16+

«Светофор куйганда, тротуар да төзәтелсен»

Башкаланың 63 урам киселешендә үзкөйләнелешле светофорлар эшли. Ел ахырына кадәр тагын 35 чат «акыллы» приборлар белән җиһазландырылачак.

«Светофор куйганда, тротуар да төзәтелсен»

Башкаланың 63 урам киселешендә үзкөйләнелешле светофорлар эшли. Ел ахырына кадәр тагын 35 чат «акыллы» приборлар белән җиһазландырылачак.

«Юл хәрәкәтен автомат идарә итү челтәре» (АСУДД) учреждениесе директоры вазифасын башкаручы Евгений Пыров сөйләгәнчә, Казанда транспорт чаралары саны 300 мең берәмлектән артты. Шәһәр инде берничә ел элек үк транспорт бөкеләреннән буыла башлаган иде. Хәлне үзгәртү максатында, 2010 елда башкалада Италиянең SWARCO концернының OMNIA технологиясе тәҗрибә рәвештә кулланышка куелды. «Уңай нәтиҗәләр күз алдыбызда. Адаптив светофорлар урнаштырылгач, К.Маркс, Горький, Павлюхин, Эсперанто, Достоевский һәм Ершов урамнарының, Себер трактының үткәрүчәнлеге 15 процентка артты», - ди Евгений Пыров.
Үзкөйләнешле (адаптив) светофорлар транспорт чаралары ташкыны күбрәк булган урамга «яшел» утны озаграк тота. Җәмәгать транспортына өстенлек бирелә. Мәсәлән, автобустагы модульдән светофорга радиодулкын килеп ирешә. Шушы хәбәрне алуга ук, светофор «яшел» утны алданрак кабыза, яисә, утны озаграк тотып, автобусны тоткарлыксыз үткәреп җибәрә. АСУДД учреждениесе мәгълүматлары күрсәткәнчә, иң көчле хәрәкәт Ямашев һәм Җиңү проспектларында, Вишневский, К.Маркс һәм Г.Кутуй урамнарында теркәлә. Алардан сәгать саен уртача 3 мең транспорт чарасы узып китә. Пушкин, Горький һәм Сәлимҗанов урамнары да сәгатенә 2шәр мең машина үткәрә.
Казан - адаптив светофорларны Россиядә беренче булып урнаштырган шәһәр. Юл-транспорт хәрәкәтен көйләү мәсьәләсенә карата үзенең фикерләрен белдергәндә, мэр Илсур Метшин, Олимпия уеннарына әзерлек барышында, Сочи шәһәрендә дә адаптив светофорлар кулланылганлыгын искәртте. «Светофорлар куйганда ватылган тротуарлар, чирәмлекләр төзекләндерелгән булсын», - дип, катгый күрсәтмә дә бирде шәһәр башлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading