Ике югары белеме була торып та эш таба алмый ике ир туганым, - ди беркөнне танышым Әлфия. - Дәүләт оешмаларына урнашу турында сүз дә юк инде, хәтта шәхси оешмалар да алам дип тормый. Бик зур элемтәле туганнарыбыз да ярдәм итә алмады. Булмаган авыруларын бар итеп, армиягә яраксыз дип әти-әниләре кәгазь...
Ел ярым элек колледж тәмамлаган танышымның: «Армиягә бармаганнарны юньле эшкә алам дип торучылар юк, сузып йөргәнче, тизрәк баруың хәерлерәктер», - дигәне исемә төште. Дөрестән дә, сузып йөрмәде, армиядә хезмәт итеп тә кайтты. «Кавказ һавасы килеште. Башым еш авырта иде, ник бер авыртып карасын анда. Режимсызлыктан шулай булган, ахры. Ашау яхшы иде, хәләлне генә ашаттылар. «Дедовщина»ның исе дә юк иде. Армиягә бармаган булсам, андагы гүзәллекне кайчан барып күрер идем әле мин!» - дип сөйләде кайткач. Озакламый бик теләп тә эләгүе хәйран кыен булган хокук саклау органнарына эшкә алдылар үзен.
Телевизордагы бөтен тискәре мәгълүматны җыеп утырганнан соң бер генә ана кешенең дә баласын, кызларның туганнарын һәм сөеклеләрен, әбиләрнең оныкларын армиягә озатасы килмидер. Олылар әйтмешли, күрәчәгең булса, күркә талап үтерә. Тик шулай да саклаучы, яклаучы, кыю, көчле булган ир-егетләр бурычын болай да бөтен авыр эшне үз өстенә алырга күнеккән замана хатын-кызы җилкәсенә йөкләп булмас бит инде, җәмәгать!? Наркоман, псих, эпилепсик дип гомерлек мөһер сугылган кәгазь күтәреп йөргәнче, башыңны горур тотып «хәрби билет»лы булып яшәвең хәерлерәктер, бәлки.
Армиягә бару-бармауны, гадәттә, яшьләр үзләре түгел, ә әти-әниләре хәл итә. Без капчыкта ятмаган кебек, ялганның бер ачылуы бар. Сатып алынган «военник»лыларның да төн йокысын качырырлык вакыйгалар белән дөнья тулган бит.
Улыма бер яшь тулгач, медицина тикшеренүе үтеп йөрим. Хирургка кергәч, ул улымны бер кат елатып, тикшереп чыкты да карточкага танып булмаслык сүзләрен тезеп кул куйды. Мин җавап көтәм, ә ул:
- Сөенәсезме-көенәсезме - анысы сезнең эш, улыгыз армиягә яраклы, - диде.
- Ничек инде? - дим, шаяртуын аңламыйча.
- Шулай тикшеренергә килгәндә берәр гаеп тапсам, уллары булган әниләрнең күбесе: «Моның белән армиядән калдырып буламы соң? - дип сорыйлар, - ди.
Шуңа охшаш сүзләрне яшүсмер улы булган танышым Эльвира ханым авызыннан да ишеткән идем. Бер күрешеп хәлләр белешкәндә: «Аллага шөкер, улымның өч тапкыр мие селкенде инде, армиядән калдырып булмасмы, шуңа күрә карточкасының оригиналын өйдә саклыйм, югала күрмәсен», - дигән иде. Кайгырту - яхшы нәрсә, тик кирәгеннән артык тырышып газизеңә гомерлек зыян ясаганнан соң ничек тыныч күңел белән яшәргә мөмкин?
Булмаган чирләрен бар итеп, ир тапканны теләсә ничек туздырып, хастаханә юлып таптаган, гомере буе бер генә җирдә дә эшләп карамаган Ольга ханым да тырыша торгач, улыннан «инвалид» ясады. Улы рәхмәт әйтте дип беләсезме? Юк, әлбәттә! Озын буйлы, көчле, чибәр япь-яшь егетнең: «Мине шулай мыскыл иткәне өчен, әниемне күралмыйм», - дип өйдән чыгып китүе дә гыйбрәт түгелмени?
Шулай да, «солдатта булмаган дип эшкә алмыйлар, солдатта булмаган дип кредит бирмиләр» дип гомерең буе интегеп яшәгәнче, синең хакта:
«Әллә каян күренеп тора -
Солдатта булган диләр»,
- дип җырлаулары мең өлеш артыктыр...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар