16+

Тагын ике ел бар әле

Тагын ике атнадан Россиядә фатирларны түләүсез нигездә хосусыйлаштыру вакыты бетә. 2013 елның 1 мартыннан фатирга милек хокукын рәсмиләштерү өчен аны дәүләттән сатып алырга туры киләчәк. Бу хакта белмәгән кеше калмаган иде бугай инде. Әмма Россия Президенты Владимир Путин, фатирларны түләүсез нигездә хосусыйлаштыруны тагын ике елга озайту мөмкинлеген карарга кирәк, дип...

Тагын ике атнадан Россиядә фатирларны түләүсез нигездә хосусыйлаштыру вакыты бетә. 2013 елның 1 мартыннан фатирга милек хокукын рәсмиләштерү өчен аны дәүләттән сатып алырга туры киләчәк. Бу хакта белмәгән кеше калмаган иде бугай инде. Әмма Россия Президенты Владимир Путин, фатирларны түләүсез нигездә хосусыйлаштыруны тагын ике елга озайту мөмкинлеген карарга кирәк, дип белдергән. Бу хакта дәүләт башлыгының пресс-секретаре Дмитрий Песков хәбәр иткән, диелә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрендә. Түләүсез нигездә хосусыйлаштыру 1992 елда башланган иде. Шуннан соң аның вакытын ике тапкыр - 2010 елның 1 мартына кадәр, аннан соң 2013 елның 1 мартына кадәр озайттылар. Әлеге закон гамәлдә булган вакыт эчендә Россиядә торак фондының 80 проценттан артыгы хосусыйлаштырып бетерелгән. РФ Дәүләт Думасында фатирларны түләүсез нигездә хосусыйлаштыру вакытын берничә елга озайту яки гомумән дә шулай калдыру турындагы тәкъдимнәр буенча берничә тапкыр фикер алышулар булган иде инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading