, интернет бәйлелек, комарлы уеннарга бәйле булу) - девиант тәртипнең (үзеңне социаль нормаларга туры килми торган итеп тоту) иң киң таралган төрләренең берсе. Кешенең үзен аддиктив тотуы реаль тормыштан психик халәтне үзгәртү ысулы белән китәргә тырышуда чагыла. Узган атнада Казанда «Яшьлек» мәдәният йортында үткәрелгән «Казан яшьлеге - Ватанның кагылгысыз запасы» («Юность Казани - неприкосновенный запас Отчизны») дип аталган конференциянең дә төп темасы «Мәдәният балаларның һәм яшүсмерләрнең аддиктив тәртибенә профилактика ясау коралы буларак» дип аталды. Әлеге чарада Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе, Казанның мәдәният һәм мәгариф идарәләре, Казанның балалар иҗаты йортлары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Конференциядә балаларда тискәре күренешләрне, начар гадәтләрне бетерүгә, позитивка юнәлдерелгән күптөрле секцияләр (барлыгы 10) оештырылган иде. Шуларның берсендә Африка барабаннарында уйнау мөмкинлеге дә тудырылды. Бу балаларда сөйләшкәндә олы кешене бүлдермәү, тыңлый белү күнекмәләрен булдыруны күздә тота. Эмоциональ халәтне рәсем ясау ярдәмендә дә җайга салырга мөмкин. Чарада мондый төрдәге секция дә эшләде. Шулай ук биюләр, төрле кул эшләре ярдәмендә дә балаларның игътибарын җәлеп итәргә, сәламәт итеп тәбияләргә була. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, балалар белән эшләүдә бүген тәкъдим ителгән ысулларның кайберләре үсеп китмәскә дә мөмкин, әмма балалардагы тискәре күренешләрне бетерү өчен, яңа формаларны эзләргә кирәк. Мәскәүдән «Россия офицерлары» патриотик оешмасы советы рәисе Александр Михайлов: «Без сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында күп сөйләшәбез, ә бит иң мөһиме - сәламәт фикерләү. Яшәү урыны буенча урнашкан мәдәният йортларының балаларда һәм яшүсмерләрдә яңача фикерләүне формалаштыруның һәм үзләрен аддиктив тотуларын профилактикалауның төп штаблары булуы зарур. Ләкин балаларга мәдәни яктан белем бирүдә әти-әниләр дә катнашырга тиеш», - дип билгеләп узды. Балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәт, позитив рухта тәрбияләү өчен, мәдәниятне үстерү зарур.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading