Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә, Аллаһы Тәгаләнең җебенә ябышыгыз һәм таркалмагыз, ди. Шул җепне өзмичә вә таркалмыйча барган фикер ияләрен туплау - мөфтиятнең тәүге максаты. Фикер төрлелеге куркыныч түгел, ә бер-береңне ишетмәү куркыныч. Фикереңне җиткерү куркыныч түгел, тәкәбберләнү, хаклыкны танымау куркыныч. Белмәү оят түгел, белергә теләмәү хәтәр.
Шул максатларны күз алдында тотып, мөфтият, фикердәшләр бердәмлеге буларак, Коръән-Кәрим һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) үрнәге нигезендә, бүгенге көн таләп һәм мәсьәләләрен чишә алырлык гыйлемле һәм иманлы кешеләр берләшмәсенә әйләнергә тиеш. Мөфтиятнең төп максаты - Ислам диненең адәм балаларын камиллекнең югары дәрәҗәсенә күтәрү, дөнья вә ахирәт сәгадәтенә ирешү өчен Аллаһы Тәгалә хозурында төзелеп, бәндәләргә бүләк вә вазифа ителгән илаһи канун икәнен җиткерү. Нинди генә эш булмасын, дин ислам тарафыннан боерылса, ул эш бәндә өчен хәерле һәм дин тарафыннан тыелган нәрсәләр бәндә өчен зарарлы. Аллаһ сөбханә вә Тәгаләнең адәм балаларына гакыл нигъмәте бирүен вә гыйлем, фән юлларын ачуын халыкка аңлату иң олы вазифа. Ә моңа ирешүнең башында имамнар тора. Әлегә кадәр безнең имамнарыбыз күбрәк мәчет төзү, утка, суга акча табу белән мәшгуль иде. Инде имамнар төп вазифаларына - халык белән эшләүгә йөз белән борылырга тиеш. Намаз укыту гына түгел, мәхәлләне, кешеләрне укыту, гыйлем бирү, әдәп-әхлак нигезләрен төшендерү - аларның олы бурычы. Имам мәчеттәге генә түгел, ә бөтен мәхәлләдәге тәртип өчен дә җаваплылык тоярга тиеш. Мәчет әхлагын Аллаһның сүзен мәктәп һәм балалар бакчаларында, мәхәлләдә урнашкан институт һәм завод-фабрикаларда сөйләргә тиеш ул. Гомер-гомергә безнең төбәкләрдә имам намаз укыткан өчен түгел, ә балаларга, мәхәллә, авыл халкына гыйлем биргән өчен эш хакы алган. Намаз укыган өчен акча алган имам ахирәттә намаз әҗере алырмы? Аллаһы Тәгалә аңа: «Син хезмәт хакы алдың бит инде», - дип әйтмәсме? Намаз укыган өчен акча түләнсә, намазга килгәннәргә дә эш хакы түләргә кирәк була инде алайса.
Имамның сүзе һәм дәрәҗәсе нык булырга тиеш. Ул яисә ул билгеләгән кешеләр мәчеттә укытырга, тәфсир һәм сорауларга җавап бирергә, ул укыткан дәресләр максатчан, дәвамлы һәм нигезле булырга тиеш. Мәскәү мәчетен җимерүгә нәрсә китерде? Чуарлык. Бу почмакта берәү пыш-пыш нәрсәдер өйрәтә, аргы почмакта берәү пышылдый. Тегендә бер күч, монда икенчесе нидер бүлә, саный. Бу таркаулык, бу башбаштаклык, бу мин-минлек инде Татарстан мәчетләрендә дә киң таралды. Төрле фикер куркыныч түгел, бу - Аллаһы Тәгаләдән булган нигъмәт, ә уртак фикергә килә алмау, тәкәбберлек, низаг хәтәр. Бүген Пәйгамбәребезнең (с.г.в.), христианнар 76 төркемгә бүленделәр, мөселманнар 72 төркемгә бүленерләр, берсе генә җәннәтле булыр, дигән хәдисен китерергә яратабыз. Инде уйлап карагыз. Монда фикер төрлелеге турында түгел, фикерсез таркаулык хакында сүз бара. Пәйгамбәребез (с.г.в.), 72 фикердә булырлар дип әйтми бит, ә төркемгә бүленерләр, ди. Ягъни «Динамо», «Спартак», «Рубин»... кебек төркемгә, диндә туп тибүчеләргә ди.
Остазсыз шәкертләр күбәйде. Монысы - безнең каршыда торган тагын бер мәсьәлә. Китаптан укып кына төшенеп булмый Ислам диненең нечкәлекләренә. Остаз кирәк. Аллаһы Тәгалә дә Коръән-Кәримне Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) аркылы иңдерә. Сәхабәләр тәбигыйннәргә, алар исә үзләреннән соң килгәннәргә остаз булалар. Шулай итеп, Ислам дине безгә кадәр килеп ирешә, мәшһүр галимнәр пәйда була. Ислам дине тормышыбызның бөтен ягын күзаллый. Фәннәр туа, бөек ачышлар чоры була бу. Бүген исламның фәнни бөеклеген төшенергә вакыт җитте. Остазның, галимнең дәрәҗәсен билгеләп, Пәйгамбәребез (с.г.в.), Галимнең үлүе - галәмнең үлүе, дип юкка гына әйтмәде. Татарлар, шул фикерне яхшы аңлап, һәрвакыт гыйлемгә омтылганнар. Бүген дә без, мөселман буларак, Коръән-Кәримдә нигезе булган шәригать, гакыйдә гыйлемнәре белән бергә, физика, химия, математика, астрономия өлкәләрендә дә үрнәк булырга тиешбез. Ул фәннәрнең дә нигезе Коръәндә. Диния нәзарәтенең максаты - гомумкешелек юлында үзенең сукмагын булдыра алырлык иманлы шәхесләр әзерләүгә йөз тоту. Моның өчен, үз төбәгебездә төпле белем бирә алырлык уку йортлары, аларда фәнни программа булдыру, бай мирасыбызны шул мәдрәсәләрдә укыту тиеш. Әлбәттә, безнең бай мирасыбыз бар. Тик ни кызганыч, мөфтият ул мирасны өйрәнүгә йөз тотмады. Татарстан Диния нәзарәтенең кичекмәстән башкарырга тиешле эшләренең берсе - Мәрҗаниләр, Курсави, Бигиевлар, Баруди һәм Фәхреддиновлар мирасын өйрәнү һәм аның бөтен кешелек хәзинәсе икәнен билгеләү. Шулай ук Сәгъдиевләр, Мирзаяновлар эшчәнлеге белән дә таныштырырга кирәк. Шул үзебезнең нигездә - Мәрҗани, Бигиев үрнәгендә белем алган егетләребезне чит илдә укытудан куркырга кирәк түгел, укысыннар. Укысыннар гына түгел, Мисырда, Төркиядә, Ирактамы - ул илләрдәге безнең халкыбыз тарихына кагылышлы мәгълүматларны туплап, өйрәнеп кайту аларның бурычы, фәнни хезмәте булырга тиеш. Мәгълүм булганча, Ибн Фадланның Багдадтан Болгарга сәяхәтнамәсен Мәрҗани таләбе буенча Багдадта укыган шәкертләр табып кайта.
Һәрбер төбәктә номиналь түгел, ә хакыйкый казыят булдыру алмаксат. Диния нәзарәтенең төп структураларыннан берсе - казыят. Кызганыч, ул булмады Диния нәзарәтендә. Казый эшләгән булса, күп бәлаләргә юлыкмый идек без. Мәгълүм булган «Кол Шәриф» низагы да урамда, мәчет эчендә митинг ярдәмендә түгел, ә казый каршысына баскан ике имам, Коръән нигезендә чишелергә тиеш иде. Фетнә туды, нәтиҗәсе - халык «Кол Шәриф» мәчетендә намаз укудан читләтелде. «Ихлас» мәчете мәсьәләсе дә көч структуралары белән түгел, Казыят кулындагы Коръән ярдәмендә чишелергә тиеш иде. Фәйзрахман хәзрәтнең дә кай тарафта яшәгәнен беләме икән безнең казыебыз? Минем үземдә дә чиктән ашкан шәргый сораулар, ә менә җавап алырлык кеше юк. Ә җавапка мохтаҗлар йөзләгән. Тапмыйлар түгел, табалар җавапны, ләкин кемнән? Күбесе, әлеге дә баягы, өч класс белемле гастарбайтердан. Аннары шаккатабыз: каян килде бу бәла, дибез. Һәр төбәктә белемле вә дәрәҗәле казыят булдыру - Диния нәзарәте вазифасы.
Без 90 нчы елларда Татарстан Диния нәзарәтен төзегәндә, хөкүмәт белән кулга-кул тотынып халкыбызга хезмәт итүне максат итеп куйган идек. Тарткалашуны да, бер-беребезне алмаштыруны да максат итеп куймадык, ә үз ягыбыздан кулдан килгән кадәр хезмәт кую иде максатыбыз. Һәм нәтиҗәләр дә начар булмады. Мәчетләр кайтарылды һәм хөкүмәт ярдәмендә төзекләндерелде - бу бит шулай, моны танырга кирәк! Яңа мәчетләр төзелде, мәдрәсәләр, Ислам университеты ачылды, «Кол Шәриф» мәчете сафка басты, шәкертләр укытылды. Шулай ук, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы юлламасы белән, белем алу өчен чит илгә шәкертләр җибәрелде. Бу эшләрне сез бүген яратмаган, читләткән «Бохарскийлар!», ягъни Бохара (Мир араб) мәдрәсәсендә белем алган имамнар эшләде.
Бүгенге көндә буталып-бутап, әйдә, ислам дәүләте төзибез, фәлән итәбез, төгән кылабыз, дип сафсата яки фетнә таратып йөрүчеләр ишәйде. Сүзләре ни гыйлемгә, ни иманга нигезләнмәгән. Безгә дә килгәннәр иде бу кызу башлар - әйдәгез, ислам дәүләте төзибез, хакимиятне үз кулыбызга алабыз, дип вәсвәсә таратучылар. Хакимиятне алырбыз алуын да, ә вазифалар белән нишләрбез, дидек. Аннары бит халык алдында уты, суы, газы, пенсиясе, балалар бакчалары, мәктәпләр, транспорт, хәтта кинәт яуган кар өчен дә җавап бирергә туры киләчәк. Әзерме соң без моңа? Булдыра алабызмы? Иртәгесен халык килеп ботыбыздан асып куймасмы?! Ташны сөзсәң, башың тишелер, бел дә тор, ди остаз.
Юк инде, әйдәгез, Пәйгамбәребез (с.г.в.) үрнәгендә яшик. Ягъни халыкның әхлагы үзгәрсә, хөкүмәтнең дә әхлагы үзгәрә һәм үзеннән-үзе әхлаклы дәүләт туа. Хәлифәт төзеп аерылу максат түгел, илеңдә хәлифә, ягъни бердәм булып яши алырлык әхлакый халык тәрбияләү максат. Без бит халыкларның малын, җирен яулап алыр өчен түгел, йөрәкләрен яулап алыр өчен мөселман булдык. Пәйгамбәребез (с.г.в.), мин сезгә гүзәл әхлак бирергә килдем, дигән. Бүген хөкүмәтне сүгү модада. Мин үзем дә моңа бик оста. Ләкин Пәйгамбәребез (с.г.в.), үзегез нинди - хакимнәрегез шундый булыр, ди. Шулай булгач, бу сүгү көзгедәге үз шәүләңә тел чыгарып күрсәтү була түгелме?! Шуннан чыгып, Диния нәзарәтенең тагын бер төп максаты - үзеңә хас эшне үзең башкару. Елак бала кебек гел хөкүмәткә салынырга кирәкми, алар эшли белми безнең эшне. Фәйзрахманчылар мәсьәләсен Диния нәзарәте чишәргә тиеш иде. «Ихлас» мәчете мәсьәләсендә бер аңлат, икенче, бишенче кат аңлат: гыйлемең, дәрәҗәң бар икән, чишәсең бу мәсьәләне. Имамнар белән дә шул ук хәл. Куарга кирәк түгел иде имамнарны, ә чакырып, кат-кат сөйләшү тиеш иде Коръән нигезендә. Гаиләңдә биш балаң булса, бишесенә биш төрле холык-фигыль хас бит. Тәртипсезлекләре булса да, гаепле баланы читләтмисең. Исламда да шулай, үзеңне мөфти дип атагансың икән, чиш мәсьәләне, эчкә җибәрмә авыруны. Ул имамнарга дошман ярлыгы тактылар. Җитәкче, әгәр акыллы булса, дошманны һәрвакыт күз алдында тота, ерак җибәрми ул аны. Ә дусны, аңа ышанганга, ерак та тотарга була.
Диндә кадрлар мәсьәләсе аеруча мөһим урын алып тора. Укыту мәсьәләсенә килгәндә, әлхәмдүлиллаһ, Ислам университетында да, мәдрәсәләрдә дә төпле белемле укытучылар тупланган. Ләкин өч мәсьәләгә игътибар бирергә кирәк. Беренчесе - татар шәкертләренең азлыгы: бу үтә дә җитди мәсьәләне кичекмәстән чишәргә кирәк. Татарстанның һәрбер районы ике-өч шәкертне әзерләп укырга җибәрергә бурычлы. Шуны да башкара алмаган мөхтәсиб вә имамнар ни белән шөгыльләнә икән төбәкләрдә? Икенчесе - укып бетергән шәкертләрне эшкә урнаштыру, хезмәт хакы белән тәэмин итү. Өченчесе - мәдрәсәләрдә шәкертләрнең әхлагы һәм үз-үзен тотышы. Диния нәзарәте кеше кулына карап яшәргә тиеш түгел, аның үз милке булырга тиеш. Кеше ясаган хәләл продукциягә мөһер сугып утырырга түгел, ә үзең хезмәт куеп хәләл продукция җитештерү, китап басу, хаҗ һәм башка юнәлешләрдә эшләргә, табыш алырга һәм имамнарны эш хакы белән тәэмин итәргә кирәк.
Мөселман өммәте - Россия мөселманнары таркау түгел, халык мөфтиятләргә бүленмәгән. Киләчәктә мөфтиләр арасындагы аңлашылмаучылыкны бетерергә, үзара кирәкмәгән низагларны туктатырга, бер үзәк киңәш мәҗлесе үткәреп, максатны уртак мәсьәләләрне чишүгә юнәлтергә кирәк. Татар халкының ислам диненә нигезләнгән үзаңы, гореф-гадәте, мәдәнияте, әдәбияты, фәлсәфәсе, икътисади казанышлары, фәнни хезмәтләре бар. Диния нәзарәтенең үзмаксатларыннан берсе - шул мирасыбызны барлау, аңлау һәм аны дөньякүләм ислам мирасы байлыгы итү. Без татарлар - без мөселманнар! Бу капма-каршылык түгел, ә Аллаһының нигъмәте. Халык булып ислам нигезендә чәчәк ату - безнең максат.
Комментарийлар