16+

Татарстан җирләренең 80 процентын су басуы ихтимал

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үзенең күзәтү-теркәүләренә, шулай ук республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы буенча идарә фаразларына таянып, су басуларның картасын булдырды.

Татарстан җирләренең 80 процентын су басуы ихтимал

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үзенең күзәтү-теркәүләренә, шулай ук республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы буенча идарә фаразларына таянып, су басуларның картасын булдырды.

Идел алды зонасында: Тәтеш, Чүпрәле, Буа, Кама Тамагы районнары; көнбатышта Чулман (Кама) алды зонасында: Биектау, Арча, Әтнә, Балтач, Питрәч, Теләче, Саба районнары; көнбатышта Чулман аръягы зонасында: Чистай, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Чирмешән, Алексеевск районнары; көнчыгышта Чулман аръягы зонасында: Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Азнакай, Ютазы районнары территорияләрен су басу ихтималы аеруча зур. Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Әгерҗе, Нурлат, Спас, Югары Ослан районнарында аерым участокларны су басарга мөмкин.
Һава кискен җылынган очракта, кар сулары 41 муниципаль райондагы 276 торак пунктны колачлаячак. Аларда 6960 торак йорт урнашкан, 24 мең 500 кеше яши. Су басуларга каршы чаралар күрү зарур. Су басу ихтималы аеруча зур булган торак пунктларда яшәүчеләрнең документларын барлап, азык-төлекне алдан ук хәстәрләп куюлары мәслихәт. Кискен хәлләр туган очракта, түбәндәге телефоннарны белеп торыгыз:

Бердәм коткару хезмәте - 01, кәрәзле телефоннан 112;
МЧСның кризислы хәлләрдәге үзәге - (843) 227-46-46;
Медицина катастрофалары үзәге - (843) 293-49-95;
МЧСның эзләү-коткару хезмәте - (843) 272-43-12.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading